Каргалы вулысы (Тәтеш өязе)
Каргалы (Зур Таяба) вулысы (тат. زور تاﻱابا ۋولىٰسىٰ, قارغالىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Каргалинская волость, Больше-Тоябинская волость, чуаш. Каргалы вулăсĕ, Аслă Таяпа вулăсĕ) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Кәшәл (Чуел өязе), Өлҗән (Зөя өязе), Яңа Шимкус, Әлки һәм Шәмбалыкчы вулыслары белән чиктәш булган (1890). 15 торак пунктта 12078 кеше яшәгән.[1] 1908 елга (вулыс үзәген Каргалыга күчерелгәнче) хәтле Зур Таяба вулысы дип аталган. 1920 елда Татарстан АССР составына керә, 1921 елда вулысның 7 торак пункты Чуаш АӨгә күчерелә, тагы берничә торак пункт Зөя кантонының Мәлки вулысына күчерелә. 1920-елларның беренче яртысында бетерлгән.