Габденнасыйр әл-Курсави

Габденнасыйр әл Курсави (тулы исеме Әбүннасыйр-Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхаммәд бине Иштирәк әл-Курсави) — күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, теолог.

Тәрҗемәи хәле

1776 елда Татарстанның Арча төбәгенә караган Курса авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Аның әнисе Миһербан бине Әмин бине Мансур, Максабаш авылында туган. Әтисе Ибраһим 1791 елда вафат була.

Булачак галим башлангыч белемне Мәчкәрәдәге (Кукмара төбәге) Мөхәммәдрәхим ахуннан ала. Соңыннан Бохарага барып Ниязколый әт-Төрекмәни мәдрәсәсендә укый. Аннан кайткач Мәчкәрәдәге җизнәсе һәм аның уллары Гобәйдулла, Муса һәм Мөхәммәтҗан ярдәмендә зур мәдрәсә салдырып, анда укыта башлый. Шул ук вакытта Курсада имам-хатыйб вазифаларын да башкара. Шәкертләре арасында — Җамалетдин әс-Сабави, Саба мәчете имамы, шагыйрь, дини китаплар авторы.

1808 елда Габденнасыйр Курсави кабат Бохарага бара һәм анда үзенең исламга карата булган реформаторлык карашларын тарата башлый. Аның фикерләре консерватив Бохара руханиларының ярсулы каршылыгына очрый, ләкин соңгылары иман һәм шәригать мәсьәләләре буенча барган ачык бәхәсләрдә җиңеләләр. Карашлары өчен Бохара әмире тарафыннан оештырылган эзәрлекләүләрдән качып ватанына кайтып китә.

1812 елда хаҗга дип чыгып китә, юлда ваба чире белән авырып, Истанбулда вафат була һәм "Өскедар" зиратында җирләнгән.

Хәтер

2017 елда Арча районы Югары Курса авылында мәгърифәтчегә багышлап, истәлек билгесе куелган. «Габденнасыйр Курсави чишмәсе» төзекләндерелгән[1].

2024 елда Югары Курса авылында, 1835 елда төзелгән мәчет бинасында музее ачыла.

Цитата

« Курсави — татар дөньясын үзгәртеп коруга нигез ташын салучы
»

Чыганак

  • Арча төбәге тарихы. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1996.

Искәрмәләр

  1. Расиха Фаизова. «Таттелеком»да Мәрҗани елы. «Мәгариф», 2018 ел, ноябрь, 11-15 бит