Зөфәр Фәтхетдинов

Зөфәр Фәтхетдинов, Зөфәр Мәгъсүм (Максим) улы Фәтхетдинов, 1940 елның 6 ноябре, СССР, РСФСР, Кострома2019 елның 2 ноябре, РФ, Мәскәү) — хокук белгече, язучы, профессор, хокук фәннәре докторы. ТИСБИ идарә университеты гражданнар хокукы кафедрасы мөдире. СССР (1990), РФ һәм ТР язучылар берлекләре әгъзасы. 2-класслы дәүләт киңәшчесе (1997).[1] РФ сәүдә-сәнәгать пулатының икътисад бәхәсләре буенча бәйсез (третейский) казые (2001).

Тәрҗемәи хәле

Файл:З.Фәтхетдинов 1.jpg
З. Фәтхетдинов китабы. 2008 [рус.]
undefined

1940 елның 6 октябренда Кострома шәһәрендә туган. Костроманың 36- санлы мәктәбен (1957), Казан дәүләт университетын (1967), марксизм-ленинизм университетының фәлсәфә факультетын (1972), ССРБ хөкүмәте каршындагы закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институтында аспирантура (1972) тәмамлаган. «Социалистчыл оешмалар арасында подряд килешүе» темасына кандидатлык (1972) һәм «Халык хуҗалыгын планлаштыруны хокукый җайга салу (план расчётларының автомат системасы шартларында)» темасына докторлык (1982) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы

2019 елның 2 ноябрендә Мәскәүдә вафат. Костромада җирләнгән[3].

Иҗаты

Әдәби иҗаты фәнни эшчәнлеге белән чиратлашып бара. Маҗаралы әсәрләр яза, детектив жанрында уннан артык роман һәм повесть, 100 дән артык фәнни хезмәт авторы. 5 меңнән артык афоризм һәм максималар[4] тупланган китабы 5 мәртәбә нәшер ителә. «Новый мир», «Московский комсомолец», «Правда», «Мегаполис-экспресс», «Литературная Россия» газета-журналларында даими басыла.

  • 1982 «Сер бәһасе гомер» (Тайна стоит жизни) (15 мәртәбә 2 млн гомуми тираж белән нәшер ителгән)
  • 1991 «ХХ гасыр ачышлары» (Откровения ХХ века)
  • «Курку аша» (Сквозь страх)
  • «Резидент»
  • «Кара тол» (Черная вдова)
  • «Җәһәннәмнән качучылар» (Бегущие от ада)

Иҗтимагый эшчәнлеге

  • ССРБ (1977) һәм РФ конституцияләрен әзерләүдә катнашу.
  • 1996-1998 РФ Федераль җыелышы Федерация шурасы рәисе урынбасары В.Н. Лихачёвның ярдәмчесе.
  • «Бердәм Россия» фиркасе җитәкчелегенең ышанычлысы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1993 АКШта (Америка биография институты) «ХХ гасырның 500 күренекле кешесе» исемлегенә кертелә.
  • 1992-1993 Аурупада (Кембриҗ биография үзәге, Бөекбритания) фикер ияләре төркемендә халыкара «Ел кешесе» исеменә лаек була.
  • Фән, әдәбият, фәлсәфә өлкәсендә уңышлары өчен төрле академияләрнең дипломнары һәм медальләре (1995, 1997, 1998[5]

Әдәбият

  1. Суркова Н.А. Мир права, свободы, истины в систематическом изложении мыслителя и ученого юриста З.М. Фаткудинова. М., 2003.
  2. Шерченг Н.А., Борохов Э.А. Мировая афористика как грань развития человечества: в аспекте творчества З.М. Фаткудинова. М, 2005.

Чыганаклар

Татарский энциклопедический словарь. Казан, Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1990. 609 биттә.

Сылтамалар

Искәрмәләр