Ленинск районы

Ленинск районы (рус. Ленинский район) — Волгоград өлкәсенең көньяк-көнчыгышында урнашкан административ берәмлек.

Административ үзәгеЛенинск шәһәре.

Тарих

Хәзерге Ленинск районының Царёв авылы янында урта гасырларда Алтын Урда башкаласы — Сарай-Бәркә шәһәре урнашкан.

Ленинск районы 1928 елның 23 июльдә Түбән Идел крае Сталинград округы составында оештырыла. Район составына элекке Әстерхан губернасы Ленинск өязенең Ленинск һәм Царёв волостьлары җирләре кертеләләр.[2]

1934 елданСталинград крае, 1936 елданСталинград өлкәсе (соңрак — Волгоград өлкәсе) составында.

Халык

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
27 999 29 930 30 040 30 778 31 483 30 375

Милли состав

Милләт 2002[9] 2010[10]
руслар 76,2% 77,4%
татарлар 7,2% 6,6%
казакълар 6,7% 6,4%
чеченнар 1,8% 1,3%
украиннар 1,4% 1,1%
чуашлар 1,0% 0,8%

Милли состав ягыннан Ленинск районы Волгоград өлкәсендәге иң «татар» районы дип санала.

Татарлар Маляевка, Бахтияровка авылларда күпләп торалар.[11]

Административ бүленеш

  1. Ленинск шәһәр җирлеге
  2. Бахтияровка авыл җирлеге
  3. Заплавное авыл җирлеге
  4. Ильич авыл җирлеге
  5. Каршевитое авыл җирлеге
  6. Колобовка авыл җирлеге
  7. Коммунар авыл җирлеге
  8. Маляевка авыл җирлеге
  9. Маяк Октября авыл җирлеге
  10. Покровка авыл җирлеге
  11. Рассвет авыл җирлеге
  12. Степной авыл җирлеге
  13. Царёв авыл җирлеге

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр