Квадробер
Квадробер | |
---|---|
![]() | |
Возникновение | 2020 ел |
Распространение | бөтен дөньяда |
Квадробер (лат. quattuor — «дүрт» һәм инг. aerobics — «аэробика») — квадробика белән шөгыльләнгән кеше, рәсми булмаган спорт төре, 7-14 яшьлек балалар һәм яшьүсмерләр субкультурасы. Квадроберлар хаваннарның битлекләрен киеп, шуларның хәрәкәтләрен кабатлыйлар[1].
Квадроберлар җәмгыятьтә кискен бәхәс тудыра, фикер алышуга фәлсәфәчеләр, профессиональ психологлар һәм психиатрлар, сәясәтчеләр җәлеп ителә[2].
Рәсәйдә квадроберларга кызыксыну арту белән, бизнес алар өчен товарлар җитештерә башлый. Маркетплейсларда квадроберлар өчен дә һәм аларга каршы да парфюмерия, ясалма тиредән атрибутика, азык һәм башка товарлар барлыкка килә. Субкультура өчен товар буларак бу агымга катнашы булмаган продукция дә рекламалана[3].
Тышкы кыяфәте һәм үз-үзен тотышы
Квадроберлар берәр хайван образына керәләр һәм бу образны битлекләр, ясалма тырнаклар, колак һәм койрык ярдәмендә булдыралар. Күп очракта квадроберлар костюм элементларын гына кулланалар, һәм кайсыбер катнашучылар тулысынча хайван костюмын кия[4]. Алар хайваннарның хәрәкәтләрен кабатлыйлар, башка квадроберлар белән үзара аралашалар, көтү «иерархия»сендә үзләренең урыннарын билиләр. Квадроберларның төрле элементлары бар, аларны өйрәнәләр һәм шомарталар, мәсәлән, йөгерү, сикерү, үләндә аунау. Квадробика сөючеләр үз персонажларының тарихын уйлап чыгаралар, оффлайн һәм онлайн төркемнәргә берләшәләр, очрашулар үткәрәләр, социаль челтәрләр өчен видеороликтар төшөрәләр[5] һәм үзара тәҗрибә уртаклашалар[6].
Спорт һәм субкультура
Квадроберлар урында йөгерү, каршылыклар аша сикерү кебек аэробик күнегүләр башкаралар.
Шул ук вакытта квадроберларның тышкы кыяфәте субкультура булуын күрсәтә. Мондый кушылмалык аркасында квадроберларны спортчылар яисә формаль булмаган хәрәкәт вәкилләре дип тә аерып булмый. Субкультураның тулы бер спорт дисциплинасына әверелүенә мисаллар да бар. Мәсәлән, хоббихорсинг шундыйлардан.
Квадроберлар, териандар, фурри
Квадроберларның тышкы кыяфәте фурри субкультурасына охшаган. Әммә берничә принципиаль аерма бар: квадроберлар хайваннарның хәрәкәтләрен мөмкин кадәр төгәл кабатларга тырышалар, ә фуррилар антропоморф (кешегә охшаш) хайваннарны сурәтлиләр. Квадроберлар аэробика белән шөгыльләнәләр, фуррилар исә үз образларын иҗат өчен кулланалар[7]. Квадроберлар арасында терианнар яисә териантроплар (үзен хайван дип таныган затлар) да очрый[8].
Популярлык феномены
«ВКонтакте» социаль челтәрендә квадроберлар өчен беренче төркем 2022 елның мартында барлыкка килә. 2024 елның октябренә исә 17 503 абоненты булган шундай 46 төркем исәпләнә. Рунетта таралу масштабы җәхәтеннән квадробинг — аз таралган күренеш. Әммә 2024 елның 31 августында җырчы Mia Boyko концертында сәхнәгә квадробер кыз менгәннән соң, киң мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бу тема турында телгә алулар саны (тәүлегенә 5,1 меңнән 30 меңгә хәтле) кисәк арта. Федерация советы сенаторлары һәм дәүләт думасы депутатлары, шулай ук медиа- һәм политтехнологияләр өлкәсендәге белгечләр катнашлында киң җәмәгать дискуссиясе башлана[9].
«Сәясәтчеләр һәм төрле фикер лидерлары арасында бу тема турында актив фикер алышу бара, һәр яңа видеоролик яисә белдерү бу теманы кабат кабындырып җибәрә», — Игорь Лащевский, АГТ коммуникация агентлыгы директоры.
Җәмгыятьтәге карашлар
Җәмгыятьтә квадроберларга карашлар төрле. Кемдер, балачак мавыгуы, физик күнегүләр файдага гына һәм, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, бу вакытлы күренеш дигән фикерне белдерә[10]. Шул ук вакытта квадроберларның балаларга, өлкәннәргә ташланып, хәтта тешләп алган очраклары да билгеле[11]. Берничә психолог, квадробика белән мавыгу баладагы психик тайпылышларга ишарә булырга мөмкин, дип исәпли[12]. Квадробер яшүсмерләр арасында буллинг күренеше еш очрый[13].
2024 елның 8 октябрендә Рәсәй һәм Әрмәнстанның чит ил эшләре министрлары рәсми очрашуында Сергей Лавров һәм Арарат Мирзоян квадроберлар хәрәкәте турында сөйләшеп алалар[14]. Мирзоян бу хәрәкәт турында хәбәрдар булуын әйтә. Рәсәйдәге Әрмәнстан илчесе Гурген Арсенян Европада квадроберлар үзләрен «гендер» дип билгелиләр, дип әйтә[15].
Рәсәй президентының матбугат секретары Дмитрий Песков РИА Новости белән әңгәмәсендә Владимир Путинның квадроберлар турында беләме-юкмы икәнлегенә җавап итеп[16]:
«Ышандырам, юк. Популярлыкларын арттырырга кирәкми». Песков, квадроберлар хәрәкәтен «тулысынча мәгънәнәсезлек» тип тә әйтә[17].
Казанда БРИКС саммиты эше барышында Белоруссия президенты Александр Лукашенко үз илендә квадроберлар бармы тигән сорауга: «Мондый проблема юк» тип җавап бирә, шунда ук «квадроцикллар» сүзен куллана[2]:
«Ну йөриләр. Бу шул битлекләр бит инде? Бездә бу мәсьәлә юк. Хәтта сез яңа канун кабул иттегез... Ничек әле ул сүгенү сүзе? Чайлдфри. Бездә мондый проблема юк, безнең өчен бу мөһим түгел, мин бу күренеш турында әйтәм, теләмәс тә идем. Ә квадроцикллар, бездә алар юк, ышаныгыз»[18].
2024 йылдың октябрендә Воронежда кайһы бер йәмәгәт тукланыу урындарына Квадроберларга инергә тыйыу билдәләре куйыла башланы. Ресторандар хужаһы аңлатыуынса, был билдә бер фастфуд селтәренең Квадроберларга инеү рөхсәте биреүенә яуап булып тора: «бындай хәл йәштәрзең зыянлы мауыгыуын дәртләндереү булып тора»[19].
Закон белән көйләү
2024 елның октябрендә Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов квадроберлар булган балаларның ата-аналарын җавалылыкка тартырга тәкдим итә. Ул, мәсәлән, аларны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү, административ яисә җинаять җаваплылыгына тарту чараларын карый. Депутат бу тәкъдимне Рәсәй президентының балалар хокуклары буенча вәкиле аппаратына җибәрә[20].
2024 елның октябрендә Дәүләт Думасының бер төркем депутатлары балигъ булмаган квадроберларның рәсми вәкилләре һәм 16 яшьтән өлкән квадроберлар өчен Административ кодекска төзәтмәләр әзерләүгә тотына. Кешеләргә һәм йорт хайваннарына һөжүм иткән очракта хулиганлык өчен 5 мең сум күләмендә штраф салу планлаштырыла. Әгәр квадробер 16 яшьтән кече булса, ата-анасына, балаларын тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәгән өчен, 500 сум штрафка тартыла[21].
Үзбәкстан Эске эштәр министрлыгы мәглүматлары буенча, балаларның квадробика белән мавыгуы ата-анасының үз бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәвен күрсәтә, моның өчен 1 875 000 сум күләмендә (якынса 14 мең сум) штраф каралган[22].
Базар реакциясе
2024 ел дәвамында квадроберлар өчен товарларга ихтыяҗ Рәсәйдә уртача 12 тапкырга, Санкт-Петербургта 37 тапкыр, Мәскәүдә 45 тапкыр артуы күзәтелә. Маркетплейсларда маскалар, тәпиләр, колаклар һәм койрыклар, оялар һәм яткылык, уку курслары, стилист хезмәтләре тәкъдим ителә[23][24]. 2024 елның октябрендә маркетплейсларда квадробинг белән шөгыльләнгән кешеләр өчен азык барлыкка килә. Азык составында: шикәр, пальма мае, какао, сөт сарысы, коры сөт, кокос мае, какао оны, экструдирланган ярма продукты (дөге ярмасы, бодай оны, шикәр, какао оны, тоз)[25].
Фонтанка.ру гәзите квадроберлар өчен товарларга махсус күзәтү ясый. Кулдан эшләнгән җыелмалар бик популяр: маркетплейсларда ясалма тиредән эшләнгән койрыклар 200-300 сумнан башлана, ә койрык һәм колаклар өчен 1,5 метр ясалма тиренең бәясе 6000-7000 сум тәшкил итә. Парфюмерлар «чын квадробер»лар өчен һәм квадроберларны өркетү өчен исләр чыгара башлый (бу — груша, карбыз яисә алма исе). Сатуга күнекмәләр өчен пластик киртәләр (900-4000 сум) һәм профессиональ модельерлар тәкъдим иткән костюмнар (20 000—30 000 сум) куела. Гадәти товар сатучылары да мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша: юлбарыс бизәкле вельвет ыштаннар маркетинг ярдәмендә „квадробика өчен чалбарлар“ дип сатыла башлый[3].
Искәрмәләр
- ↑ Квадроберы: улар кемдең хәрәкәттәрен кабатлай һәм ни өчен бынан куркырга кәрәкмәй // НТВ яңылыктар (2024-06-29). 15 август 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ 1 2 Лукашенко Беларусияла Квадроберлар мәсьәләһен күрмәне (2024-10-23). 24 октябрь 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ 1 2 Кәртәләр, духи һәм Квадроберлар өчен азык. гәзәти балалар хоббиһынан нисек бизнес эшләргә тырышалар (2024-10-04). 24 октябрь 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Квадробика: был нимә һәм нисек шөгөлләнергә, трендтың хәүефе, Рәсәйдә ниңә тыймаксылар (2024-07-05). 15 август 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Квадроберлар осрашыуы(неопр.) (20 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 август 2024.
- ↑ Квадробика нимә: спортмы әллә юкмы (2024-05-23). 15 август 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ «Мин — һеләүһен, дуҫым — пантера»: үҫмерзәр араһында яңы күренеш турында, улар хайвандар битлектәрен кейеп, дүрт аякта һикерәләр (2024-05-30). 15 август 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Териантроптар: улар кем, нимә менән шөгөлләнәләр, тышкы киәфәттәре, фурри һәм Квадроберларзан айырмалары (2024-07-12). 15 август 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Квадроберлар популярлыктың "сәйәси технологиялар осрагы"на әүерелеп бара (2024-10-19). 1 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ «Мин — рһеләүһен, ә дуҫ кызым — пантера»: үҫмерзәрзең яңы мауыгыуы хәүефле — улар битлектәр кейеп, дүрт аяклап һикерәләр (2024-05-30). 15 август 2024 тикшерелде.
- ↑ кандалакшала «йәнлек» кыз балага тешләнгән (2024-06-18). 15 август 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Психолог балаларзың квадробика һәм териантропия менән мауыгыуы турында: «Йәшәгән донъянан китәләр» (2024-05-27). 15 август 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Олеся Ларина. Фурри һәм Квадроберлар: шикле субкультураларзың хәүефе нимәлә?(неопр.). https://mir24.tv (28 июнь 2024).
- ↑ Лавров, илдәр араһында һөйләшеүзәр алдынан, Квадроберлар темаһын күтәреү сәбәбен аңлатты (2024-10-08). 9 октябрь 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Лавров Кремлдә Әрмәнстан коллегаһы менән Квадроберлар турында һөйләште (2024-10-08). 8 октябрь 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Песков, Путин һәм Квадроберлар турында һорауга яуап бирзе (2024-10-09). 24 октябрь 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Песков квадробиканы мәгәнәһез нәмә тип атаны (2024-10-09). 24 октябрь 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Лукашенко Квадроберлар турында: Беларусияла «квадроциклдар» юк (2024-10-23). 24 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ «Квадроберларга инеү тыйыла». Воронеж ресторансыһы урындарын махсус билдә менән хәүефһезләндерзе (2024-10-25). 30 октябрь 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Депутат Колунов квадробер балаларының ата-әсәләренә яуаплылык индерергә тәкдим итте . ren.tv (3 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2024. (рус.)
- ↑ "Әсәйзәргә иҫкәртеү": Квадроберлар өчен киләсәктәге штрафтар аталды . mk.ru (10 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2024.
- ↑ Үзбәкстанда квадробер балалары булган ата-әсәләрзе штраф менән янагандар . РБК (13 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2024. (рус.)
- ↑ Квадроберлар һөжүм итә: маскалы балалар Рәсәй калаларын баҫа (2024-10-11). 11 октябрь 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Спрос стал массовым: в России зафиксирован 50-кратный рост продаж товаров для квадроберов | RB.RU (2024-10-11). 11 октябрь 2024 тикшерелде. (рус.)
- ↑ Маркетплейстарза Квадроберлар өчен азык барлыкка килде . vm.ru (3 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2024. (рус.)