Илдар Сибгатуллин

Илдар Сибгатуллин (Илдар Вәгыйзь улы Сибгатуллин, рус. Ильдар Сибгатуллин; 27 сентябрь 1988, Нурлат, Татарстан АССР) — Илдар Авто–подбор исеме астында билгеле Россия блогеры, автоэксперт, эшмәкәр, видеоблогер. Клиентлар өчен кулланылган автомобильләр сайлау белән шөгыльләнүче компанияләр төркеме җитәкчесе. Ул YouTube, Rutube, ВКонтакте, Дзен платформаларында автомобильләрне төзәтү турында видеолар, видеокүзәтүләр, тест–драйвлар чыгара[1].

Тормыш юлы

Илдар Сибгатуллин 1988 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасының Норлат шәһәрендә туа. Әтисе — Вәгыйзь Сибгатуллин, математика укытучысы, әнисе — Елена Сибгатуллина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Самара дәүләт техник университетына укырга керә, анда нефть–газ эшен өйрәнә. 2009 елда Мәскәүгә күчә һәм автосервисларда эшли башлый[2].

2013 елда Сибгатуллин клиентлар өчен тотылган автомобильләр сайлау белән шөгыльләнә башлый. Ул вакытта мондый тәкъдимнәр Россия автомобиль базарында бик аз була, һәм бизнес тиз үсә. Компания Россия төбәкләрендә 35 филиал ача. Хезмәткәрләр автомобильләргә 105 параметр буенча диагностика ясый, шулай ук автостраховка һәм юридик ярдәм күрсәтү хезмәтләре тәкъдим итә[3].

Блогерлык

2011 елның 7 гыйнварында Илдар Сибгатуллин «Ильдар Авто–Подбор» YouTube–каналын ача. Әмма блогер беренче видеоларын 2015 елда гына урнаштыра башлый. Porsche, Audi һәм Volkswagen машиналарын сайлау белән бәйле роликлар интернетта миллионлаган караулар җыя.

undefined

Блогында Илдар тотылган автомобильләр сатып–алу, автомобильләрне сатып алыр алдыннан тикшерү, сату–алу сөйләшүләре алып бару, кайсы модельләрне сайлап алырга кирәклеге турында сөйли.

2024 елда Илддар «Вписка» интернет–шоуында катнаша. Алып баручы Василий Трунов Сибгатуллинга «Авто–подбор» офисына кунакка килә, анда алар команда эше һәм проектның оешуы турында сөйләшәләр. Аннары алар Норлатка баралар, Илдарның әтисе белән аралашалар. Сәяхәт вакытында блогер үзенең балачагы, үсмер еллары һәм аны автомобиль сайлау һәм блогерлыкка китергән беренче адымнары турында җентекләп сөйли[4].

2025 елда рэпер Бастаның «Вопрос Ребром» шоуында катнаша. Илдар төрле бәя категорияләрендә автомобиль сайлау буенча киңәшләре белән уртаклаша, Кытай машиналарын тәнкыйтьли, заказ белән ясалган уңайлы обзорлар турындагы имеш-мимешләрне кире кага. Блогер үзенең 20 юл–транспорт һәлакәтенә эләккәнен сөйли. Илдарның сүзләренә караганда, аларның күбесе ул нәрсәгәдер игътибарын читкә юнәлткән вакытта була.

Илдар Сибгатуллинга «Ильдар Авто-Подбор» каналын алып барырга Вячеслав Паруков булыша[5]. 2025 елның 11 маенда Паруковның дөньядан китүе турында билгеле була. Ул реанимациядә ике яклы пневмониядән үлә[6].

undefined

Гаилә

Өйләнгән. Илдар Сибгатуллин әйтүенчә, ул хатынының иминлеге өчен шәхси тормышы турында сөйләми[2].

Бүләкләр

2019 елның 15 гыйнварында «Ильдар Авто–Подбор» YouTube–каналы «Алтын төймә» (1 000 000 язылучы) ала[4].

Хәйрия

2021 елда Илдар Сибгатуллин юл һәлакәтеннән зыян күргән Воронеж өлкәсенең бер кешесенә Kia Picanto автомобиле бирә[7].

2022 елда ул Воронеждан булган тол ханымга ярдәм итә, аңа Volkswagen Golf Plus автомобилен тапшыра[8].

2026 елда Ильдар Авто-Подбор командасы аякларын югалткан Төмән өлкәсендә яшәүче Павел Васькинга Renault Sandero автомобиле бүләк итә һәм бу хакта видео чыгара. Ләкин тиздән бу роликны ябалар — Васькинның элек мошенниклык эшендә катнашуы ачыклана, блогерлар видеоны төшергән вакытта бу турыда белми[9].

Кызыклы фактлар

  • Илдар спорткараларны һәм суперкарларны яратмый. Ул стандарт, граждан һәм массакүләм модель машиналарга өстенлек бирә.
  • Илдар Volkswagen Touareg NF, Toyota Camry XV30, Ford Mustang V, Skoda Octavia A5, Mercedes-Benz CLK W209, Jeep Grand Cherokee WK, Shelby Cobra, Fisker Karma репликасы маркалы машиналарга ия.

Искәрмәләр

  1. Официальный сайт компании Ильдара по подбору автомобилей с пробегом. Мы находим ликвидные автомобили с пробегом с гарантией (рус.). Авто-подбор.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
  2. 1 2 Ильдар Сибгатуллин (рус.). Биограф. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
  3. Ильдар Авто-подбор – биография, фото, личная жизнь, сейчас (рус.). Biogr. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
  4. 1 2 Ильдар Автоподбор (Ильдар Сибгатуллин) (рус.). 24СМИ. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
  5. Умер блогер-миллионник Слава Паруков. Чем он был известен (рус.). РБК (13 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 ноябрь 2025.
  6. В реанимации умер 37-летний блогер-миллионник Слава Паруков (рус.). Российская газета (14 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 ноябрь 2025.
  7. Блогер-миллионник подарил иномарку пострадавшему в ДТП воронежцу (рус.). Комсомольская правда в Воронеже (29 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
  8. Популярный автоблогер Ильдар Сибгатуллин подарил иномарку воронежской матери-одиночке с больным сыном (рус.). Комсомольская правда в Воронеже (25 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
  9. Радик Енчу. Команда известного блогера подарила тюменскому инвалиду автомобиль. Это обернулось скандалом. 72.RU (21 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә