Елизавета Ясько

Елизавета Алексеевна Ясько (укр. Єлизавета Олексіївна Ясько; 1990 елның 17 октябре, Киев, Украин ССР, ССРБ) — Украинаның халык депутаты, Украин политологы. «Кырым: Россиянең пычрак сере» фильмы продюсеры. Yellow Blue Strategy инициативасына нигез салучы. Younk блокчейн-стартапта һәм музыкаль лейбле вице-президент[1].

IX чакырылыш Украинаның халык депутаты[2].

Тәрҗемәи хәле

2008—2012 елларда Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университетының  [рус.] философия факультетында укый. 2013—2014 елларда Киев милли университеты белән алмашу программасы буенча М .В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында укый.

Оксфорд университетының Блаватника дәүләт идарәсе мәктәбен тәмамлаган беренче украин кызы[3]. Оксфордта укыган вакытта Оксфорд университетының Украина җәмгыяте президенты була. «Yellow Blue Strategy» инициативасына нигез салучы. «Европа йөзлеге» сәяси платформасы әгъзасы. Украина католик университеты лекторы.

Бөекбританияның цифрлаштыру, мәдәният, медиа һәм спорт бүлегендә эшләгән. CFC Consulting, Украина кризис медиа-үзәгендә, Украина Президенты Администрациясе стратегик коммуникацияләр командасында эшләгән. «Шаһит» музыкаль кампаниясенең башкарма директоры булган, Нидерландтагы «Hop Nederland Hop» һәм «UN Hundred» мультимедиа проектын координацияләгән[4].

Сәяси эшчәнлек

2019 елгы парламент сайлауларында «Халык хезмәтчесе» партиясеннән халык депутатларына кандидат, исемлектә №15[5]. Сайлаулар вакытында: физик зат-эшмәкәр, партиясез. Киевта яши[6].

Тышкы сәясәт һәм парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Югары Рада Комитеты әгъзасы[7], парламентара хезмәттәшлек, ике яклы һәм күп яклы мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча комитет рәисе[8].

Европа Советы Парламент ассамблеясендә (ПАСЕ) даими делегация рәисе[9].

2020 елның 7 декабрендә Россия хөкүмәте тарафыннан санкцияләр салынган украин шәхесләре исемлегенә кертелә[10].

Украина Югары Радасының хисап комиссиясе әгъзасы.

Япония, АКШ, Бөекбритания, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Швейцария, Франция, Төркия белән парламентара багланышлар буенча төркем әгъзасы.

Түбәндәге закон проекты авторы: Санкция сәясәте нигезләре турында (5191); Украина Җинаять процессуаль (5192) һәм Җинаять кодексларына үзгәрешләр (5193); Кабул итмәү сзясзе турында (5165) һәм Украина Җинаять кодексына үзгәрешләр (5166); Демократик булмаган илләрдәге кешеләргә ярдәм турында Закон (5194) һәм НКУда үзгәрешләр (5195).

2019 елның 17 сентябрендә Елизавета Ясько Европа Советы Парламент ассамблеясендә Украина Югары Радасының даими делегациясе рәисе итеп сайлана.

2021 елның 11 гыйнварында ПАСЕда Украина делегациясе башлыгы вазыйфасыннан алына, әмма ул делегация әгъзасы булып кала.

2021 елның гыйнварында Ясько ПАСЕ мониторинг комитетының даими әгъзасы була.

2021 елның 4 февралендә Украинаның расизм һәм түземсезлеккә каршы Европа комиссиясендә даими вәкиле итеп сайлана.

Искәрмәләр

  1. Ясько Єлизавета Олексіївна (укр.). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2019.
  2. Кто проходит в Раду от "Слуги народа": список. Зеркало недели (21 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2019.
  3. Вместо Яременко: Ясько возглавила комитет Рады по вопросам внешней политики (2 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2019.
  4. Список депутатів від партії «Cлуга Народу» (укр.). Слуга народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2019. Архивировано 8 август 2019 года.
  5. Партия "Слуга народа" обновила список кандидатов. РБК-Украина (13 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2019.
  6. Відомості про кандидата в народні депутати України (укр.). ЦИК Украины. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2019.
  7. Рада утвердила руководство и состав комитетов (список членов). КиевВласть (30 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2019.
  8. Ясько Єлизавета Олексіївна (укр.). Верховна Рада України. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2019. Архивировано 26 апрель 2021 года.
  9. Депутат от Слуги народа возглавила украинскую делегацию в ПАСЕ. Новое время (20 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2019.
  10. О внесении изменений в постановление Правительства Российской Федерации от 1 ноября 2018 г. No 1300  [рус.], government.ru (2020-12-07). 16 декабрь 2020 тикшерелде.

Сылтамалар