Иван Белобородов
Иван Наумович Белобородов (1741, Медянка[d], Казан губернасы, Россия империясе — 5 (16) сентябрь 1774, Якиманка[d], Мәскәү, Мәскәү губерниясе, Россия империясе) — 1773—1775 еллардагы Крестьяннар сугышында катнашучы, Емельян Пугачёвның көрәштәшләренең берсе, Урта Уралда күтәрелеш җитәкчесе.
Тормыш юлы
Хәрби хезмәте һәм отставкага чыгуы
Чыгышы буенча крестьян, Казан губернасы Көңгер (Пермь) провинциясенең Медянка авылыннан. Авыл сәнәгатьче Осокиннарның Ирген бакыр эретү заводынa беркетелгән була. 18 яшендә, 1759 елда, рекрутлыкка бирелә, Выборг шәһәрендә артиллерия частенда, ә аннары Охта дары заводында хезмәт итә, капрал дәрәҗәсен ала.
1766 елда, отставкага чыгу максаты белән, Белобородов «…авыртып тора дип сылтау табып, уң аягына ясалма аксый башлый, шуның өчен лазаретка озатыла». Петербург артиллерия госпиталендә ярты ел ятканнан соң, Артиллерия канцеляриясенең карары нигезендә «аксавы аркасында канонир хезмәтеннән, үзен тәэмин итү өчен паспорт бирелеп, отставкага җибәрелә»[1].
Отставкага чыккач, Көңгер провинциясенең Богородское авылына төпләнә, Көңгер посад кешесе кызы Ненила Елисеевага өйләнә, «үз йорты белән яшәп, балавыз, бал һәм башка товарлар белән сату итә»[1].
Күтәрелештә катнашуы
Пугачёв күтәрелеше башлангач, Белобородов прапорщик Дьяконовның хөкүмәт командасына чакырыла, әмма чакырудан соң ук Белобородов команданы ташлап үз өенә кайта. 1774 елның 1 гыйнварында Богородскоега мишәр полковнигы Канзафар Усаев отряды вәкилләре килә, Пугачёвның указларын һәм манифестларын укый. Авылдашларының бер өлеше белән Белобородов Усаев отрядын каршыларга чыга, авылда тукталып торган вакытта башкорт полковнигын үз йортына урнаштыра. Усаев үз отрядына Богородскоедан 25 кешене кабул итә, алар үзләренең башлыгы итеп Белобородовны сайлыйлар. Отряд Демидовларның Суксун заводына юл тота, аны басып ала, завод канцеляриясенең бөтен документациясен, шул исәптән 54 мең сумлык бурыч кәгазьләрен дә юк итә. Күтәрелешчеләр шул ук вакытта завод корылмаларына тими. Усаев Белобородов отрядын кешеләр белән тулыландыра һәм аңа йөзбашы дәрәҗәсе бирә. Аннары Бисерт һәм Ревда заводлары, 6 гыйнварда Ачит кирмәне басып алына. Бу вакыттан башлап Белобородов отряды мөстәкыйль хәрәкәт итә башлый[1].
18 гыйнварда Белобородовның отряды (саны 600 кешегә кадәр арта) сугышсыз гына Билимбай заводын ала һәм 1774 елның 19 гыйнварында Демидовларның Шайтан тимер эшкәртү заводларын үз хәрәкәтләренең төп базасы итеп куллана. Завод кешеләре Белобородов отрядын икмәк-тоз белән каршы алалар, аның карамагына 2 мең пот арыш оны тапшыралар. Белобородов, хөкүмәт гаскәрләренең хәрәкәтләре турында мәгълүмат җыю максаты белән, бөтен юллар буенча сакчылар җибәрә. Шуның нәтиҗәсендә күтәрелешчеләр алардан Шайтан заводларын кире тартып алу омтылышларын кире кага ала[2]. Билимбай заводы язучысы Верхоланцевның истәлекләре буенча, 20 гыйнварда Белобородов Талицы авылы янында хөкүмәт командасы белән булган бәрелештә «үзенең туплардан ату осталыгы белән барысын да таң калдыра»[3]. 23 гыйнварда Шайтан заводларына поручик Костин командованиесендә 7 туп белән 476 кешелек отряд җибәрелә. Офицерларның рапортына ярашлы, бу бәрелештә пугачёвчылар остасыз аталар, «урман өсләренә һәм ботакларга гына тидерәләр», әмма тере көчтәге өстенлек шулкадәр зур була — Костин чигенүне кулайрак күрә[2][4].
29 гыйнварда Белобородов Уткинск казна заводына килеп җитә, җирле руханига завод халкын «Пётр Фёдорович»ка ант иттерергә боерык бирә, Белобородов отрядына заводның 200 крестьяны кушыла. 1 февральдә Белобородов отряды Уралның иң эре металлургия заводларының берсе — Демидовларның Уткинск заводына һөҗүм итә. Завод ур һәм дивар белән әйләндереп алынган була, алар ышыгында 15 туп белән 1000 кешелек хөкүмәт отряды саклана. Заводны яулап ала алмыйча, Белобородов акрынлап аңа баручы барлык юлларны кисә, отряд өчен лагерь сыйфатында Курьи авылын били. 9 февральдән каты штурм башлана, ул өч көн дәвамында туктамый һәм 11 февраль киченә заводны алу белән тәмамлана. Уткинск заводында 700 кешелек отряд калдырып, Белобородов Шайтан заводларына кайта[2][4]. Шул ук вакытта Белобородов Көңгерне штурмлау өчен үз отрядының бер өлешен җибәрүдән баш тарта һәм моны Екатеринбургны яулап алырга әзерләнүе белән аңлата: «...минем янымда булган армия Екатеринабургны баш идерер өчен хәзер төрле урыннарга таралган, шуңа күрә җибәреп булмый». Шулай да, Белобородов Көңгер янындагы отрядлар белән артиллериясен уртаклаша: башта «дүрт зур туп, шулай ук ядрәләр һәм картечь», аннары тагын «шундый ук алты туп» җибәрә[5].
Басып алынган заводларда Белобородов корал җитештерүне оештырып карый, мәсәлән, Ревда заводында сөңге һәм кылычлар чүкү өчен 500 потка якын тимер тотыла, әмма корал җитмәү хәлен рәтли алмыйлар. Бу вакытта Екатеринбургка Себер корпусы командиры Деколонгтан ярдәм килеп җитә — секунд-майор Фишер командованиесе астында ике регуляр рота. Фишер барлык булган «беркетелгән казаклар»ны (рус. приписные казаки) җыеп, 14 февральдә Белобородовны Шайтан заводларыннан бәреп чыгара һәм аларны тулысынча яндырып, күтәрелешчеләрне Екатеринбургка иң якын һәм үзләштерелгән базаларыннан мәхрүм итә. Шул ук вакытта майор Гагрин командованиесендәге башка хөкүмәт отряды күтәрелешчеләрне Көңгер, Ачит кирмәне һәм Бисерт заводы янында тармар итә һәм 26 февральдә пугачёвчыларны Уткинск заводыннан бәреп чыгара. 29 февральдә Белобородов Уткинск заводын кире кайтарырга омтыла, әмма вылазка ясаган Гагрин отрядыннан җиңелә, чигенгәндә Багаряк бистәсе, 1 мартта Каменский һәм 12 мартта Касли заводлары янында алга таба да җиңелүләргә дучар була. Язгы юлсызлыктан файдаланып, Белобородов отряды эзәрлекләүчеләрдән отрылып кала ала һәм ял итү өчен Сатка заводын били[1].
1774 елның апрелендә Пугачёв, гаскәрләре Оренбург янында тармар ителгәч, Көньяк Уралдагы барлык күтәрелешчеләр отрядларына аның белән кушылырга хәрәкәт итәргә куша. Әмма язгы юлсызлык һәм елгалар ташуы моны май башына кадәр эшләргә мөмкинлек бирми. Бары тик 7 майда гына Белобородов отряды алгы көнне пугачёвчылар тарафыннан алынган Магнитная кирмәнендә Пугачёвның төп армиясе белән кушыла.
1774 елның 15 июлендәге Казан янындагы сугышта Пугачёв армиясе тармар ителгәннән соң, Белобородов әсирлеккә алына һәм Казанга китерелә, анда аны тикшерү комиссиясе җитәкчесе Павел Потёмкин сорау ала. Ул 100 чыбык сугуына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. Белобородовны 1774 елның 5 сентябрендә Мәскәүдә, Болотная мәйданында җәзалап үтерәләр.
Матур әдәбияттагы образы
«Пугачёв тарихы» (рус. «История Пугачёва») хезмәтен язган чорда Белобородов исеме Александр Пушкинны алдан кызыксындырмый, һәм шагыйрьнең эш язмаларында аның исеме беренче тапкыр Николай I китапның вариантын бастырырга рөхсәт биргәннән соң гына пәйда була.
Александр Пушкин «Фетнә турында искәрмәләр»енә (рус. «Замечания о бунте») шундый язма кертә:
Иван Наумов улы Белобородов, отставкадагы канонир, Пугачёв ягына 1773 елда чыга, аның тарафыннан полковник һәм поход атаманы, ә аннары 1774 ел башында — өлкән гаскәр атаманы һәм фельдмаршал итеп куела. Рәхимсез булган, укый-яза белгән, шайкаларда катгый тәртип саклаган.
Пугачёвчыларның тикшерү эшләре белән таныша алмагач, Пушкин Рычков, Любарский язмаларындагы, Дмитриев риваятьләре язмасындагы һәм Бантыш-Каменский мәкаләсе конспектындагы төгәл булмаган мәгълүматларга, аерым алганда, Белобородовның Пугачёв белән Оренбургны камаган чорда ук таныш булуы һәм Подуров белән бергә «Пугачёвның язма эшләрен алып баруы», таяна. Күтәрелеш чорында 32 яшьтә булган отставкадагы капрал биографиясенең күп кенә детальләрен Пушкин белми һәм «Капитан кызы»нда пугачёвчы «фельдмаршал»га түбәндәгечә сыйфатлама бирә: «Аларның берсе, чал сакаллы ябык һәм бөкре гәүдәле карт, соры әрмәк өстеннән иңбашы аша салынган зәңгәр тасмасыннан гайре бернинди истә калырлык үзенчәлеккә ия түгел».
Белобородов Михаил Лермонтовның «Вадим» исемле тәмамланмаган романында искә алына. Алексей Ивановның «Фетнә алтыны» (рус. «Золото бунта») романында аның исеме күп тапкыр очрый.
В. Я. Шишковның «Емельян Пугачёв» тарихи романында катнаша[6].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Лимонов—Белобородов, 1974
- ↑ 1 2 3 Андрущенко, 1969
- ↑ Трусов В. Невольник Пугачёвского бунта // Уральский следопыт. — 2004. — № 3. — С. 50—53. Архивировано 13 август 2016 года.
- ↑ 1 2 Мавродин, т.II, 1966
- ↑ Овчинников, 1975
- ↑ Шишков В. Я. Емельян Пугачёв. — Москва: Азбука, 2021. — Т. комплект 2 тома. — 1584 с. — (серия Русская литература. Большие книги). — ISBN 978-5-389-19883-8.
Әдәбият
- Аксенов А. И., Овчинников Р. В., Прохоров М. Ф. Документы ставки Е. И. Пугачёва, повстанческих властей и учреждений / отв. ред. Р. В. Овчинников. — Москва: Наука, 1975. — 524 с. — 6600 экз.
- Андрущенко А. И. Крестьянская война 1773—1775 гг. на Яике, в Приуралье, на Урале и в Сибири. — М.: Наука, 1969. — 360 с. — 3000 экз.
- Дубровин Н. Ф. Пугачёв и его сообщники. Эпизод из истории царствования Императрицы Екатерины II. — СПб.: Типография Н. И. Скороходова, 1884. — Т. II. — 424 с.
- Дубровин Н. Ф. Пугачёв и его сообщники. Эпизод из истории царствования Императрицы Екатерины II. — СПб.: Типография Н. И. Скороходова, 1884. — Т. III. — 416 с.
- Крестьянская война в России 1773—1775 годах. Восстание Пугачёва / отв. ред. В. В. Мавродин. — Л.: Издательство Ленинградского университета, 1966. — Т. II. — 512 с. — 2000 экз.
- Крестьянская война в России 1773—1775 годах. Восстание Пугачёва / отв. ред. В. В. Мавродин. — Л.: Издательство Ленинградского университета, 1970. — Т. III. — 488 с. — 1500 экз.
- Лимонов Ю. А.. Иван Наумович Белобородов // Пугачев и его сподвижники. — М.-Л.: Наука, 1965. — 138 с.
- Лимонов Ю. А., В. В. Мавродин, В. М. Панеях. Иван Наумович Белобородов // Пугачёв и пугачёвцы. — Л.: Наука, 1974. — С. 74—111. — 187 с.
- Мартынов М. Н. Пугачевский атаман Иван Белобородов. — Пермь: Перм. кн. изд-во, 1958. — 60 с. — (Замечательные люди Прикамья).
- Протокол показаний Ивана, Наумова сына, Белобородова в Секретной комиссии 30 июля 1774 г. // Пугачёвщина. Из следственных материалов и официальной переписки. — М. — Л.: Государственное издательство РСФСР, 1929. — Т. II. — С. 325—335.
- Светенко А. С. Воспоминания участника Пугачевского восстания Д.В. Верхоланцева как исторический источник // Исследования по источниковедению истории СССР дооктябрьского периода : сборник статей / отв. ред. Буганов В. И.. — М.: Академия наук СССР, Институт истории СССР, 1986. — С. 224—242.
- Трусов В. Невольник Пугачёвского бунта // Уральский следопыт. — 2004. — № 3. — С. 50—53.