Имам Мөхәммәд Габделваһһаб мәчете

Имам Мөхәммәд Габделваһһаб мәчете, шулай ук Катар дәүләт мәчете (гарәп. مسجد محمد بن عبد الوهاب‎) — Катар башкаласы Доха шәһәрендә урнашкан мәчет — илдә ислам дине һәм мөселман мәдәниятенең символы. Иң зур мәчетләрнең берсе (берьюлы 30 мең кешене сыйдыра ала). Согуд Гарәбстанына һәм ваһһабичылык хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе имам Мөхәммәд Габделваһһаб  [ингл.] (1703—1792) исеме белән аталган.

Тарих

Мәчет 2011 елда Катар әмире шәех Тәмим бин Хәмәд әс-Сани  [ингл.] катнашында ачылган. Мәчет хәзерге заман ислам архитектурасының матур үрнәге булып тора.

Архитектурасы

Мәчетнең гомуми мәйданы 175,164 кв. метр. Мәчет берьюлы 30 000 кешене сыйдыра. Үзәк залда 11 мең ир-ат, махсус корпуста 1 200 хатын-кыз намаз укый ала. Мәчетнең 3 төп ишеге һәм ян-яктан 17 керү юлы бар. 28 зур гөмбәз үзәк залны, 65 гөмбәз тышкы дүртпочмакны каплый. Бер манарасы бар.

Сылтамалар

Искәрмәләр