Гарифулла Салихов
Тәрҗемәи хәле
Салихов Гарифулла Мөхәммәт улы чыгышы белән Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы) Гүмәр авылыннан.
Атасы — Мөхәмәт Салихов (?-1893), имам-хатиб һәм мәдрәсә мөдәррисе, казый була. Шәҗәрәсе: Мөхәмәт→ Гүмәр → Салих → Мөхәмәт (?-1893) → Гарифулла (1861—1915).
Кашгар һәм Бохара мәдрәсәләрендә белем ала, хаҗ кыла һәм күпмедер вакыт Хиҗазда (хәзерге Согуд Гарәбстаны) яши. 1885 елда Мәккәдән кайткач, Казанның 8-нче мәчете (Солтан мәчете, Усманов мәчете) указлы мулласы итеп билгеләнә, мәчет каршындагы «Госмания» мәдрәсәсендә укыта. Мәдрәсәдә иске ысул буенча укытылган (Кадимчелек), биредә ел саен 100-гә якын шәкерт белем алган.
1893 елның авгусында атасы Мөхәмәт Салихов вафат шәйле, Казанның 8-нче җәмигъ мәчетенең имам-хатибы һәм аның каршындагы «Госмания» мәдрәсәсенең мөдәрисе була.
1915 елда Казан шәһәрендә вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнгән.
Әсәрләре
Төрки һәм гарәп телләрендә гыйбадәт һәм дини-әхлак темаларга багышланган 14тән артык әсәр яза. Иске ысул системасы буенча укытуны (кадимчелекне) яклап берничә брошюра чыгара.
Искәрмәләр
Әдәбият
- Дмитриева Л. В., Мугинов А. М., Муратов С. Н. Описание тюркских рукописей Института народов Азии. Том I. История / под ред. А. Н. Кононова. — Москва: Наука, 1965. — 262 с.