Ленинск (Волгоград өлкәсе)

Ленинск (рус. Ленинск) — Волгоград өлкәсендәге кече шәһәр, Ленинск районының административ үзәге.

Халык саны — 15 527 кеше (2010).[3]

География

Шәһәр Актүбә елгасының (Идел тармагы) сул ярында, Волжскийдан 44 километр ераклыкта, Волгограддан 78 километр ераклыкта урнашкан.

Тарих

Пришибинское авылы буларак 1802 елда нигезләнгән; соңрак исеме Пришибга әверелгән.

1919 елда авыл Царев өязенең үзәге итеп билгеләнә; авылга Ленинск исеме кушылган ә өяз исеме Ленинск өязе итеп үзгәртелгән. 1928 елдан Ленинск районы үзәге булып тора.

1963 елда шәһәргә үзгәртеп корылган.

Халык

1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[3]
11 361 12 062 12 259 13 110 14 866 15 527

Милли состав (2002): руслар — 88,6%, татарлар — 2,8%, украиннар — 1,3%, казакълар — 1,2%, кореялылар — 1,0%.[9]

Икътисад

Консерв заводы. Волгоград бораулау җиһазлары заводының механика цехы.

Югары уку йортлары

  • Волгоград бизнес институтының филиалы

Искәрмәләр

  1. ↑ ОКТМО. 185/2016. Южный ФО
  2. ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/tab-5_VPN-2020.xlsx
  3. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-11-29 
  4. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-11-30 

Тема буенча өстәмә