Илгиз Азизов

Илгиз Азизов, Илгиз Энгель улы Азизов, рус. Азизов Ильгиз Энгелович (11.03.1980, Чаллы) – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары (2005-2006), «ВымпелКом» ААҖ корпоратив бизнес буенча директоры (Казан, 2010; Абакан, 2011).

Тәрҗемәи хәле

1980 елның 11 мартында Чаллыда туган. «инженер-система технигы» белгечлеге буенча А.И. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлаган (2003).

Хезмәт юлы

  • 2002-2003 «ВИП-Үзәк» ҖЧҖ коммерция директоры.
  • 2003-2005 «Таттелеком» ААҖ маркетинг бүлеге башлыгы, мәгълүмати технологияләр үзәге башлыгы, генераль директор урынбасары.
  • 2005-2006 Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары. «Россия балалары» федераль махсус программасы проекты нигезендә Татарстан мәктәпләрен Интернетка тоташтыру эшен оештыруда катнаша.
  • 2007-2010 «Татинтелком» ЯАҖ генераль директоры.
  • 2010 «ВымпелКом» ААҖ Казан филиалы корпоратив бизнес буенча директоры.
  • 2011 елның августыннан «ВымпелКом» ААҖ Себер регионы корпоратив бизнес буенча директоры[1].

2008 MBA CIO квалификациясе бирелгән (мәгълүмат менеджменты).

Сылтамалар

Искәрмәләр