Заһирә Гомәрова

Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәровататар шагыйрәсе, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1930 елның 12 апрелендә Татарстанның Арча районы Чөмә-Елга авылында дөньяга килә. 1959 елда Казан педагогия институтын тәмамлый. Моңа кадәр ул Саба районының Иләбәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытучы булып, Эзмә урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

Шагыйрәнең беренче шигырьләр китабы «Яшьлек таңы» дип атала. Ул балаларга багышланган була, 1964 елда басыла. Шулай ук Заһирә Гомәрованың «Чын герой» (1968), «Нәни врач» (1970), «Әниснең алмалары» (1980), «Йөгерек елга» (1991) исемле хикәяләр җыентыклары дөнья күрә.

Сылтамалар