Карина Абдуллина

Карина Абрек кызы Абдуллина (каз. Карина Абрекқызы Абдуллина, рус. Карина Абрековна Абдуллина, 13 гыйнвар 1976, Алматы) — Россия һәм Казакъстанның эстрада җырчысы, композитор һәм актриса. Казакъстанның атказанган эшлеклесе (2013).

Тормыш юлы

1976 елның 13 гыйнваренда Алматыда һөнәри музыкантлар гаиләсендә туган. Әтисе Заур (Абрек) Ришат улы — опера җырчысы, әнисе Ольга Львова — опера театрында концертмейстер. Бабасы — Ришат Абдуллин (1916—1988), баритон, СССР халык артисты. Бабасының игезәге — Мөслим Абдуллин (1916—1996), тенор, Казакъстан ССР халык артисты. Икетуган абыйсы — Алибәк Днишев, ССРБ халык артисты. Икетуган апасы — Зөһрә Абдуллина, опера театрында концертмейстер.

6 яшендә Казакъстанның Куляш Байсәетова исемендәге республика махсус музыка мәктәбенә укырга керә, шунда 11 ел фортепьяно сыйныфында (В. Тебенихин, М. Сарсенбаева сыйныфы) белем ала. Курмангазы исемендәге Алматы консерваториясен фортепьяно (Н. Измайлов сыйныфы) буенча тәмамлый (1998).

Күп тапкырлар оркестр белән солист буларак, шулай ук вокалистлар һәм инструменталистлар белән концертмейстер сыйфатында чыгыш ясый.

14 яшеннән җырлый башлый, 17 яшендә Мәскәүдә «Утренняя звезда» бөтенсоюз телевизион конкурсында Гран-при иясе була[1].

Иҗаты

  • 11 яшендә Абай исемендәге Казакъ опера һәм балет театрында Даргомыжскийның «Су кызы» (Русалочка) операсында нәни су кызын уйный.
  • 13 яшеннән Алматы пионерлар сараенда оешкан «Квант» ВИАсында җырлый.
  • 17 яшендә Мәскәүдә «Утренняя звезда» телевизион бәйгесендә Гран-при яулый.
  • Джордж Бенсон, Ал Джерроу, Джордж Майкл, Майкл Джексон, Фил Коллинз иҗатын якын итә.
  • 2011 елда, министрлык заказы буенча, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гимны сүзләрен һәм көен яза[2].

«Мюзикола» дуэтында

1992 елдан «Мюзикола» дуэтында җырлый. Дуэт өчен җырларның күпчелеген (70 тән артык) Карина үзе яза. Елена Дединская, Нәҗип Вилданов, Карен Кавалерян, Шомишбай Сариев һәм Еркеш Шакеев белән язган җырлары бар. Гитарачы Булат Сыздыков белән Нью-Йоркта узган халыкара «Big Apple music 96» конкурсында I урын ала. Дуэт 8 альбом чыгарган[3].

Фильмографиясе

2008 — «Мостафа Шокай» (реж. Сатыбалды Нарымбетов) — баш рольдә.

Дискографиясе

  • «Девочка в платьице белом» — 1996;
  • «Иллюзия» (кассета) — 1998;
  • «Я не забуду тебя» — 2000;
  • «Арман жолдар» (сингл) — 2001;
  • «Песни» — 2002 (җыентык);
  • «Между Алматой и Москвой» — 2003;
  • «Горький шоколад» — 2004;
  • «Арман жолдар» — 2005;
  • «Musicola. The Best» (СD + DVD) — 2006;
  • «Арман жолдар» + яңа җыр «Кок орік» (яңадан бастырылган) —2007;
  • «Певица и саксофон» (башка җырчылар башкаруында Карина Абдуллина җырлары) — 2007;
  • «Как всегда» — 2008[4];
  • «Арман жолдар» + 3 яңа җыр (яңадан чыгарылган) — 2011;
  • «Voice of the Heart» — 2012;
  • «Огонёк» — 2013[5];
  • «Лучшие песни» (җыентык 2 CD-да) — 2015;
  • «Deeply in love» (Карина Абдуллина) — 2015;
  • Musicola. Коллекция (тугыз CD 1995 −2016 гг.) — 2017;
  • «Приезжай» (Карина Абдуллина) — 2018;
  • «Королева грусти» (Карина Абдуллина) — 2019;
  • «Прошлого нет» (Карина Абдуллина) — 2021;
  • «Tarot. Senior Arcana» (Karina Abdullina) — «Арканы судьбы» балетына музыка, 2021;
  • «Тугандар» (җырлар җыентыгы) — 2022;
  • «Grass Princess», Pt. 1 (инструменталь музыка) — 2023;
  • Grass Princess, Pt. 2 (инструменталь музыка) — 2023.

Шигърият

2009 — «Девушка-мечта» китабы — «Казакъстанның I президенты фонды» премиясе иясе.

Шәхси тормышы

Беренче никахы 2004 елның 5 мартында[6] һава судносы капитаны, Алматы очучы белән була[6], аерылышалар[7].

2007 елның 29 августында икенче тапкыр Казакъстанның «Меломан» компаниясенең милли проектлар департаменты башлыгы Низами Мамедовка кияүгә чыга[7][8]. 2012 елда аерылышалар[9].

Хәзерге вакытта Карина Абдуллина законлы никахта, ире — һөнәре буенча табиб[10]. 2015 елның 12 маенда Абдуллинаның улы Альберт туа[11][12].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1994 — «Иртәнге йолдыз» (Утренняя звезда) телевизион ярышы (Мәскәү) — Гран-при
  • 1996 — халыкара «Big Apple music 96» конкурсы (Нью-Йорк) — I урын
  • 2009 — «Казакъстанның I президенты фонды» премиясе
  • 2013 — Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе

Искәрмәләр

  1. Индира Сатбаева. Девушка-мечта (рус.). Газета «Вечерний Алматы». vecher.kz (13 сентябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2012. Архивировано 17 декабрь 2012 года.
  2. День рождения Карины Абдуллиной: факты о певице (рус.). Новое (13 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
  3. Шоу-бизнес йолдызлары, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-01-10 
  4. Артём Крылов. Разлука, ты разлука… (рус.). Газета «Караван». caravan.kz (9 гыйнвар 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2012. Архивировано 17 декабрь 2012 года.
  5. Низами Мамедов. Группа Musicola готовит к выходу десятый альбом (рус.). meloman.kazakh.ru (22 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2013. Архивировано 30 май 2013 года.
  6. 1 2 НП.kz Светская жизнь. www.np.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2017. Архивировано из оригинала 4 март 2017 года.
  7. 1 2 Карина Абдуллина стала женой во второй раз | Номад | 29.08.2007. www.nomad.su. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2017. Архивировано 4 март 2017 года.
  8. Алима Унгарбаева. И снова в платьице белом (рус.). Газета «Новое поколение». np.kz (31 август 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2013. Архивировано из оригинала 23 октябрь 2013 года.
  9. Татьяна Кондратович, Любовь Пистовникова, Вадим Бегун. Карина Абдуллина: «Талант определяется генами…» http://lgorod.kz/+(19 август 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 август 2014. Архивировано 26 август 2014 года.
  10. Алан ИСАЕВ. Карина Абдуллина представила общественности супруга (ингл.). express-k.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2019. Архивировано 5 ноябрь 2019 года.
  11. Nur.kz. Известная певица Карина Абдуллина родила первенца (13 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2015. Архивировано 15 май 2015 года.
  12. Оксана Василенко. Я верю только в родство душ (рус.). Время (13 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә