Ирек Кашапов (1984)

Ирек Кашапов, Ирек Рафис (Рәфис[1]) улы Кашапов (1984 елның 27 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Саклаубаш) ― драма актеры, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты (2009 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2021).

Тәрҗемәи хәле

1984 елның 27 маенда Татарстан АССР Сарман районы Саклаубаш авылында туган. Әтисе ― Рафис Гыйззәтулла улы (2019 елның 29 гыйнварында вафат [2]), әнисе ― Рәмзия[3]. Ирек Казан театр училищесын (2005), Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык факультетын (2009) тәмамлаган. 2009 елдан Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында хезмәт итә. Сәхнә ягымлылыгы белән аерылып торучы артист[1].

Рольләре

Музыкаль геройларны яратып уйный, төрле характердагы рольләрне оста башкара[1].

Фильмография

  • 2020 – «Прохлада глаз» (режиссер Айнур Зиннәтов) – участок хуҗасы[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Өйләнгән, баласы бар[6].

Сылтамалар