Григорий Хирбю

Григорий Хирбю, 1944 елга кадәр Григорий Яковлевич Хирбиков (чуаш. Григорий Хирпю, Григорий Яковлевич Хирбиков, 1911 елның 27 ноябре, РИ, Казан губернасы, Чабаксар өязе, Покрау волосте, Чикмезино – 1983 елның 17 августы, СССР, РСФСР, Чуаш АССР, Чабаксар) – чуаш совет композиторы, хор дирижеры, СССР Композиторлар берлеге әгъзасы (1943), РСФСР халык артисты (1974), Чуаш АССР (1945) һәм РСФСР (1968) атказанган сәнгать эшлеклесе, Чуашстан комсомолының М. Сеспель исемендәге (1967) һәм Чуаш АССРның К. Иванов исемендәге Дәүләт (1969) премияләре лауреаты. 1945 елдан КПСС әгъзасы [1].

Тәрҗемәи хәле

1911 елның 27 ноябрендә Казан губернасы Чабаксар өязе Покрау волосте (1964 елда Мария Посады районы Аксар авылына кушылган) Чикмезино авылында крестьян гаиләсендә туган. 16 яшенә кадәр туган авылында яшәгән, көтүче ярдәмчесе булып эшләгән, Покровское авылында мәктәп тәмамлаган [2].

1927 елда III Интернационал исемендәге Чабаксар мәктәп-коммунасына укырга керә. Шул ук вакытта чуаш композиторы, Чабаксар музыка техникумы директоры С. М. Максимов тәкъдиме буенча Чабаксар музыка мәктәбенә кабул ителә, Чуаш дәүләт хорында җырлый башлый [2].

1929-1932 елларда Чабаксар музыка-театр техникумында белем ала.

1932-1937 елларда Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград консерваториясе каршындагы рабфакның композиторлык бүлегендә укый. Рабфактан консерваториянең композиторлар факультетына күчерелә, анда 1937-1943 елларда шөгыльләнә (композиция классы, профессор П. Б. Рязанов, профессор Х. С. Кушнарев, 1943).

1944-1951 елларда Чуаш радиосы вокаль ансамбленың сәнгать җитәкчесе булып эшли.

1951 елдан башлап бары тик иҗат белән генә шөгыльләнә.

1983 елның 17 августында вафат. Чабаксар шәһәренең мемориаль зиратында җирләнгән.

Иҗаты

Г. Я. Хирбю әсәрләре жанры һәм эчтәлеге буенча төрле, милли төсмерле һәм моңлы булуы белән аерылып тора.

Композиторлык эшчәнлеге елларында ул 700 дән артык җыр-хор әсәре язган.

Иҗтимагый эшчәнлеге

Иҗат хезмәтен композитор актив рәвештә җәмәгать эше белән бергә алып бара. Тынычлыкны саклау буенча Чуашстан республика комитетында, Чуаш АССР хор җәмгыяте идарәсендә (рәис), Чуашстан АССР, РСФСР, СССР Композиторлар берлеге идарәләрендә ревизия комиссия әгъзасы булып эшли [2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

undefined
  • Григорий Хирбю исеме Чуаш АССРның Хезмәт даны һәм каһарманлыгы Мактаулы китабына кертелгән[2].
  • Чуашстанның Дәүләт тарихи архивында Г. Я. Хирбюның шәхси фонды саклана[2].
  • Чабаксар шәһәренең Мәскәү районы территориясендә Григорий Хирбю урамы урнашкан[6].

Гаиләсе

Хатыны Вера Александровна Хирбю (1924―2006), Чуаш АССР (1964), РСФСР (1969) атказанган табибы [7].

Искәрмәләр

  1. Музыкальная энциклопедия (Гл. ред. Ю. В. Келдыш). М.: Советская энциклопедия, 1982, стр. 31
  2. 1 2 3 4 5 6 Архивы Чувашии → Документы о жизни и деятельности Г. Я. Хирбю в Государственном историческом архиве Чувашии 2013 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.
  3. Деятели культуры и искусства: Артисты и музыканты: Хирбю Григорий Яковлевич. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2013. Архивировано из оригинала 4 ноябрь 2013 года.
  4. Энциклопедия | Хирбю Григорий Яковлевич
  5. Культурное наследие Чувашии → Хирбю Григорий Яковлевич. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2013. Архивировано из оригинала 4 ноябрь 2013 года.
  6. Московский район г.Чебоксары » Улица Григория Хирбю. gov.cap.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2015.
  7. Хирбю Вера Александровна. Чувашская энциклопедия

Әдәбият

Сылтамалар