Eurovision җыр бәйгесе 2017
Eurovision җыр бәйгесе (ингл. Eurovision Song Contest 2017; фр. Concours Eurovision de la chanson 2017; укр. Пісенний конкурс Євробачення 2017) — Украина, Киев шәһәрендә узган 62-нче «Eurovision» җыр бәйгесе. Ил моңарчы Стокһольм (Швеция) шәһәрендә узган «Eurovision-2016» бәйгесендз җиңүче булды. Җамала «1944» дигән җыр белән 534 балл җыйды. Ярымфиналлар 2017-нче елның 9-нчы, 11-нче майда, ә бәйгенең финалы 13-нче майда узган. Украина бәйгене икенче тапкыр үткәрә — беренчесе 2005 елда булды.
Бәйгедә «Amar pelos dois» җыры белән португал җырчысы Салвадор Собрал җиңү яулаган. Салвадор бәйге тарихында рекордлы 758 балл җыйган.