Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар (Яр Чаллы)
Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар (рус. Бульвар имени Карима Тинчурина) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге урам.
Почта индексы 423802. ОКАТО коды 92430000000.
Координатлары 55.694864°, 52.312722°.
Тарих
Файл:К.Тинчурин бульвары 1.jpg
Кәрим Тинчурин бульвары
Яңартылган Кәрим Тинчурин бульвары 2017 елның ноябрендә ачыла. Үзгәртеп коруга 60 млн сум акча тотыла (шуның 22 млн ы федераль бюджеттан, 37 млн ы республика бюджетыннан)[3]. Яңарту проектының авторлары — Чаллы архитекторлары Илдар Мирхаҗиянов, Ольга Кутуева. Бульварны бизәүнең төп темасы — театр. Бульварда Кәрим Тинчурин әсәрләре каһарманнарының силуэтлары урнаштырылган, күләгә театры фигуралары граффитилары ясалган (рәссамнар Марат Билялов һәм Татьяна Спиридонова) [4].
Урнашуы
Яр Чаллы шәһәренең (Иске шәһәр) Комсомол районы ГЭС бистәсе 10нчы комплексында, Мәләкәс елгасы агымына аркылы урнашкан урам. Габдулла Тукай яр буе урамы белән киселештә башлана. Муса Җәлил проспекты белән киселештә тәмамлана. Бульвардан проспект аша турыга Муса Җәлил мемориалына узарга мөмкин.
Игътибарга лаеклы объектлар
- 2нче йорт — 1нче урта мәктәп.
- 10нчы А йорт — Кама автомәктәбе.
- 17нче йорт — 89нчы санлы «Чулпан» балалар бакчасы.
- 48нче А йорт — шәһәр балалар поликлиникасы (Чулман балалар медицина үзәге).
Әдәбият
- Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
- Файл:Youtube logo.jpg Бульвар им. К. Тинчурина открылся. «Чаллы -ТВ» (видео, 1:55)
Искәрмәләр
- ↑ http://chelny.ginfo.ru/ulicy/bulvar_tinchurina/
- ↑ https://www.pochta.ru/indexes/17a7676e-e3bf-44f3-a320-f1ad626bd6a5
- ↑ Бульвар им. Карима Тинчурина: зона отдыха в стиле театра. Управление информационной политики и по связям с общественностью мэрии г. Наб. Челны
- ↑ Бульвар имени Карима Тинчурина.(үле сылтама) VIBIRAI.RU, 25.09.2017