Зента Мауриня
Зента Мауриня (лтш. Zenta Mauriņa; 15 декабрь 1897 ел — 25 апрель 1978 ел) — Латвия язучысы, эссеист, М. Ф. Достоевский иҗатын өйрәнүче, философ һәм тәрҗемәче. Латвияда беренче булып «филология фәннәре докторы» дәрәҗәсен алучы.
Тәрҗемәи хәле
Мауриня Зента 1897 елның 15 декабрендә Россия империясе Лифлянд губернасы[8] Леясциемс авылында табиб Роберт Мауринь һәм аның хатыны, пианист Мауриня Мелания гаиләсендә туа. Бала чагы Гробиня шәһәрендә үтә. Биш яшендә Мауриня Зента полиомиелит белән авырый, һәм бөтен гомере буе инвалид коляскасында, куркыныч физик сызланулар белән көрәшеп яшәүгә дучар була.
Лиепая рус гимназиясен тәмамлаган (1913-1915). 1921 елда Зента Мауриня Латвия университетының фәлсәфә һәм филология факультетына укырга керә. Ике елдан соң Балтика филологиясе бүлеге буенча махсуслашуны сайлый. Рига педагогия институтында укыта, Латвия университетында лекцияләр укый. Валмиера халык университетында төп лектор була.
1949 — 1963 елларда — Упсала университеты доценты. Гомеренең соңгы елларын Германиянең көньягында, Бад-Кроцинген дигән җирдә үткәрә. Анда урындагы зиратта җирләнгән. Вафат булган урыны — Швейцариянең Базель шәһәре.
Шәхси тормышы
Ире Константин Раудив.
Хезмәтләре
Беренче әдәби басмасы «Libausche Zeitung» газетасында — Янис Акуратерсның «Mana vismīļā» хикәясенең немец теленә тәржемәсе (1919). Зента Мауриня 1944 елга кадәр Латвияда барлыгы 19 әсәр бастыра: Райнис, Достоевский, Данте турында монографияләр, «Поездагы тормыш» романы («Dzīves vilcienā») (1941), вакытлы матбугатта күпсанлы хикәяләр, тәрҗемәләр һәм башка әсәрләре. Сөргендә вакытта 27 хезмәте латыш телендә һәм 20 хезмәте немец телендә, шулай ук итальян, инглиз, рус, швед, голланд, дания һәм фин телләренә тәрҗемәләре нәшер ителгән. Үз гомерендә Латвияда, Германияда, Швецияда, Финляндияда, Австрияда һәм Франциядә 600 чамасы ачык лекцияләр укыган. Гомуми алганда 70 тән артык китап авторы.
Мауриня Зентаның түбәндәге эшләре немец телендә басылган:
- Tālais brauciens (Die weite Fahrt) (автобиография)
- Dostojevskis (Dostojewskij) (биографиясе)
- Sirds mozaīka (Mosaik des Herzens) (эссе)
- Prieks Sākumā bija (Im die Anfang Freude war) (хикәя)
- Mīlētā dzīve — dzīve dzīvotā (Geliebtes Leben — gelebtes Leben) (эссе)
- Portreti Krievu rakstnieku (Schriftsteller russischer Porträts) (эссе)
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- 1965 — Эльзас академиясенең мактаулы әгъзасы (Франция).
- 1968 — «Алмания Федератив Республикасы алдындагы казанышлары өчен» 1 нче дәрәҗә орден.
- 1971 — Алмания фондыннан Конрад Аденауэр исемендәге бүләк
- 1977 — Бад-Кроцингенның мактаулы гражданы.
Искәрмәләр
- ↑ https://uvic2.coppul.archivematica.org/maurina-dr-zenta
- ↑ 1 2 Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118579266 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ 1 2 Zenta Maurina // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Zenta Maurina // Munzinger Personen (нем.)
- ↑ https://uvic2.coppul.archivematica.org/else-lubcke-seel-fonds
- ↑ Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Zenta Maurina // FemBio-Datenbank (нем.)
- ↑ Хәҙер Латвияның Гулбен крайы Леясцием улусы
Әдәбият
- Schepp O. Das Herz hat Flügel — 1953. — (биография Зенты Маурини).
- Zenta Maurina. 15.12.1897 — 25.4.1978 : Gedenkschrift zum 100. Geburtstag — Memmingen: Maximilian Dietrich Verlag, 1997.
- Zentai Mauriņai — 100 : Eiropa, Latvija — kultūru dialogs / Conf.; Ed.: A. Cimdiņa — Riga: Nordik, 1998. [лтш.] [алм.]
Сылтамалар
- Маурини (Maurina) Зента (1897—1978). Philatelia.Ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2012. Архивировано 15 май 2012 года.
- Десять заповедей от Зенты Маурини. Стихи.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2012. Архивировано 15 май 2012 года.