Галина Бутырева
Галина Васильевна Бутырева (рус. Галина Васильевна Бутырева; 12 сентябрь 1944, Ёртом, Коми Республикасы) — совет һәм Россия язучысы, прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче һәм филолог. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2011). Коми Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2001).
1976 елдан ССРБ Журналистлар берлеге әгъзасы һәм 1997 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы.
Тормыш юлы
Галина Бутырева 1944 елның 12 сентябрендә Коми АССРның Удор районы Ёртом авылында туган.
Ёртом җидееллык һәм Важгорт урта мәктәпләрен тәмамлагач, 1961 елда Коми дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә һәм аны 1966 елда тәмамлый[1].
1966 елдан 1968 елга кадәр Чуб һәм Ёртом урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә укытучы була.
1968 елдан 1986 елга кадәр Сыктывкар телевизион студиясенең махсус хәбәрчесе булып эшли.
1986 елдан 1991 елга кадәр — Коми АССР мәдәният министрының сәнгать эшләре буенча урынбасары.
1991 елдан 1992 елга кадәр — Фин-угор халыклары мәдәниятләрен үстерү фонды консультанты һәм координаторы.
1992 елда Коми Республикасы Фольклор театрының әдәби бүлек мөдире итеп билгеләнә, ә 1992 елдан 1993 елга кадәр Коми республика фин-угор мәдәни үзәге директоры вазифасын башкара.
1993 елдан 1994 елга кадәр Коми Республикасының Милләтләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе була.
1994 елдан 1995 елга кадәр Коми Республикасының милләтләр эшләре буенча министры вазифасын тутыра.
1995 елдан 1999 елга кадәр — Коми Республикасы Башлыгы урынбасары.
1997 елдан 2015 елга кадәр «Арт» әдәби-нәфис журналының баш мөхәррире була[1][2].
1976 елдан ССРБ Журналистлар берлеге әгъзасы һәм 1997 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы.
Иҗади эшчәнлеге
1989 елда «Коми китап нәшриятында» Бутыреваның «Жизненный след» («Тормыш эзе») исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга, 1994 елда «Бог с тобой» («Ходай синең белән») дигән икенче җыентыгы дөнья күрә.
Алга таба түбәндәге әдәби һәм прозаик әсәрләре басыла:
- «К портрету моей Родины» («Ватаным портретына», 2002),
- «Земное небо» («Җир күге», 2006),
- «Затаённое дыхание» («Эчтәге сулыш», 2008),
- сәяхәтче язмалары сериясеннән «Дорога домой» («Өйгә юл», 2011) китаплар циклы,
- «Ритмы реки» («Елга ритмнары», 2012),
- «На планете Исландия» («Исландия планетасында», 2013).
Бутырева коми теленә Александр Блок, Марина Цветаева, Анна Ахматова, Тимур Зөлфикаров, Владимир Владыкин, Имант Зиедонис, Арво Валтон, Уолт Уитмен, Гийом Аполлинер, Хулио Кортасар кебек язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә[2][1].
1994 елда Галина Бутыревага Коми Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә[1].
2005 елда «Ненаглядный, дорогой, милый…» (1999) һәм «К портрету моей Родины» (2002) шигырьләр җыентыгы өчен Бутырева И. А. Куратов исемендәге Коми Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты була[1].
2011 елда «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» аңа Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә[3].
Галина Бутырева ярдәме белән Ёртом авылы китапханәсендә «Кыргорт» картиналар галереясе ачыла. Анда җирле рәссамнарның әсәрләре тәкъдим ителгән. Бутырева галереяне булдыруга зур өлеш кертә, шәхси коллекциясендәге картиналарның зур өлешен аңа бүләк итә[4].
Библиография
- Бутырева, Галина. Жизненный след : Стихи. — Сыктывкар: Коми книжное издательство, 1989. — 23 с. — ISBN 5-7555-0108-4.;
- Бутырева, Галина. Бог с тобой : Стихи. — Сыктывкар: Коми книжное издательство, 1994. — 78 с. — ISBN 5-7555-0496-2.;
- Бутырева, Галина. К портрету моей Родины : Стихи. — Сыктывкар: Б-ка журн. «Арт», 2002. — 222 с. — ISBN 5-88186-416-6.;
- Васильева, Татьяна (живопись, графика); Бутырева, Галина (стихи). Земное небо. — Сыктывкар: Б-ка журн. «Арт», 2006. — 159 с. — ISBN 5-7934-0136-9.;
- Бутырева, Галина. Затаённое дыхание : Стихи. — Сыктывкар: Кола, 2008. — 142 с. — ISBN 978-5-7934-0226-2.;
- Галина Васильевна Бутырева : биобиблиографический указатель / ГУ «Нац. б-ка Респ. Коми», Библиогр. отд. ; сост. : О. Н. Кайдавлова, Н. А. Нестерова. — Сыктывкар: [б. и.], 2009. — 122 с.;
- Удорский альбом. Живопись, графика / Бутырева Г. В., сост.. — Сыктывкар: АУ РК "Ред. журн. «Арт», 2010. — 119 с. — ISBN 978-5-7934-0367-2.;
- Бутырева, Галина. Дорога домой : записки путешественника. — Сыктывкар: ООО «Изд-во Кола», 2011. — 221 с. — ISBN 978-5-7934-0407-5.;
- Бутырева, Галина. Ритмы реки: записки путешественника. — Сыктывкар: Изд-во «Кола», 2012. — 173 с. — ISBN 978-5-7934-0470-9.;
- Бутырева, Галина. На планете Исландия : записки путешественника. — Сыктывкар: Кола, 2013. — 93 с. — ISBN 978-5-7934-0536-2.;
- Дорога к Храму. Ёртом 2011—2013 / сост. Бутырева Г. В.. — Сыктывкар: Ред. журнала «Арт», 2013. — 46 с. — ISBN 978-5-7934-0629-1.[5][2];
- Бутырева, Галина. Книга путешествий. От верстовых столбов. — Сыктывкар: Коми республиканская типография, 2023. — 303 с.[6]
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Коми Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1994)[1]);
- И. А. Куратов исемендәге Коми Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2005 — «Ненаглядный, дорогой, милый…» (1999) һәм «К портрету моей Родины» (2002) шигырьләр җыентыгы өчен)[7];
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2005)[1];
- Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2011 — «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен»)[3];
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2020)[8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Бутырева, Галина Васильевна. Национальная электронная библиотека Республики Коми. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 март 2026. Архивировано 24 гыйнвар 2021 года.
- ↑ 1 2 3 Писатели Коми: биобиблиографический словарь: в 2 т. / Государственное бюджетное учреждение Республики Коми «Национальная библиотека Республики Коми», Библиографический отдел, Федеральное государственное бюджетное учреждение науки «Институт языка, литературы и истории Коми научного центра УрО РАН», Сектор литературоведения; науч. рук. Т. Л. Кузнецова; авторы статей: Т. Л. Кузнецова и др. — Сыктывкар : Анбур, Т. 1: А—Л. — 2017 г. — 627 с. — С. 106—111 — ISBN 978-5-91669-231-0
- ↑ 1 2 Указ Президента Российской Федерации от 12.12.2011 г. № 1605. Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 март 2026.
- ↑ Галина Бутырева - герой национальной политики Коми (рус.). komiinform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Бутырева, Галина Васильевна. РГБ. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 март 2026. Архивировано 26 ноябрь 2019 года.
- ↑ Книга путешествий. От верстовых столбов. УдораКнига. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 март 2026.
- ↑ Так будет всегда. 1 апрель 2026 тикшерелде.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 25.01.2020 г. № 8-рп. 1 апрель 2026 тикшерелде.
Әдәбият
- Писатели Коми: биобиблиографический словарь / Государственное бюджетное учреждение Республики Коми «Национальная библиотека Республики Коми», Библиографический отдел, Федеральное государственное бюджетное учреждение науки «Институт языка, литературы и истории Коми научного центра УрО РАН», Сектор литературоведения; науч. рук. Т. Л. Кузнецова; авторы статей: Т. Л. Кузнецова и др.. — Сыктывкар: Анбур, 2017. — С. 106—111. — 627 (Т. 1: А—Л) с. — ISBN 978-5-91669-231-0.;
- Чупринин, Сергей. Новая Россия: мир литературы : энцикл. словарь-справ.. — М.: Вагриус, 2003. — С. 226. — 831 (Т. 1: А—Л) с. — ISBN 5-9560-0156-9.;
- Кто есть кто в Республике Коми: Справочник / Ред.-сост. М. и В. Ильины. — Сыктывкар: Сыктывкар. ун-т, 1994. — С. 32. — 259 с. — ISBN 5-87237-054-7..