Гленн Клоуз
Гленн Клоуз, Гленда Вероника Клоуз (ингл. Glenn Close, Glenda Veronica Close, 1947 елның 19 марты, АКШ, Коннектикут, Гринвич) — АКШ кино һәм театр актрисасы, продюсер, җырчы. Ике мәртәбә «Алтын глобус» (ba) (2005, 2008), өч мәртәбә «Эмми» (1995, 2008, 2009), өч мәртәбә «Тони» (1984, 1992, 1995) кино премияләре лауреаты. Алты мәртәбә «Оскар» премиясе (1983, 1984, 1985, 1988, 1989, 2012) номинанты.
Тәрҗемәи хәле
Файл:Glenn Close Back Stage During Rehearsal For Sunset Blvd (cropped).png
«Сансет бульвары»нда Норма Десмонд ролендә
1947 елның 19 мартында АКШның Коннектикут штатында Гринвич шәһәрендә туган. Балачагы Конгода үтә. Әнисе — Бетти Клоуз (ингл. Bettine Moore Close), югары катлау җәмгыяте вәкиле, әтисе Уильям Клоуз (ингл. William Taliaferro Close, (1924–2009)) Бельгия Конгосында медицина клиникасын җитәкли. Гленның ике кыз туганы — Тина һәм Җесси, ике ир туганы (әти-әнисе Африкада чакта уллыкка алган) — Александр (Сэнди) һәм Тамбов Мисоки бар. Әтисе кызын да табиб итеп күрәсе килә. Әмма Гленн актриса булырга хыяллана. Швейцариядә Изге Георгий интернат-мәктәбен (ингл. St. George's School) тәмамлагач, Виргиния штатындагы Уильямсберг шәһәрендәге Вилһельм һәм Мэри көллиятенең (ингл. College of William & Mary) театр бүлегенә профессор Һовард Скаммон (ингл. Howard Scammon) кул астында театр һәм анропология белгечлекләренә укырга керә.
1967 елда, егерме яшендә, Бродвейда театрда чыгыш ясый башлый. Театрда уйнаган иң билгеле роле — Эндрю Ллойд-Уэбберның «Сансет бульвары» (ингл. Sunset Boulevard)[2] мюзиклындагы Норма Десмонд (ингл. Norma Desmond) роле.
1982 елда кинода беренче зур ролен — Америка режиссеры Җорҗ Рой Һиллның «Гарп буенча тормыш» (ингл. The World According to Garp, 1982) фильмында Җенни Филдс ролен уйный. Әлеге роле өчен 1983 елда «Оскар» премиясенә тәкъдим ителә, ләкин премия бирелми.
Кинодагы иң билгеле роле — Бөекбритания режиссеры Стивен Фризның «Куркыныч элемтәләр» (ингл. Dangerous Liaisons, 1988) фильмындагы маркиза де Мертей роле.
1990 еллардан башлап, күбрәк телевидениедәге сериалларда төшә.
Гаилә хәле
I ире (1969—1971 елларда) — гитарист Кабот Уэйд.
II ире (1984—1987 елларда) — бизнесмен Җеймс Марлас.
III ире-өйдәше (1987-1991 елларда) — продюсер Җон Старк. Кызлары Энни Мод Старк (1988).
IV ире (2006—2015 елларда) — эшмәкәр Дэвид Эванс Шоу.
Әдәбият
- Мартта кабынган йолдызлар. Гленн Клоуз. «Сөембикә», 2017 ел, март, 63нче бит.
Сылтамалар
- Гленн Клоуз. IMDb
- Глен Клоуз. Твиттер
- Гленн Клоуз. Masterworks Broadway
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Lundy D. R. The Peerage (ингл.)
- ↑ Сансет бульвары — Лос-Анҗелес шәһәренең үзәк урамы