Закир Әкбәров
Закир Насыйр улы Әкбәров (рус. Закир Насирович Акберов; 4 март 1947, Куергазы районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 28 май 2026, Күмертау, Башкортстан) — СССР һәм Россия педагогы, журналист, язучы. 1997–2010 елларда Күмертау шәһәренең «Время - Заман» (соңрак «Кумертауское время») газетының баш мөхәррире. Әдәби премияләр лауреаты. Күмертау шәһәренең мактаулы гражданины (2020).
Тәрҗемәи хәле
Закир Әкбәров 1947 елның 4 мартында Башкорт АССРның Куергазы районы, Зәк-Ишмәт авылында туа.
Үз авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый, урта белемне Таймас мәктәбендә ала. 1963 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга керә. Уку йортын 1968 елда тәмамлап, Күмертау районы Мораптал урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп эшкә җибәрелә.
1969—1970 елларда армиядә хезмәт итә. Аннары Мораптал урта мәктәбендә рус теле, әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта,1972—1977 елларда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.
1977 елда Закир Әкбәров Күмертау районы Якшембәт урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә. 1982 елдан Күмертау районы Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкара.
1985–1991 елларда Закир Әкбәров КПССның Күмертау шәһәр комитетында түбәндәге вазифаларны башкара: пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, идеология буенча секретарь, икенче секретарь.
1991—1994 елларда Күмертау каласындагы Юрий Гагарин исемендәге 2 нче интернат-мәктәбе (соңыннан 3 нче Башкорт республика гимназия-интернаты) директоры булып эшли.
1994 елда республиканың «Кызыл таң» газеты хәбәрчесе вазифасына эшкә чакырыла. 1997—2010 елларда, ягъни лаеклы ялга чыкканчы, Күмертау шәһәренең «Время - Заман» (соңрак «Кумертауское время») газетының баш мөхәррире вазифасын били.
Ветеран 2026 елның 28 маенда Кумертау каласында вафат була[1].
Иҗаты
Әдәби иҗат белән Закир Әкбәров гәзитләрдә эшләгән елларында шөгыльләнә башлый. Публицистик мәкаләләр белән бергә ул сатирик һәм юмористик хикәяләр, повестьлар яза, алар «Кызыл таң», «Башкортстан», «Өмет» газеталары, «Агыйдел», «Тулпар», «Һәнәк», «Чаян» журналлары битләрендә, әдәби альманахларда дөнья күрә. Авторның бер-бер артлы китаплары басыла. Үзенең әсәрләрендә язучы җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне ачып сала, кешеләр холкындагы кире сыйфатлардан ачы көлә.
Хезмәтләре
- Ил йөген ир күтәрер. Күмертау, 2001;
- Гаҗәп су. Күмертау, 2003;
- Аллам сакласын! Уфа, 2004;
- Шайтан ялчысы. Күмертау, 2007;
- Әрем исе. Уфа, 2007;
- Хәйләкәр йорт. Күмертау, 2009;
- Почтальон малае. Күмертау, 2013;
- Әкәмәт утрау. Уфа, 2015;
- И в шутку, и в серьез. Кумертау, 20016.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Сорос гранты;
- Хәким Гыйләҗев исемендәге премия лауреаты;
- Баязит Бикбай исемендәге премия лауреаты;
- Күмертау шәһәренең мактаулы гражданины (2020);
- 2023 елның апрелендә «Мәйдан» журналы редакциясе Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә оештырган «Бу заман шундый заман ул…» әдәби бәйгесендә ул «Чоңгылның чите юк» әсәре белән «Повесть» номинациясендә икенче урынга лаек була[2].
Искәрмәләр
- ↑ Инсаф Хужабирганов. В Башкирии ушел из жизни писатель Закир Акберов (рус.). ИА «Башинформ» (28 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2026. [рус.]
- ↑ Гөлназ Хәбибуллина. «Татар-информ» татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов әдәби бәйгедә җиңде. Татар-информ, 14.04.2023
Әдәбият
- Ф. Фаткуллин. Каләмдәшнең иҗади күчтәнәче. — «Кызыл таң», 2003 ел , 16 декабрь;
- Саетгалиев И. Үзебезнең Закир абый. — «Кызыл таң», 2007ел, 3 март;
- Акбашев К. Елмаю — сәламәтлек билгесе. — «Кызыл таң», 2010 ел, 16 июль;
- Булатова Д. Сатира — җитди жанр. Язучы Закир Әкбәров белән әңгәмә — «Тулпар», 2011 ел, № 5;
- Камил Фазлый. «Спонсор сыерыңа» да, үзеңә дә рәхмәт, сатирик! — «Кызыл таң», 2014 ел, 23 август;
- Сөләйманов Р. Елмайта да, елата да. «Башкортстан укытучысы», 2015, № 3;
- Тимершин Р. Рухи сәламәтлек сагында. «Әкәмәт утрау» китабына баш сүз.
Чыганаклар
- Писатели земли башкирской. Уфа, 2006 г., стр.25.