Евровидение 2019
Eurovision җыр бәйгесе (ингл. Eurovision Song Contest 2019; фр. Concours Eurovision de la chanson 2019), — Исраилнең Тел-Әвив шәһәрендә узачак 64-нче «Eurovision» җыр бәйгесе. Былтыр Лиссабон (Португалия) шәһәрендә узган «Eurovision-2018» бәйгесендә 25 яшьлек Нетта Барзилай, «Toy (Курчак)» дигән җыр белән 529 балл җыеп, җиңүче булды. Исраилдә бәйге өченче тапкыр уза.
Катнашучылар
Яшел төс — җырны яисә катнашучыны сайлаган илләр; шәмәхә төс — катнашачак илләр; сары төс — элек катншакан илләр
Eurovision бәйгесендә 42 ил катнашачак. Финалга 26 ил узачак дип көтелә. Бәйгедә Казакъстан, Косово һәм Болгария да катнашырга теләгән булган, ләкин төрле сәбәпле алар бәйгедә катнашмады.