Көньяк фронт (1-нче формалаштыру)
Көньяк фронт (КФ) рус. Южный фронт (ЮФ) — Бөек Ватан сугышы вакытында ССРБ Кораллы көчләре эчендәге оператив стратегик хәрби берләшмә.
Тарих
Көньяк фронт 1941 елның 21 июнендә Одесса хәрби округының нигезендә оештырылган.
Молдавиядә саклану операциясе
1 июльне Молдавиядә саклану операциясе башлана, 1941 елның 1 июленнән 26 июленә хәтле үтүче.
2 июльне иртән алман-румыннар гаскәрләре Яссы — Бельцы ягына иң нык һөҗумен китерделәр
5 июльне дошман Черновцыны басып алды.
Тирасполь-Мелитополь саклану операциясе
4 августны Көньяк фронтының гаскәрләре Днестр елгасы артына чигенә башладылар.
28 сентябрьне Көньяк фронтының Тирасполь-Мелитополь саклану операциясе (27 июль — 28 сентябрь) тәмамланды.
Донбасс операциясе (1941)
29 сентябрьне. Көньяк фронт гаскәрләренең Көньяк-көнбатыш фронт сул канаты гаскәрләре булышлыгы белән Донбасс саклану операциясе (29 сентябрь — 4 ноябрь) башлана (картаны карагыз— Донбасская оборонительная операция (29 сентября — 4 ноября 1941 г.)).
29 сентябрьне 1-нче танк төркеме Днепропетровск районыннан көньяк-көнчыгыш юнәлешкә һөжүмгә күчә һәм Иван Галанинның 12-нче армиясының уң флангын саклауны өзә.
17 октябрь. Фронтның гаскәрләре Таганрогны калдыралар.
Ростов операциясе (1941)
Ростов операциясе (1941). Көньяк фронт гаскәрләре Ростов һөҗүм операциясе башлады (17 ноябрь — 2 декабрь 1941).
Әдәбият
- ҺҺС Көньяк фронты // Великая Отечественная война 1941 — 1945. Энциклопедия / М. М. Козлова. — М.: Советская энциклопедия, 1985.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Аникин А. А. Южный фронт. Сайт памяти 94 гв. сд. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2013. Архивировано 7 февраль 2013 года.
- Россия Федерациясе саклану министрлыгы. Южный фронт. Великая Отечественная война 1941-1945 гг.. — Приложение к официальному сайту Министерства обороны России. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2013. Архивировано 8 апрель 2010 года.