Казан елъязмачысы

Казан елъязмачысы (рус. Казанский летописец; Казанская история; История о Казанском царстве; Сказание о царстве Казанском) — XVI йөзнең 2 нче яртысында язылган, XV—XVI йөзләрдә Казан ханлыгында һәм аның тирә-ягындагы җирлекләрдә барган вакыйгаларны яктырткан тарихи чыганак. Ул төбәк тарихын, Рус дәүләте белән Казан ханлыгы арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне, шул чорның мәдәни һәм сәяси вәзгыятен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә торган уникаль документ.

Тасвирлама

Төп нөсхасе санланмаган. XVI йөз ахыры — XVII йөзнең 1 нче утызъеллыгына караган 300 дән артык күчермәсе барлыгы билгеле. Казан университетының Фәнни китапханәсендә XVI—XIX йөзләргә нисбәтле 7 күчермәсе саклана.

Әсәрнең язылу вакыты — 1554—1555 (Г. Н. Моисеева), яисә 1564—1566 еллар (Г. З. Кунцевич)[1].

«Казан елъязмачысы»ның нигезен Казан һәм Казан ханлыгының барлыкка килү чорларыннан башлап, аларның 1552 елда рус гаскәрләре тарафыннан яулап алынуына кадәрге тарихы тәшкил итә. Чыганакта түбәндәге мәгълүматлар бирелә: Казан татарларының көнкүреше, риваятьләр. Төп идеяләренең берсе — Казанның яулануын аклау. Бу максат белән автор хикәяләүгә уйдырма эпизодлар кертә, тарихи вакыйгаларны тенденциоз рәвештә тасвирлый, Казан ханлыгы һәм казанлылар турында тискәре фикерләр әйтә. Аның тарафыннан Казанның буйсындырылуы Аллаһ җәзасы һәм гамәле тормышка ашу буларак күрсәтелә[1].

Ядкәр текстының төзелеше берничә өлештән тора:

  • Тарихи өлештә Казан ханлыгына нигез салыну, аның хакимнәре, күрше дәүләтләр белән сугышлар һәм дипломатик мөнәсәбәтләр турында сөйләнелә;
  • Халыкның тормыш-көнкүрешен тасвирлау: елъязмада ханлык җирлегендә яшәгән халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм ышанулары турында мәгълүматлар бар;
  • Казанны яулап алу: әсәрнең төп өлеше — Явыз Иванның Казанга яу белән килүе һәм шәһәрне алуы турында тәфсилле хикәя;
  • Йомгаклау: ядкәр Казанны басып алуның Мәскәү дәүләте өчен нәтиҗәләрен һәм төбәкнең алга таба үсешен тасвирлау белән тәмамлана.

Авторлык

Авторы билгесез, тексттагы мәгълүматлар буенча, ул — милләте буенча рус, егерме ел (1532 елдан 1551 елга кадәр) Казанда яши, ислам динен кабул итә, укымышлы кеше була һәм дөньяви әдәбиятны яхшы белә.

Тарихчы В. Н. Татищев фаразлавынча, әсәрнең авторы рухани Иоанн Глазатый. Рухани сүзләре буенча, ул Казанда 20 ел әсирлектә була һәм ханлыкны басып алганнан соң азат ителә. Әмма Иоанн Глазатыйның автор булуы кайбер белгечләрдә шик тудыра. Бу Казанның географиясен һәм тарихын тасвирлауда күпсанлы фактик хаталар булу белән аңлатыла. Галимнәр фикеренчә, шәһәрдә яшәгән кеше мондый хаталар ясамый[2].

Казан тарихы текстын өйрәнүче Г. Н. Моисеева китапның ким дигәндә ике авторы булу ихтималын күрсәтә. Беренче язучы беренче 49 бүлекнең авторы булып тора, алдагы бүлекләр башка, яисә башка авторлар тарафыннан язылган[3].

Ядкәрнең әһәмияте

Әлеге тарихи ядкәр Россия һәм Урта Азия тарихын өйрәнү өчен зур әһәмияткә ия. Ул Мәскәү белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләрне, хәрби бәрелешләрне, ханлыкның эчке сәясәтен һәм башка бик күп мөһим вакыйгаларны өйрәнергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, елъязма кешеләрнең көндәлек тормышы, гореф-гадәтләре, Казан ханлыгы җирлегендә төрле халыкларның һәм мәдәниятләрнең үзара ничек хезмәттәшлек итүе, яшәве турында кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булып тора.

Басмалар

Беренче тапкыр XVIII йөздә нәшер ителә.

Ф. Т. Васильевның хезмәте Казанда «Казан патшалыгы барлыкка килү турында хикәят» («Сказание о зачатии царства Казанского», 1902, проф. Н. Ф. Катанов кереш сүзе) буларак басылып чыга. Беренче фәнни басмасы Санкт-Петербург университеты магистры Г. З. Кунцевич тарафыннан эшләнә һәм «Рус елъязмалары җыелмасы»нда басыла. Соңгы тапкыр ядкәр 2000 елда Мәскәүдә чыга[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Казанский летописец. libcats.org.
  2. С.Х. Алишев. Источники и историография города Казани. — Казань, 2001. — С. 32. — 78 с. Архивланган 28 сентябрь 2007 елда.
  3. Г.Н. Моисеева. Автор "Казанской истории" // Труды отдела древнерусской литературы Института русской литературы АН СССР, IX том. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2019. Архивировано из оригинала 30 март 2019 года.

Чыганаклар

  1. [1]
  2. Моисеева Г. Н. Автор «Казанской истории» // Труды Отделения древнерусской литературы. Москва-Ленинград, 1953. Том 9.