Газыйм Аллаяров
Газим Закир улы Аллаяров (баш. Ғәзим Закир улы Аллаяров; 19 декабрь 1912, Ураз, Югары Урал өязе, Оренбург губернасы, Россия империясе — 24 декабрь 1993, Уфа, Башкортстан, Россия) — башкорт язучысы һәм журналисты. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Язучылар берлеге әгъзасы (1973).
Тәрҗемәи хәле
1912 елның 19 декабрендә Ырынбур губернасының Верхнеуральск өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Учалы районы) Уразай авылында туа. Стәрлетамак шәһәрендә совет-партия мәктәбен тәмамлый[2].
1933—1934 елларда Учалы МТСының сәяси бүлек секретаре, «Ударник» (хәзерге «Учалинская газета») газетының әдәби хезмәткәре булып эшли. Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, аннары Уфа коммунистик югары уку йортында (комвуз) белем ала.
1939—1941 елларда Кыйгы районының «Социализмга» («К социализму», хәзерге «Наши Киги») газетында әдәби хезмәткәр, мөхәррир урынбасары булып тора. Бөек Ватан сугышында катнаша.
Демобилизациядән соң, КПССның Кыйгы район комитетында пропагандист һәм фирка кабинеты мөдире булып эшли. 1955 елдан КПССның Кырмыскалы район комитеты беренче секретаре булып тора.
1960 елда КПСС ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбен тәмамлый.
1962—1970 елларда КПССның Бәләбәй район комитеты беренче секретаре булып тора. VI һәм VII чакырылыш Башкорт АССР Югары Советы депутаты була.
Иҗади эшчәнлеге
1965 елда аның «Бер юлдан» («По одной дороге») исемле беренче китабы басылып чыга. Аннары Бөек Ватан сугышы вакытындагы вакыйгаларны һәм кешеләр язмышын сурәтли торган «Хинган тауҙары аша» (1975; «Хинган таулары аша»), «Утлы ҡойон эсендә» (1978; «Утлы өермә эчендә») повестьлары нәшер ителә. «Үргә табан» (1967; «Үргә таба»), «Һынау» (1970; «Сынау»), «Ай урағы» (1990; «Ай урагы») җыентыклары сугыштан соңгы авылның хезмәт көндәлегенә багышлана. Аның «Алһыу таңдар атҡанда» (1985; «Алсу таңнар атканда») повесте Магнитогорск шәһәрен төзүчеләргә багышлана.
- Төп әсәрләре
- Бер юлдан: Повесть. Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1965. 100 б. [башк.]
- Үргә таба. Уфа: Башкортстан китап нәшрияты. 1967. 94 б. [башк.]
- Сынау: Повесть. Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1970. 110 б. [башк.]
- Хинган таулары аша: Повестьлар һәм хикәяләр. Уфа: Башкортстан китап нәшрияты. 1975. 119 б. [башк.]
- Шифалы яңгыр. Повесть һәм хикәяләр. Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1977. 160 б. [башк.]
- Җир сулышы. Повесть. Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1983. 292 б.
- Таң вакытында. Повесть һәм хикәяләр. Уфа: Башкортстан китап нәшрияты. 1985. 176 б.
- Ай урагы: Хикәяләр. Уфа: Башкортстан китап нәшрияты. 1990. 120 б. [башк.]
Бүләкләре
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
- ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены;
- ике «Батырлык өчен» медале.
Искәрмәләр
- ↑ Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ В его книгах — дыхание своего времени (К 100-летию со дня рождения государственного деятеля и писателя Газима Аллаярова). ИА «Башинформ» (2 гыйнвар 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2015.
Сылтамалар
- Башкортстан Республикасының Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә цифрлаштырылган әсәрләре
- башка чыганаклар
- Сафуанов С. Г. Аллаяров Газим Закирович.// Башкорт энциклопедиясендә мәкалә