Гобәйдулла Кушаев
Гобәйдулла Кушаев (Гобәйдулла Габдулла улы Кушаев, 1902 — 3 август 1937) — журналист. 1920-1922 елларда «Кызыл яшьләр» гәҗите мөхәррире. 1922-1924 елларда БЛКЯБнең Башкортстан өлкә комитетының 1 нче сәркатибе. 1922-1925 елларда «Яшь юксыл» һәм «Башкортстан яшьләре» гәҗитләрен оештыручы, 1930-1937 елларда «Кызыл Татарстан» гәҗитенең мөхәррир урынбасары, берүк вакытта 1930 елдан «Колхозник Татарии» гәҗитенең җаваплы мөхәррире, 1933 елдан күптиражлы «Крылья Советов» гәҗитенең[1] җаваплы мөхәррире. Репрессияләнә, 1957 елда аклана.