Гәүһәршад

Гәүһәршад (Gəwhərşat, Гәүһәршат, рус. Гаухарша́д, Ковгоршат, Ковгоршад, Горшанда) (1481 — 1546 елдан соң) — Казан ханбикәсе (рус терминологиясендә — царевна), 1531–1545 елларда Казан ханлыгында барган иҗтимагый-сәяси вакыйгаларда актив катнаша. Балигъ булмаган Җангали хан (15311533) вакытында регентша булып тора. Ибраһим хан һәм Нурсолтан бикәм кызы, Казан ханнары Мөхәммәтәмин һәм Габделлатыйфның сеңлесе.

1518 елда, Мөхәммәтәмин үлгәннән соң һәм династиянең ирләр линиясе өзелгәннән соң, аның тәхеткә утыру мәсьәләсе күтәрелми.

undefined

Тәрҗемәи хәле

Сәяси аренада патша кызы кимендә 50 яшендә, Кырым династиясе вәкиле Сафа Гәрәй хан идарә иткән вакытта пәйда була. Аның хакимияткә килүе Мәскәү кенәзе Василий III не канәгатьләндерми, ул Казанга берничә уңышсыз яу чаба. Моннан тыш, рус хөкүмәте Казан ханлыгы белән сәүдә итүне чикли. Сугышлар һәм чикләү чаралары сәүдәгә җитди зыян сала һәм рус, һәм Казан сәүдәгәрләре арасында ризасызлык уята. Булат Ширин, Нарыйк улы Чура бәк, Кече Гали морза һ.б. белән берлектә Бөек Мәскәү кенәзлеге белән мөнәсәбәтләрне тыныч юл белән җайга салуны яклый. Казан аксөякләренең зур өлеше хакимияттә килгән Кырым ханнарынннан канәгать булмый. Заговор башында морзалар Кече Гали, карачыбәк Булат Шырын һәм бакшы Ибраһим торалар, заговорда рус дипломатлары Ф.И. Карпов (башка чыганаклар буенча Ф.А. Карпов) һәм Меньшой Путятин актив роль уйныйлар. Заговорчылар Олуг Мөхәммәт нәселеннән булган бердәнбер иске династия вәкиле буларак, Гәүһәршад ханбикә тирәсенә берләшәләр. 1531 елның маенда Казанда түнтәрелеш була, Сафа Гәрәй якыннары белән каенатасы Нугай кенәзе Мамай янына кача. Вакытлы хөкүмәт төзелә, аның башында Гәүһәршад тора, ә аның составына Кече Гали белән Булат Шырын керә. Көнчыгышка йөз тоткан партиянең күренекле вәкилләрен — Себер кенәзе Растны, Гали Шаһкол һәм башкаларны җәзалап үтерәләр[1].

Рус хөкүмәте элек тәхеттән куылган Шаһгалине тәхеткә яңадан утыртырга тели, ләкин Казан катгый каршы була. Мәскәү тарафыннан хан итеп Касыймда хан булып торган Җангали (рус елъязмаларында — Еналей) утыртыла.

Җангали Казан тәхетенә 1531 елда 15 яшендә утыра һәм аның ханлык итүе формаль рәвеш ала. Чынында ил белән Ибраһим хан белән Нур-Солтанның кызы Гәүһәршад җитәкчелегендәге хөкүмәт идарә итә. Хакимияттә грамоталарда исемнәре белән аталган кенәзләр Булат һәм Танай була. Дәүләт рус хөкүмәте белән тыгыз элемтәдә тора. 1533 елның июнендә яшь ханны Нугай бие Йосыфның 12 яшьлек кызы Сөембикәгә өйләндерәләр. Гәүһәршад бу никахка үзе басым ясый. Моның өчен рус хөкүмәтенең ризалыгы алына. Мәскәү белән никахны килештерү өчен Углан Аппак, Кадыш кенәз (Отуч кенәзнең абыйсы), Касыйм кенәзе Котлы Булат һәм бакша Евтек составында илчелек җибәрелә. Ханның никахы аның балигъ булуын һәм рәсми регентлыкның тәмамлануын аңлата, ләкин Гәүһәршад, үз регентлыгы тәмамлангач та, тагын 12 ел дәвамында дәүләт эшләренә үз йогынтысын югалтмый[1].

1535 елда Василий III үлгәч, идарә алмашыну Казанда да сизелә, рус илчеләре үзләренең абруен югалта, Көнчыгыш фиркасенең йогынтысы арта. Гәүһәршад күренекле карачыби Булат Шырын белән бергә Мәскәү протекторатына каршы көрәш башлый. 1535 елның 25 сентябрендә Җангали үтерелә һәм шул ук елда Сафа Гәрәй, Кырым гаскәрләре ярдәмендә, Казан тәхетен кире кайта.

Ханбикә һәм кенәз Булат җитәкләгән сәяси оешма хакимияттә калуын дәвам итә, әмма хакимияткә килгән Кырым эшлеклеләре дә керә. 1541 елда Казаннан килгән илчеләр Мәскәүдә яшерен сөйләшүләр алып баралар, сүз переворотка ярдәм итү турында бара. Ләкин Мәскәүдә ныклы хөкүмәт булмый — 1542 елның гыйнварында Кенәз И.Ф. Бельский төшерелгәч һәм хакимияткә Шуйский кенәзләре килгәч, Казанга планлаштырылган поход кичектерелә. Гәүһәршад сәяси фиркасе, хан белән уртак тел табып, инде Мәскәүне аның белән дуслашуларын таләп итә.

1545 елда рус Хөкүмәте Казанга зур һәм нәтиҗәсез яуга чыга. Мөгаен, руслар оппозициянең эчке ярдәменә исәп тотканнардыр, әмма аның чыгышы барып чыкмый. Шуңа да карамастан, руслар явыннан соң патшабикә түгәрәге тар-мар ителә. Бу вакыйгалардан соң Гәүһәршад исеме дә, Булат Шырын кенәз исеме дә телгә алынмый. Шуннан соң хөкүмәт оппозициясен сәет Боерган, кенәз Кадыш һәм Чура Нарыков җитәкли.

Риваять

Тарихи документларда Гәүһәршад исеме 1546 елга кадәр телгә алына. Ханбикә үзеннән соң бер риваять калдыра. Имеш, Гәүһәршад күрәзәче булган һәм Казан ханлыгының һәлакәтен алдан күргән. Аңа колак салмый башлагач, Кабан күленә ташланган. Су анасы белән бәйле риваятьтә әйтелгәнчә, имеш, төннәрен хан кызы судан чыгып, Казан балаларын алып китә, шуның белән аңа ышанмаган, хакимияттән ләззәт алырга ирек бирмәгән өчен үч алырга тырыша[2].

Әдәбиятта

  • «Гәүһәршат» — Әхмәт Булатов пьесасы[3].
  • «Гәүһәршад» — Марат Әмирхановның романы (татар телендә[4].
  • «Гаухаршад» — Ольга Иванованың «Казан ханбикәләре» («Правительницы Казани») трилогиясенең бер бүлеге (рус телендә)[5].

Искәрмәләр

  1. 1 2 «Как и во всех восточных государствах, в Казанском ханстве были гаремы» (2018-03-08). 4 февраль 2025 тикшерелде.
  2. Дорфман, Александра. В гареме не спрячешь. Царицы Казанского ханства, о которых мало кто знает. 4 февраль 2025 тикшерелде.
  3. Милли-мәдәни мирасыбыз: Чүпрәле. — Казан, 2016. — б13 с. — ISBN 978-5-93091-163-3.
  4. Марат Әмирханов. Казан-йорт: тарихи романнар | Матбугат.ру. matbugat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
  5. Татарстан китап нәшрияты "Казан ханбикәләре" трилогиясенең яңа китабы белән танышырга чакыра | Матбугат.ру. matbugat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.

Әдәбият

  • Баженов. «Казанская история» (Казань, 1847 год, III, 25);
  • Шпилевский С. М. «Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии» (Казань, 1877, стр. 73).
  • Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства. «ИНСАН», Москва, 1991.

Тема буенча өстәмә