Кылык төзелеше (Казан)

55°47′ с. ш. 49°11′ в. д.GЯO Кылык төзелеше, Кылык, Кылык бистәсе (тат. كلىك بىستەسىٰ[2] — Клыйк бистәсе, Klьjk bistəse) — Казанның хәзерге Совет районы территориясендә урнашкан бистә.

Атаманың килеп чыгышы

Бистә «Кылык» исемен Зур Кылык һәм Кече Кылык авыл җәмгыятьләре җирләрендә урнашу сәбәпле алган;[3]XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Казан белән чиктәш җирләрдә барлыкка килгән бистәләр «төзелеш» дип атала: Удел төзелеше, Яңа (Яңа-Кизик) төзелеше һ.б.[4]

Тарихы

Бистә 1906 елдан да соңга калмыйча барлыкка килә[5]. 1913 елда Воскресенски вулысы полиция уряднигының яшәү урыны һәм Казан өязенең беренче участогы приставының фатиры була[6].

1920 елда Казан өязенең Кылык вулысы Кылык төзелеше бистәсендә балалар бакчасы, эшчеләр клубы һәм Казан өяз совет милициясенең 1 нче районы штаб-фатиры була[7]

Кылык төзелеше Казанга ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының 1924 елның 2 ноябрендәге карары белән кушыла[8].

Халкы

Халык саны
1917[9]1920[9]1923[9]1926[1]
2779352416492555

Милли составы (1926): руслар — 1971 кеше (77,14%), татарлар - 539 кеше (21,10%)[10].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты История Казани в документах и материалах. XX век — ISBN 5-7761-1323-7
  2. ГПИБ | Казанский городской Совет рабочих, крестьянских и красноармейских депутатов. Полугодовой отчет о работе городского совета XII созыв. - Казань, 1926
  3. Просмотр документа - dlib.rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2020.
  4. Ленинский район: «большая дорога» и Нью-Йорк. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2020.
  5. Постановления... Казанского уездного земского собрания....dlib.rsl.ru.Дата обращения: 31 августа 2020.
  6. Адрес-календарь и справочная книжка Казанской губернии на 1915 год - Казанский губернский статистический комитет. — 1914.
  7. Справочник по городу Казани и Казанской губернии на 1920 г. Ч. 1. Центральные, губернские и уездные установления. Казань, 1920.. kitap.tatar.ruДата обращения: 31 августа 2020.
  8. Лазовский, И. Советская политика за 10 лет по национальному вопросу в РСФСР. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2020.
  9. 1 2 3 Население г. Казани 1863-1923 г.г. — Казан: 1923. — С. 74.
  10. История Казани в документах и материалах. XX век. — Магариф.

Төркемнәр