Иса
Иса (рус. Большая Поляна) — Мордовиянең Кадошкин районына керүче татар авылы. Авыл 17 гасырда телгә алына. Авылга нигезне Темников татарлары салган. Биләмәләре тирә-як рус һәм мукшы авылларын колачлаган. Шуңа күрә авылның икенче исеме — Зур Алан. Насакан-Потьма авылы белән бер авыл советы тәшкил итә.
Сыйфатлама
Тарихи белешмә
1763 елда биредә татарлар белән бергә 30 рус, морза Семен Еналеев коллары яшәгәннәр.
1869 елга авылда 200 йорт булган. Инкыйлабка кадәр авыл бай яшәгән. Ул чакта авыл өч өлеш, 3 авылга бүленгән: Нагур, Кече Иса, Олы Иса. 1913 елда 339 хуҗалыкта 2 497 кеше яшәгән. Хуҗалыкларда 431 алаша исәпләнгән, атсыз хуҗалыклар 87 булган. 447 сыер һәм тана, сыерсыз хуҗалыклар - 47. 3 мәктәп, 3 икмәк кибете, 2 янгын сүндерү машинасы, җил тегермәне, 3 май ясау аппараты, сарык тиреләрен эшкәртүче завод, 4 тимерчелек, 4 пекарня, 9 кибет булган һәм волость үзәге урнашкан.[2] Усман-бай Килдиев төзегән 200 урынлык волость хастаханәсе, 1906 елда ачылган казна мәктәбе.
Танылган шәхесләр
- Усман-бай Кильдеев (1843-1918), иганәче, Рәшит Сюняевның бабасының атасы.
- Гыйниятулла Капкаев (1856-1930), мөселман дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Оренбург мөселман диния нәзарәте (1893-1917) казые.
- Сөләйман Еналеев (1894-1938), офтальмолог, Татарстанның сәламәтлек саклау комиссары, КДМИ ректоры.
- Хәмзә Долотказин (1890-1979), укытучы, Пенза татар педагогия техникумы һәм Камышлы татар педагогия училищесы директоры.
- Абдулла Кротов (1919-2005), татар фольклорын саклаучы.
- Рива Седелкина (Рюдиссер, тәхәллүсе Галия Шәрәфи) (1947 елда туган), Азатлык радиосы дикторы.