Гөлира Фатыйхова

Гөлира Фатыйхова, Гөлира Хатыйп кызы Фатыйхова (1953 елның 24 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Мортышбаш) ― балалар табибы, 1978 елдан ТАССР Сарман районы Җәлил эшчеләр бистәсе район хастаханәсенең балалар бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган табибы.

Тәрҗемәи хәле

1953 елның 24 июнендә Татарстан АССР Сарман районы Мортышбаш (вариант: Колмәт[1]) авылында авыл советы рәисенең өч балалы гаиләсендә туган. Әтисе ― Хатыйп Мөхәммәтфатыйх улы, 1926 елгы, Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1955―1986 елларда ― укытучы, мәктәп директоры, халык мәгарифе отличнигы. Әнисе Зәйнәп ― татар теле һәм әдәбияты укытучысы[2].

1960―1970 елларда Сарман районы мәктәпләрендә: Әлмәт җидееллык, Мортышбаш сигезьеллык, Сарман урта мәктәпләрендә белем ала.

1971―1977 елларда С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының санитария-гигиена факультетында гомумпрактика табибы белгечлеге буенча укый[3]. Әлмәт шәһәренең 2нче хастаханәсендә интернатура узган.

1978 елдан ― Сарман районы Җәлил бистәсендә урнашкан район хастаханәсендә. 2013 елда Казан дәүләт медицина университетында педиатрия буенча квалификация күтәрү курслары үткән. Җәлил район хастаханәсендә табиб-педиатр, балалар бүлеге мөдире булып эшли[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Ире ― Илдар Рәис улы Әшрәфуллин, 1955 елгы, 1987 елдан Сарман районы «Корыч кул» күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшләгән, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2001). 2 кыз үстергәннәр. Гаилә Иске Минзәләбаш авылында яши[5]

Әдәбият

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Синең кешеләрең, Сарман. Гөлира Фатыйхова. sarman-rt.ru, 5.09.2012
  2. Гөлира Фатыйхова. Һәрчак күңел түрендә // Әлмәтем – гүзәл бишегем (Р. М. Гыймадиев редакциясендә). К.: «ТР Президенты Эчке эшләр идарәсе мәгълүмати-нәшрият үзәге» ДУП, 2008 ел, 113нче бит
  3. Квалификация врачей Джалильской районной больницы 2021 елның 18 май көнендә архивланган. [рус.]
  4. Фатыхова Гулира Хатиповна. prodoctorov.ru [рус.]
  5. Әшрәфуллин Илдар Рәис улы. // Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000 ел, 24нче бит.