Гыйздетдин Муллагулов

РУВИКИ проектының татар бүлегендә Муллагулов фамилияле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар Муллагулов Гыйздетдин Гыйльметдин улы (1910[1] — ?) — 112-нче Башкорт атлы төмәне сугышчысы, гвардия рядовое[2]. 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985) кавалеры, «Батырлык өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» (1943), «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» (1945) медальләре белән бүләкләнгән.

Биографиясе

Гыйздетдин Гыйльметдин улы Муллагулов 1910 елда хәзерге Башкортстан Республикасының Бөрҗән районы Иске Монасыйп авылында туган. Кызыл Армия сафына 1941 елның 1 декабрендә Бөрҗән районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. Бөек Ватан сугышында 148-нче гвардия артиллерия-миномет полкында ат караучы булып хезмәт итә. «Батырлык өчен» медаленә лаек булган хәрби бүләк кәгазендә Муллагулов Гыйздетдин турында болай дип языла: «Штаб батареясының гвардия кызылармеецы Муллагулов Гыйздетдин Гыйльметдин улы 1944 елның 25 июлендә Тушув районында (Польша) дошманның өч солдатын әсирлеккә ала. Ул караган атлар һәрвакыт симез, аларны вакытында ашата һәм таза тота»[3]}}

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

«Батырлык өчен» медаленнән тыш Муллагулов Гыйздетдин Гыйльметдин улы I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985), «Сугышчан хезмәтләре өчен» (1943), «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» (1945) медалләре белән бүләкләнә[4].

Сылтамалар