Иске Собхангол (Бөрҗән районы)

Иске Собхангол [3] (баш.  Иҫке Собханғол, рус. Старосубхангу́лово) – авыл, Башкортстан Республикасы Бөрҗән районының һәм Иске Собхангол авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны ― 3700 (1989), 4609 (2010), 5245 кеше (2021).[4]

Почта индексы — 453580. Телефон коды: +7 34755. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80 219 825 001.[5]

Урнашуы

Авыл Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районы, Көньяк Уралның иң аз үзләштерелгән үзәк өлешендәге Бөрҗән районының көньяк-көнчыгышында, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 340 км, Магнитогорскидан 150 км ераклыкта[6], Алакуян елгасы Агыйдел елгасына койган урында урнашкан.

Авыл уннарча километрга сузылган һәм берничә микрорайонга бүленгән: Үзәк, Базал микрорайоны (җирле халык Финляндия дип атый), Каентуш (Каин-Туш)[3] һәм Агыйдел бистәсе (урман хуҗалыгы бистәсе).

Транспорт

Белорет, Сибай, Уфага автобус йөри. Кагы — Иске Собхангол, Зилаер — Кананикольское — Иске Собхангол, Иске Собхангол — Морак, Иске Собхангол ― Баймак автомобиль юллары уза.

Куйбышев тимер юлының Башкортстан регионы Белорет станциясенә кадәр ― 145 км.

Тарих

Иске Собхангол авылы (әүвәлге исеме Алакуян тамагы (баш. Алағуян тамағы) Янсары (Собхангол) авылыннан бүленеп чыга. 1816 елда Ырынбур губернасы Верхнеурал өязеннән 22 кеше гаиләләре белән яңа урынга – Янсары (Собхангол) хуторына күчереп утыртылган булган. 1850-1859 елларда Иске Собхангол авылы барлыкка килә: берничә генә өйдән торган хутор авылга әйләнә. 1866 елда 30 хуҗалыкта 189 кеше яшәгән.[7]

1925 елда Иске Собхангол авылында башлангыч мәктәп ачыла. Беренче укытучы – Зилаер кантоныннан Оркыя Ишмурзина. 1934-1935 елларда мәктәп җидееллык (ТБУМ), 1937 елдан урта мәктәп итеп үзгәртелгән. 1979 елда ике катлы кирпеч бина төзелә. 2016 елда интернатлы яңа бина ачыла.[8]

1930 елда БҮБК президиумы карары белән кантоннар системасы бетерелгәч, Башкортстан АССРда Зилаер кантонының Тамьян-Түнгәвер, Бөрҗән волостьлары һәм Стәрлетамак кантоны Макар һәм Арыслан волостьлары җирләрендә Бөрҗән районы барлыкка килә, 1935 елдан район үзәге – Иске Собхангол (аңа кадәр Яңа Собхангол) авылы.[9]

Авылда «Марс» күмәк хуҗалыгы оештырылган булган.[10]

Халкы

2020 елгы җанисәп буенча, авылда 5245 кеше яшәве билгеле.

Халык саны
2002[11]2009[12]2010[13]
4343↗48 720↘4609

Милли состав

2002 елгы җанисәп буенча, күпчелек милләт — башкортлар (92,3 %).

Дин

Файл:Әбделмән мәчете.jpg
Авылның иң беренче төзелгән «Әбделмән» мәчете
  • «Әбделмән» мәчете. 1996 елда авыл читендә бүлеп бирелгән урында Әбделмән Госман улы Изгин тырышлыгы белән төзелгән, гыйбадәтханә аның хөрмәтенә «Әбделмән» дип аталган.[14]
  • «Фуркан» мәчете. 2014 елда авылның үзәгендә, Мәдәният сарае янәшәсендә, Агыйдел ярында бүлеп бирелгән җирдә нигезләнгән гыйбадәтханә.[15]
  • «Мөҗәвир хәзрәт» мәчете [16]

Икътисад, социаль өлкә

Икътисадта урман сәнәгате производствосы әйдәп баручы позицияне били. Территориядә агач әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре эшли. Азык-төлек сәнәгатенең җирле әһәмияттәге берничә предприятиесе, музейлар, мәчетләр, 1958 елда нигез салынган Башкортстан дәүләт табигать тыюлыгының үзәк утары бар.

Шәхесләр

Галерея

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 ОКТМО (рус.)
  2. ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  3. ↑ 1 2 Ләйсән Якупова. Яңа парк күз явын алып тора! «Кызыл Таң», 15.05.2022
  4. ↑ ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  5. ↑ Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2022. Архивировано 20 апрель 2021 года.
  6. ↑ Старосубхангу́лово — село, центр Бурзянского района Башкирии
  7. ↑ История с.Старосубхангулово. Сайт burzyanmuseum!
  8. ↑ История школы с.Старосубхангулово. Сайт burzyanmuseum!
  9. ↑ О районе. Официальный сайт муниципального района Бурзянский район Республики Башкортостан
  10. ↑ Караголов Р. М. История с.Старосубхангулово. Сайт burzyanmuseum!
  11. ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. Архивировано 3 февраль 2012 года.
  12. ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  13. ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2014. Архивировано 20 август 2014 года.
  14. ↑ ММРО «Абдульманово» с.Старосубхангулово Бурзянского района
  15. ↑ Александр Байрамов. В Бурзянском районе начато возведение новой мечети. Ufavesti.Ru, 10.09.2014 [рус.]
  16. ↑ Мечеть "Мужавир хазрат".(үле сылтама) ataisal.ru