Илгиз Гыймранов

Илгиз Вәгыйз улы Гыймранов (1960, СССР, ТАССР, Казан) - рәссам.

Тәрҗемәи хәле

Илгиз Гыймранов - Россиянең танылган арт-бренды булган рәссам

1960 елда Казанда туган.

1978-1986 елларда рәссам Илдар Ханов остаханәсендә эшли (мозаика, скульптура, монументаль рәсем сәнгате)

1987 елда Казанда беренче дәүләтнеке булмаган «АРСЕНАЛ» сәнгать галереясенә нигез салучы һәм арт-директоры була.

1992 елдан ирекле рәссам. Россиядә һәм чит илләрдә күпсанлы күргәзмәләр һәм арт-проектларда катнаша.

2017 елда принципиаль яңа урбанистик сәнгать концепты — «Хрущевочки» эшләр сериясе барлыкка килә.

Соңгы еллардагы күргәзмәләре

2018 ел «Khrushchev ' s Thaw. The Housing I Loved» Лондонда Россотрудничество вәкиллегендә

2018 ел «Вам бы здесь побывать» күргәзмәсе Татарстан Республикасы Милли музеенда

2019 - «Хрущевочки» күргәзмәсе

2019 - «Ковчег» галереясендә «Ближний космос» күргәзмәсе, Мәскәү

2020 - «Ковчег» галереясендә «Барахлит городок» күргәзмәсе, Мәскәү

Чыганаклар