Гадир Хум

Гадир Хум — Мәккә белән Мәдинә арасындагы Хум буасы янындагы урын. Биредә Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләре алдында вәгазь белән чыгыш ясый, Гали ибне Әбү Талибны үзенең варисы һәм вилаять вәкиле дип игълан итә[1]. Бу вакыйга турындагы хәдис төрле җыентыкларда, шул исәптән сөнниләр өчен абруйлы булган Сәхих әл-Бохари  [рус.], Сәхих Мөслим, Җәми әт-Тирмизи, Сунан Ибн Мәҗә кебек тупланмаларда, сәхабәләрнең дәрәҗәләре турында язылган Фадаил әс-сәхабә китабында, Мостадрак әл-Хәкимдә, әл-Якубиның «Тарихлар» хезмәтендә, Фәхреддин әр-Разый һәм ән-Нәйсәбуриның Коръән тәфсирләрендә китерелә. Әлеге хәдис шигый мөселманнарның дин тәгълиматларында зур әһәмияткә ия, алар аны Гали ибне Талибның имамәтен һәм вилаятен исбатлаучы дәлилләренең берсе дип саныйлар.

Иран галиме Җәфәр Сүбхани үзенең «Ислам тәгълиматы принциплары» китабында Гадир хәдисенең 110 сәхабә, 89 табиин (сәхабәләр артыннан килүче буын) һәм 3500 сөнни галим сүзләреннән тапшырылуын билгеләп үтә.

Сәкаләйн хәдисе

Кайбер чыганакларда (аерым алганда, Җәфәр Сүбханиның «Ислам тәгълиматы принциплары» китабында) Гали ибне Әбү Талибны мөселманнарның хакиме итеп игълан итүе алдыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең әс-Сәкаләйн хәдисе кебек абруйлы мөселман җыентыкларына кергән мондый сүзләрне әйтүе турында хәбәр ителә:

« Мин сездән алда чишмә (Кәүсәр) янында булырмын. Сездән үзем калдырган ике бөек кыйммәтле әйбер хакында сорармын, һәм [киләсе тормышта] минем белән очрашкач, [миннән соң] аларга карата нинди мөгамәләдә булганлыгыгызны күрермен. Беренчесе — Аллаһ китабы, Изге Коръән. Аның бер башы Аллаһ кулында, икенчесе — сезнекендә. [Хак юлдан] тайпылмас өчен, аңа таяныгыз. Икенче кыйммәт — ул минем гаиләм (Әһле әл-Бәйт) һәм дәвамчыларым. Рәхимле, Мәрхәмәтле миңа алар [бу кыйммәтләр] оҗмах чишмәсе (Кәүсәр) янында кушылганчы, берсе икенчесеннән беркайчан аерылмаячагы турында хәбәр итте. Алардан узып йөгермәгез, чөнки шул чагында сез һәлак булырсыз, алардан калышмагыз, бу сезне һәлакәткә китерер. »

Вилаять турындагы хәдис кебек үк, бу хәдис тә шигыйлар җыентыкларында гына түгел, сөнниләрнең Сәхих Мөслим, Җәми әт-Тирмизи, Әхмәд ибне Хәнбәл, Мостадрак әл-Хәким кебек тупланмаларында да китерелә. Сөнни авторлары хәдисне беренче тапшыручылар буларак Җәбир ибне Габдулланы, Зәйет ибне Сабитны һәм Зәйет ибне Аркамны атый.

Ислам дине галимнәре арасында бу сүзләрнең кайда җиткерелгәнлеге турында төрле фикерләр бар (кайберәүләр Мөхәммәд пәйгамбәр аны күп тапкырлар һәм төрле урыннарда әйткән дип фаразлый). Кайбер белгечләр Гадир Хум җирлеген күрсәтә, икенчеләре Мөхәммәд пәйгамбәрнең хушлашу хаҗы вакытында Гарәфә тавында  [рус.] басып тору йоласын башкарганда, яки сәхабәләре алдында үлем түшәгендә ятканда, яисә Таиф шәһәреннән кайткач әйтелгән дип саный.

Харис ибне Нуман әл-Фәхри тарихы

Шигый мөселман хәдис белгечләре Мөхәммәд пәйгамбәрнең хушлашу хаҗыннан кайтканнан соң булган Гадир Хум белән бәйле бер хәл турында искә ала. Гадир Хумдагы вакыйгага йөз меңгә якын кеше шаһит булганлыктан[2], Гали ибне Әбү Талибны мөселманнарның яклаучысы итеп игълан ителүе турындагы хәбәр тиз арада Мәдинәдә дә тарала.

Шул уңайдан Мөхәммәд пәйгамбәр янына Харис ибне Нуман Әл-Фәхри (башка мәгълүматлар буенча, аның исеме Нәдр ибне Харис була) исемле кеше килә һәм болай ди:

« «Син безгә Аллаһыдан башка илаһ юклыгына һәм син Аллаһының илчесе булуыңа шаһитлык бирергә боердың. Без сиңа буйсындык. Син безгә көненә биш мәртәбә намаз укырга куштың, һәм без моны үтәдек. Син безгә Рамазан аенда ураза тотарга әмер бирдең, һәм без тыңладык. Шуннан соң син безгә Мәккәгә хаҗ кылырга куштың, һәм без синең ихтыярыңа буйсындык. Әмма син боларның һәммәсе белән дә канәгатьләнмәдең, үз кулың белән туганыңны югары күтәрдең һәм «Гали — мин хакимлек иткән кешеләрнең хакиме» дигән сүзләр белән аны безгә хаким итеп бәйләдең. Бу Синнәнме, әллә Аллаһтанмы?»

Пәйгамбәр «Аллаһ белән ант итәм, Аңардан башка илаһ юк! Бу — Кодрәтле һәм Бөек Аллаһтан», дип җавап кайтара.

Бу сүзләрне ишеткәч, Харис борылып китеп, «И Аллаһ! Әгәр Мөхәммәд әйткән сүз хак булса, башыбызга таш яудыр һәм безне коточкыч газапларга хөкем ит» дип кабатлап дөясе янына атлый. Дөясе янына барып җитәргә өлгерми, һәртөрле камилсезлектән азат булган Аллаһы аның башына таш төшерә, таш бу кешенең баш сөяген тишеп кереп, тәне буйлап үтеп, тишем аша очып чыга, ир-ат егылып үлә.

Мөселман экзегетлары фикеренчә, бу уңайдан түбәндәге сүрә иңдерелә:

«Бер ир-ат кяферләргә Баскычлар иясе булган Аллаһның газабы кайчан килер, дип сорады» (70:1-3)[3]

»

Вакыйгаларны шәрехләү

Сөнниләр әлеге хәдисләрне, аятьләрне һәм иңдерү шартларын таныйлар, әмма аларда сүз Мөхәммәд пәйгамбәрнең элекке кияве һәм туганы дип аталган Гали ибне Талибның дәрәҗәсен тану турында гына бара дип саныйлар.

Шигыйлар исә боларның барысының да аның яхшы сыйфатларын күрсәтүдән күпкә зуррак әһәмияткә ия булганлыгына ышаналар, әлеге аятьләрне һәм хәдисләрне Гали ибне Талиб имамәте файдасына дәлил, өммәт белән җитәкчелек итүенә бәхәссез хокукы итеп карыйлар.

Шигый мөселманнар өчен 18 Зөлхиҗҗә иң мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе булып тора[4].

Искәрмәләр

  1. Гадир Хум – день совершенствования религии (рус.). hajij.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  2. Достоверность отдельных путей передачи хадиса Гадир Хум - Кому я был маула, тому и Али маула - Доводы (рус.). dovodi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
  3. Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә. — Казан: «Хозур» — «Тынычлык», 2020. — 808 с.
  4. Как Гадир Хум стал праздником? (рус.). islamosfera.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.

Әдәбият

  • Event of Ghadir Khumm in the Qur'an, Hadith, History. al-islam.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  • Джафар Субхани. Принципы исламского вероучения. — М.: «Салам-пресс», 2006.

Сылтамалар

  • Рагозина С. А. Гадир-Хумм // Большая российская энциклопедия.

Төркемнәр