Гөлсирә Шәфыйкова
Шәфыйкова Гөлсирә Мазһар кызы (16 май 1955 ел) — шагыйрь, язучы. Башкортстан (1997) һәм Россия Федерациясе (2006) Язучылар берлеге әгъзасы. Мәчетле районының Рәшит Әхтәри исемендәге (2002) һәм Учалы районының Рәмзилә Хисаметдинова исемендәге (2005) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
Гөлсирә Мазһар кызы Шәфыйкова 1955 елның 16 маенда Башкорт АССРның Мәчетле районы Яңа Мишәр авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне туган авылында, урта мәктәпне Дуан-Мәчетле авылында тәмамлаган.
1976 елда Уфа китапханәләр эше техникумын тәмамлый. Шул ук елда Мәчетле районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге инспекторы булып эшли башлый.
1977 елда Юныс авылы китапханәсе мөдире итеп билгеләнә һәм лаеклы ялга чыкканчы эшли.
Иҗаты
Гөлсирә Шәфыйкова балалар өчен дә әсәрләр иҗат итә.
Китаплары
- Тере мендәр. Уфа, 1992;
- Сөт качты / Җәләй, әби һәм бияләй. Уфа, 1994;
- Адашкан көн. Уфа, 1998;
- Яралы тирәк. Уфа, 2002;
- Алсуланган ак болыт: шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр. Уфа, 2005;
- Мин — кәүсә: шигырьләр. Уфа, 2011.
Бүләкләре
- Мәчетле районының Рәшит Әхтәри исемендәге премиясе лауреаты (2002)
- «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен» танылу билгесе (2003)
- Учалы районының Рәмзилә Хисаметдинова исемендәге премия лауреаты (2005)
Сылтамалар
- Поэтесса Гульсира Шафикова отмечает юбилей
- ШАФИКОВА Гульсира Мазгаровна 2016 елның 6 апрель көнендә архивланган.
- Шафикова Гульсира Мазгаровна