Иван Кабушкин
Иван Константинович Кабушкин (15 февраль 1915, Малаховцы, Новогрудок өязе[d], Минск губернасы, Россия империясе — 1943) — совет хәрби хезмәткәре, Советлар Союзы Герое Герое (1965, вафатыннан соң), Бөек Ватан сугышы елларында Минск партизан яшерен оешмасында катнашучы[1].
Тормыш юлы
Иван Кабушкин 1915 елның 15 февралендә Малаховцы авылында (хәзерге Белоруссиянең Брест өлкәсе, Барановичи районы) туа. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Кабушкиннар гаиләсе эвакуацияләнә. Каты авырудан соң әтиләре вафат була, тол калган әнисе ике бала белән Чабаксарга күченә[2]. 1915–1935 елларда Казанда яши[1]. Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлагач, И. Кабушкин трамвай йөртүчесенә укый һәм ике ел белгечлеге буенча эшли[2].
1935 елдан Кызыл Армиядә хезмәт итә; 1938 елда кече лейтенантлар курсларын тәмамлый[2]. 1939 елда Халхин-Голдагы сугышта һәм Кызыл Армиянең Польша явында катнаша. 1940 елда Совет-фин сугышында яралана[1].
1941 елда лейтенант дәрәҗәсендә СССРның көнбатыш чигендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башында, камалышка эләгеп, әсирлеккә төшә. Минск шәһәрендәге хәрби әсирләр лагерена эләгә, җирле халык ярдәме белән кача һәм оккупацияләнгән Минскта яшерен оешманың оператив төркеме белән җитәкчелек итә, 208 нче партизан отрядының разведка башлыгы ярдәмчесе була[2][1].
1941 елның көзендә хәрби төркем башында разведка һәм диверсия операцияләрен башкара, дошман автомашиналарына һөҗүм ясый. Минск яшерен оешмасы җитәкчелеге һәм партизан отрядлары һәм бригадалары командованиесе биреме буенча корал, сугыш кирәк-яраклары, медикаментлар таба, үлем лагерьларыннан кешеләрне коткара. Аның Жан, Бабушкин, Сашка, Назаров кебек яшерен кушаматлары була. 1942 елның маеннан Коммунистлар партиясе Минск яшерен шәһәр комитетының дошман агентларына һәм провокаторларына каршы көрәш буенча оператив төркемен җитәкли. Легаль булмаган әдәбият бастырып чыгаруда һәм таратуда катнаша[2].
Шулай ук Минск чикләреннән тыш та разведка һәм диверсия операцияләре белән җитәкчелек итә, аерым алганда Барановичи өлкәсендә дошман аэродромын табуда һәм Минск–Логойск һәм Минск–Столбцы трассаларында засадалар оештыруда катнаша[2].
1943 елның 4 февралендә хәрби бирем үтәгәндә гестапо тарафыннан кулга алына, төрмәдә һәлак була[3].
1965 елда Иван Кабушкинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлеменнән соң)[2].
Бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале;
- Ленин ордены[3].
Хәтер
- И. К. Кабушкин хөрмәтенә Барановичи районының Торбалово бистәсе Кабушкина дип үзгәртелә.
- Һәйкәлләр:
- Геройның туган ягында;
- Барановичи районының Мирный бистәсендә.
- Мәктәпләр:
- Барановичи шәһәре — 12 нче урта мәктәп.
- Урамнар:
- Минск — урам һәм тыкрык;
- Барановичи;
- Казан (Вознесенское бистәсе).
- Ул эшләгән Казандагы трамвай депосы. Берләшкән шәһәр электр челтәрләре предприятиесенең Казан коммуналь предприятиесе идарәсе бинасы янында һәйкәл буларак № 24 трамвай вагоны (сугышка кадәр Кабушкин шунда эшләгән) куела. Ул 1999 елда йөрешле итеп торгызыла, ә 2010 елда яңадан «Метроэлектротранс» МУП идарәсенең яңа бинасы янында һәйкәл итеп куела. Казан шәһәр электр транспорты музеенда аңа багышланган материаллар саклана[1].
- Башка объектлар:
- Барановичи шәһәренең 12 нче урта мәктәбендә һәм Барановичи районы Ястрембель мәктәп-интернатында аңа багышланган музейлар ачыла;
- Белоруссия дәүләт Бөек Ватан сугышы тарихы музеенда Геройга багышланган стенд бар;
- Иван Григорьевич Новиков Иван Кабушкинга («Жан»га) һәм аның хәрби иптәшләренә «Минск фронты» (рус. «Минский фронт») трилогиясенең беренче китабын («Руины стреляют в упор») багышлый;
- Виталий Четвериков 1970 елларда «Беларусьфильм» киностудиясендә «Руины стреляют…» 6 серияле телевизион сериалын төшерә, Иван Кабушкин ролендә Игорь Ледогоров уйный;
- Шамил Рәкыйпов «Син каян, Жан?» (рус. «Откуда ты, Жан?») документаль повестен яза (1969 елда — татар телендә, 1974 елда — рус телендә).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Кабушкин Иван Константинович. Татарская энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Герой Советского Союза Кабушкин Иван (рус.). warmuseum.by. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Кабушкин Иван Константинович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз.
- Всенародная борьба в Белоруссии. 3 т. Минск. 1983.
- Люди легенд. Выпуск 4. М., 1971.
- Партийное подполье в Белоруссии, 1941—1944. Минск, 1984.
- Откуда ты, Жан? -документально-литературная повесть. Казань, 1969 г. (на тат.яз.) Ш. Ракипов, Татарское книжное издательство. (Перевод на рус.яз. в 1974 г. и 1987 г.) ИБ № 4727, Казань.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Иван Кабушкин