Имам әс-Сәрахси

Имам әс-Сәрахси, Әбү Бәкер Мөхәммәд ибн әбү-Сәхәл Әхмәд әс-Сәрахси (фар.  محمد بن احمد بن ابي سهل ابو بكر السرخسي) — XI гасырда яшәгән хәнәфи мәзһәбе фәкыйһы.

Тәрҗемәи хәле

1009 елда Үзәк Азиядә, Мавараэннәһердә (хәзерге Төркмәнстан-Иран территориясендә) туган. Бөек галим һәм вәгазьче имам әс-Сәрахси Үзәк Азиядә хәнәфи мәзһәбен тараткан һәм имам Әбү Хәнифә тәгълиматын үстерүгә зур өлеш керткән. Әс-Сәрахси — берничә дини китап авторы[1].

Китаплары

  • Усул Әл-фикһ, Каһирә 1372 / 1953 — ислам юриспруденциясенә багышланган. Бу эшне язу өчен әл-Сәрахси күп төрле чыганаклардан, шул исәптән имам Шәфигый хезмәтләреннән файдаланган.
  • Китаб Әл-Мабсут, Бәйрут 1406 / 1986 — Мөхәммәт әл-Шәйбани хезмәтләренә таянып язылган Мөхәммәд бине Әл-Мәрвәзи мөхтәсарына аңлатмалар .
  • Шәрех Әл-Сияр Әл-КәбирМөхәммәт әл-Шәйбанига  [ингл.] хезмәтләренә шәрех.

Яңа тарих

Сылтамалар

  1. Şerafeddin Kalay. Muhammed İbn Ahmed es-Serahsî [төр.]
  2. al-Sarakhsi, Muhammad ibn Ahmad. The Biographical Encyclopaedia of Islamic Philosophy. ISBN 9780199754731 [ингл.]

Искәрмәләр