Ганирә Пашаева

Пашаева Ганирә Аләскәр кызы (рус. Ганира Алескер кызы Пашаева; азәри. Qənirə Ələsgər qızı Paşayeva; 24 март 1975, Товуз районы[d]28 сентябрь 2023, Баку[1])— сәяси һәм җәмәгать эшмәкәре, журналист, шагыйрә, Азәрбайҗан Республикасы Милли җыелышы депутаты. Азәрбайҗан сәясәтче Ганзәфәр Пашаевның ике туган сеңлесе[2].

Биографиясе

Пашаева Ганирә 1975 елның 24 мартында Азәрбайҗан ССРБның Товуз районы Дюз Гырлы авылында туган. Азәрбайҗан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын һәм Бакы дәүләт университетының халыкара хокук факультетын тәмамлап, ике югары — медицина һәм юридик белем ала[1], рус һәм инглиз телләрендә сөйләшә.

1998 елдан бирле репортёр, хәбәрче, мөхәррир, баш мөхәррир, баш мөхәррир урынбасары һәм ANS TV телевизион компаниясенең Яңалык бүлегендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 2005 елда Гейдар Алиев Фонды җәмәгатьчелеге белән элемтә бүлеген җитәкли.

2023 елның 28 сентябрендә Баку шәһәренең Үзәк клиник хастаханәсендә вафат була. Монда ул 23 сентябрьдә авыр хәлдә китерелә, аңа «билгесез чыгышлы гипотоник хәл» диагнозы куела, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырыла[1].

Сәяси эшмәкәрлеге

Милли мәҗлес депутаты

Ганирә Пашаева Әзербайҗанның өченче (2005 ел), дүртенче (2010 ел), бишенче һәм алтынчы чакырылыш Милли мәҗлесе депутаты була[1].

Беренче тапкыр 2005 елның 6 ноябрендә 105 нче Товуз сайлау округы буенча депутат итеп сайлана. Милли мәҗлеснең Халыкара мөнәсәбәтләр һәм парламент арасындагы бәйләнешләрнең даими комиссиясе әгъзасы була. Әзербайҗан белән Грузия арасында парламентлара мөнәсәбәтләр буенча эшче төркем җитәкчесе, шулай ук ӘзербайҗанҺиндстан, Әзербайҗан — Төркия, Әзербайҗан — Япония эшче төркемнәренең әгъзасы була.

ПАСЕ

2006 елның 23 гыйнварыннан Европа Советы парламент ассамблеясында Азәрбайҗан делегациясенең актив әгъзасы. Европа Советының «Европа демократлары төркеменә» керә. Тигезлек һәм дискриминация мәсьәләләре буенча комитетның, шулай ук миграция, качаклар һәм күченеп килгән затлар мәсьәләләре буенча комитет хокук әгъзасы. Европа советында Азәрбайҗанның башка вәкиле — Сәмед Сәидов белән бергә сәяси һәм демократия мәсьәләләре буенча комитет әгъзасы[3].

Иҗтимагый эшчәнлеге

Пашаева Ганирә «Евразия тикшеренүләренең халыкара институты» җәмгыяте берләшмәсенең рәисе була.

2012 елның августында Ганирә Пашаева Сомалига бара[1], анда ике атна дәвамында Сомали яшьләренә урта медицина белеме алуда ярдәм күрсәтә[4][5].

Иҗади карьерасы

2010 елның 8 ноябрендә «Хазар» университетында (Баку) Пашаева Ганиянең Мостафа Кемал Ататөрек турында «Большой человек, которого потерял мир» китабының презентациясе оештырыла[6].

2011 елның 22 ноябрендә Бакы «Park Bulvar» үзәгенең «Али и Нино» магазинында Ганирә Пашаеваны «Ее любовные письма» исеме астында китаплары презентацияләнә һәм сатуга куела, бу китапта яшь кызның сөйгәненә җавапсыз мөхәббәте, күңел көченең бөеклеге турында әйтелә. 2011 елның декабрендә Азәрбайҗанда китап сату буенча лидер булып китә.

2013 елның 24 июнендә «Евразия тикшеренүләренең халыкара институты» җәмгыяте берләшмәсе рәисе оештырган «Мост души между Карабахом и Анадолу» проекты чикләрендә Азәрбайҗан милли җыелышы депутаты Ганирә Пашаева һәм «Govkhar Group» тарафыннан Мөслим Магомаев исемендәге Азәрбайҗан дәүләт филармониясе сәхнәсендә илсөяр җырлар башкаручы төрек җырчысы Мостафа Йолдызландың концерты үтә, ул Азәрбайҗан бәйсезлеге өчен Карабах сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә, милли геройларга, Карабах сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, аларның гаиләләренә, качакларга һәм мәҗбүри күченүчеләргә багышлана[7].

2013 елның 1 июлендә Бакыла Бульвар Паркында «Али и Нино» магазинында Ганирә Пашаеваның һәм Азәрбайҗанның атказанган артисты Түнзилә Агаваның берлектәге проекты — «Ikimizin yerinə...» (азәрб. «За нас двоих») альбомы презентациясе үтә, аңа Пашаева сүзләренә Агаева башкаруында композицияләр керә. «Ikimizin yerinə...» композициясен популяр җырчы Эльнур Маминов башкара. Презентация вакытында проект катнашучыларының автограф-сессиясе уза[8].

2013 елның 9 декабрендә Пашаева «Dünyanı dəyişən alimlər» (азәрб. теленнән «Дөньяны үзгәрткән галимнәр») — беренче ике томлык китабы презентацисе уза, анда үзләрен фәнгә багышлаган билгеле 50 галим керә, аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүматлар бирелә[9].

Библиографиясе

  • «Большой человек, которого потерял мир» — Мостафа Ататюрк турында;
  • «Её любовные письма»;
  • «Qənirə Paşayeva ilə addım-addım Türk dünyası» («Ганирә Пашаева белән төрки дөньяны өйрәнү») — Төркиянең борынгы төбәкләре турында;
  • «Dünyanı dəyişən alimlər» («Дөньяны үзгәрткән галимнәр»);
  • «Женщины, вписавшие свои имена в историю» (2011)[10]
  • Әзербайҗанның атказанган артисты Түнзалә Агаева белән берлектә «İkimizin yerinə…» («Икебез өчен дә...») альбомын чыгара.[9].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

2011 елның 5 мартында азәрбайҗан-грузин дуслыгын ныгытуда зур өлеш керткәне өчен Ганирә Пашаеваны Грузия президенты Михаил Саакашвили Намус ордены белән бүләкли. Бүләкләү тантанасы Азәрбайжанда Грузия илчелегендә үтә. Грузия президенты исеменнән орденны Азәрбайҗандагы Грузия илчесе Теймураз Шарашенидзе тапшыра[11].

Премияләре

2007 ел

2007 елның 19 гыйнварында Азәрбайҗан парламент журналистларының җәмәгать берләшмәсе депутат Ганирә Пашаеваны «Иң актив депутат» һәм «Иң актив сайлау хокугын яклаучы» номинациясендә бүләкли[12].

2010 ел

2010 елның 29 сентябрендә «Азәрбайҗан яшләренең яңа буыны» җәмәгать берләшмәсе депутат Пашаева Ганирәне төрек донъясы йөзендә казанышлары һәм аның дөньяга карашы алдында эшчәнлеге өчен «Төрек милләте хезмәтчеләре» бүләгенә тәкъдим итә[13].

2010 елның 30 ноябрендә Ганирә Пашаева Төркиянең икътсиад мәнәсәбәтләренең Евразия түңәрәге тарафыннан беренче тапкыр оештырылган «2010 — Зәки Вәлиди Туган» премиясенә лаек була. Бүләк 2010 елның 2 декабрендә Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятендә «21 гасырда төрки донъясы» темасына халыкара симпозиумның беренче көнендә тапшырыла[14].

2011 ел

2011 елның 16 маенда Пашаева Ганирә Истанбулда сәясәт өлкәсендә Европа берлеге гәзитчеләрнең «Иң яхшы еллар» журналистика премиясына лаек була[15].

2011 елның 30 сентябрендә Ганирә Пашаева ел саен тапшырыла торган «Хазар» милли премиясын ала, аны традиция буенча, «Яшь реформаторлар» йәмәгәт берләшмәсе тапшырды.

2012 ел

2012 елның 29 декабрендә Азәрбайҗан милли җыены депутаты Ганирә Пашаева законнар чыгару өлкәсендә уңышлы эшчәнлеге өчен «Одлар Юрду» премиясенә лаек була. Премияне Азәрбайҗанның яшьләр үзәге, туризмны үстерү буенча яшьләр коалициясе һәм башка яшьләр берләшмәрен оештыра.

2013 ел

2013 елның 30 маенда Пашаева Ганирә Төркиянең «Радио эви дярняйи» (RADEV) зур медиа ассоциациясенең берсе оештырган «Елның халыкара уңай мәдәни илчесе» премиясенә лаек була[16].

Фильмографиясе

2011 елның апрелендә Пашаева Ганирә тарафыннан фильм төшерелә, анда архив материаллары һәм Төркиядәге шаһитларның күрсәтмәләре нигезендә төрекләрнең әрмәннәргә карата XX гасыр башында геноцид кылуы кире кагыла. Моның өчен Азәрбайҗан парламенты Төркиядә төрек-әрмән мөнәсәбәтләре буенча 1915 ел башындагы вакигалар темасына үз тикшерүен үткәрә һәм шул вакыйгаларның тере шаһитлары белән очраша[17].

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Ганира Пашаева скончалась. APA Group (28 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026. [рус.]
  2. Состоялась презентация книги Газанфара Пашаева «Исследования о Насими». Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026. Архивировано из оригинала 5 март 2016 года. [рус.]
  3. Ganira PASHAYEVA, Personal Information, Azerbaijan. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2013. Архивировано 13 июнь 2015 года.
  4. 20130224052704/http://sehife.az/socium/1756-ganira-pashaeva-v-somali-foto.html Ганира Пашаева в Сомали. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026. Архивировано из оригинала 24 февраль 2013 года. [рус.]
  5. Азербайджанский депутат займется медициной в Сомали. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026. Архивировано из [http:// sehife.az/socium/1712-azerbaydzhanskiy-deputat-zaymetsya-medicinoy-v-somali.html оригинала] 24 февраль 2013 года. [рус.]
  6. http://www.turknorthamerica.com/2010/11/08/состоялась-презентация-книги-азерба.html Состоялась презентация книги азербайджанского депутата Ганиры Пашаевой о Мустафе Кемале Ататюрке. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026. Архивировано из оригинала 26 февраль 2014 года. [рус.]
  7. Вугар Иманов. В Баку состоялся концерт Мустафы Йылдыздогана «Мост души между Карабахом и Анадолу». Trend Life. Trend News Agency (24 июнь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026. https://www.trend.az/ life /socium/2164419.html Архивировано 23 апрель 2021 года. [рус.]
  8. Вугар Иманов. 2166303.html Ганира Пашаева и Тунзаля Агаева презентуют совместный проект “İkimizin yerinə...”. Trend Life. Trend News Agency (1 июль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026. https://www.trend.az/life/ socium /2166303.html Архивировано 23 апрель 2021 года. [рус.]
  9. 1 2 Вугар Иманов. socium/2219715.html В Баку прошла презентация книги Ганиры Пашаевой «Ученые, изменившие мир». Trend Life. Trend News Agency (9 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026. Архивировано 23 апрель 2021 года. [рус.]
  10. Состоялась церемония презентации книги депутата Ганиры Пашаевой «Женщины, вписавшие свои имена в историю». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2014. Архивировано 18 апрель 2016 года.
  11. Саакашвили наградил Ганиру Пашаеву орденом чести. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2013. Архивировано 24 сентябрь 2013 года.
  12. Общественное объединение парламентских журналистов Азербайджана определило награды в 3-х номинациях
  13. Азербайджанский депутат удостоена награды «Служители тюркской нации»
  14. Азербайджанский депутат удостоена премии в Турции. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026. Архивировано 17 октябрь 2014 года. [рус.]
  15. [http:/ news.day.az/politics/267657.html Азербайджанский депутат удостоена в Стамбуле журналистской премии «Лучшие года»]. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026. Архивировано 2 апрель 2019 года. [рус.]
  16. Ганира Пашаева: никакого армянского геноцида не было. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026. Архивировано из оригинала 23 сентябрь 2015 года. [рус.]
  17. Ганира Пашаева: никакого армянского геноцида не было. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026. Архивировано из оригинала 23 сентябрь 2015 года. [рус.]