Тәрҗемәи хәле

Георгий Мушников 1923 елның 7 декабрендә Башкорт АССРының Бөре кантоны, Айбаш авылында крестьян гаиләсендә туа[1].

1941 елда, урта мәктәптә укуыннан аерылмыйча, Уфа аэроклубын тәмамлый. Аннары Пермь авиация очучылар училищесына укырга керә.

Училищены тәмамлагач, хәрәкәт итүче армиягә җибәрелә. Воронеж, Дала, I һәм II Украина фронтлары гаскәрләре составында немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда очучы-штурмовик, звено командиры, эскадрилья командиры урынбасары, эскадрилья командиры була. «Ил-2» самолет-штурмовигында 185 хәрби очыш ясый. Белгород, Курск, Харьков, Кировоград, Львов, Краков, Сандомир, Корсунь-Шевченко, Прага, Берлин һәм башка шәһәрләрне азат итүдә катнаша. 1944 елдан ВКП(б)/КПСС әгъзасы[2].

111 хәрби очыш барышында дошманның тере көчен һәм хәрби техникасын юк итә. Бөек Ватан сугышы фронтларында командование биремнәрен уңышлы үтәгәне өчен ике Кызыл Байрак, Александр Невский, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 10 апрелендәге Указы белән, немец-фашист илбасарларына каршы сугышта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, Георгий Юстинович Мушниковка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 6074) тапшырылып, «Советлар Союзы Герое» исеме бирелә[3].

Сугыш тәмамлангач, 1958 елның апреленә кадәр СССРның Хәрби Һава көчләрендә хезмәтен дәвам итә. Бу вакыт эчендә самолетларның 16 төрендә, шул исәптән реактив самолет-истребительләрдә оча, яшь очучыларны өйрәтә.

1958 елда, армиядәге кыскартулар башлангач, подполковник дәрәҗәсендә запаска чыга. Аннары 20 ел Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә контролёр, технолог, инженер вазифасында хезмәт итә, 13 ел буе, төп эшеннән аерылмыйча, техник контроль бүлегенең партбюро секретаре була.

1983 елның 3 февралендә вафат була, Уфа шәһәренең Көньяк зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • 2025 елның 20 октябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән Советлар Союзы Герое Георгий Уистинович Мушниковның исеме белән Башкортстан Республикасы Бөре муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе — Бөре шәһәре лицее атала[4][5];
  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2020 елның 2 октябрендәге 585 нче Карары белән Георгий Иустинович Мушниковның исеме Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шәһәр округының муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе — 74 нче урта мәктәбенә бирелә[6];
undefined
  • Уфа шәһәре Калинин районының Инорс бистәсендә Георгий Мушников урамы бар. 2015 елда биредә мемориаль такта ачыла[7][8];
  • 2020 елда Уфаның Инорс бистәсе Транспорт урамындагы 48/2 нче йортка Геройның граффити-портреты ясала[9];
undefined
  • 2008 елда Россия почтасы Герой фотосурәте төшерелгән конверт чыгара.

Искәрмәләр

  1. Ғ. Һ. Булатов, А. Р. Вәлиуллин. Мушников Георгий Иустинович (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2025.
  2. Мушников Георгий Иустинович (рус.). Международный патриотический интернет-портал «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2025. [рус.]
  3. Мушников Георгий Иустинович (рус.). Министерство обороны Российской Федерации. Сайт «Память народа». Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2025. [рус.]
  4. Ляйсан Закирова. Школам Башкирии присвоили имена Героев Советского Союза (рус.). ИА «Башинформ» (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2025. [рус.]
  5. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года № 487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2025. [рус.]
  6. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 2 октября 2020 года № 585 «О присвоении общеобразовательным организациям Республики Башкортостан имен Героев Советского Союза, Героев Российской Федерации и выдающихся деятелей Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (2 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2026. [рус.]
  7. Олег Яровиков. В Уфе открыли мемориальную доску Герою Советского Союза Георгию Мушникову (рус.). ИА «Башинформ» (21 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2025. [рус.]
  8. УМПО установило в Уфе мемориальную доску Героя Советского Союза Г.И. Мушникова (рус.). Агентство «АвиаПорт». Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2025. [рус.]
  9. В Уфе завершаются работы по созданию граффити Георгия Мушникова (рус.). Интернет-портал «Культурный мир Башкортостана» (16 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2025. [рус.]