Лидия Зимина

Лидия Андреевна Зимина (25 гыйнвар 1933, Златоуст, Чиләбе өлкәсе3 июнь 2018, Яр Чаллы, Татарстан Республикасы) — совет һәм Россия сынчысы. 1983 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы[1], Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы[2][3].

Тормыш юлы

1933 елның 25 гыйнварында Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә туа. Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә[4].

1949—1954 елларда Днепропетровск сәнгать училищесында, 1954—1958 елларда Харьков сәнгать институтында (скульптура бүлегендә) укый[5][6].

1961—1974 елларда Харьков уенчыклар фабрикасының баш рәссамы, Украина ССР сәнгать фондында (Донецк шәһәре) монументаль эшләр буенча сынчы булып эшли.

1974 елда гаиләсе белән «КамАЗ» комсомол төзелеше барган Яр Чаллыга күченә. Монда ул кырык елдан артык РСФСР сәнгать фондының Яр Чаллы сәнгать-җитештерү остаханәләрендә монументалист булып эшли, ТР сәнгать фондының иҗади-җитештерү участогында хезмәт куя[7].

1983 елның декабреннән СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы[1].

2018 елның 3 июнендә вафат була, Ростов-на-Дону шәһәрендә җирләнгән[2].

Иҗаты

Иҗат эшләрен илнең төрле почмакларында очратырга мөмкин, зур күпчелеге – Яр Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан районнарында[8]. Төп иҗат юнәлеше – реализм. Эшчәнлеге скульптураның барлык төрләрен колачлый: монументаль әсәрләре, мемориаль композицияләре зур тарихи вакыйгаларга багышланган яки танылган кешеләр истәлегенә һәйкәлләр буларак иҗат ителгән[9]. Эре масштаб, эчтәлек берлеге, архитектура-киңлек даирәсе белән гармония – монументаль скульптурасының үзенчәлекле билгесе; декоратив-парк скульптурасында аның идеяләре ташка әверелгән сәнгати агитация белән генә чикләнмичә, миһербанлылык, кызгану, мәхәббәт хисләре уята, матурлыкка омтылыш тудыра[9].

Л. Зимина — бетоннан эшләнгән сыннар авторы. Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә балалар бакчалары диварлары аның рельеф һәм чигешләре белән бизәлә, Г.Х. Андерсен әкиятләре мотивлары буенча декоратив композицияләре (1980 еллар, агач) Яр Чаллы шәһәренең җәмәгать интерьерларында урын ала. Табигый зурлыкта эшләнгән станоклы скульптуралары (баш, бюст, фигура, группа) бихисап: хатын-кыз бюсты (1980 еллар, 51×68,6 см), хәрби кием кигән ир-ат сыны (кеше гәүдәсенең күкрәккә кадәр булган өске өлеше, 1980 еллар, 70,5×50,8), якут студенты скульптурасы (кеше гәүдәсенең муенга кадәр булган өске өлеше (1980 еллар, 50,3×50 см). Алар якыннан карап кабул итүгә исәпләнгән һәм әйләнә-тирәдәге предметлар, архитектура белән бәйле түгел. Аның иҗатына хас жанрлар төрлелеге (портрет, сюжет, символик яки аллегорик композиция, анималистик жанр); кече скульптура формалары – вак пластика. 1990 еллардан ул башлыча кече формалы скульптураларга һәм вак пластикага мөрәҗәгать итә. Декоратив-гамәли сәнгать (керамика, фарфор) белән дә уңышлы шөгыльләнә[9].

Л. А. Зимина хәрби тематикага өстенлек бирә. Ул «Сугышчан Сталинград балалары» ассоциациясе әгъзасы булып тора, шулай ук берничә тапкыр Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә Татарстан Республикасының истәлекле билгеләре белән бүләкләнә (2000, 2005, 2010)[9].

Украина, Россия һәм Татарстан шәһәрләрендәге күпсанлы монументаль скульптуралары: «Факел тоткан солдат» (1968 ел, 2 м, бетон, Красноармейск шәһәре (Покровск, УССР), «Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга» (1980 еллар, 74,8×40 см, бетон, Донецк өлкәсе, Калинино авылы), «Җиңүче» ( Донецк өлкәсе), «Ана» (Сумы өлкәсе Тучное авылы), «Ана-ватан» (1964 ел, 2,5 м, бетон, Славянск шәһәре), «Сумы анасы» (1967 ел, 3 м, оригинал гипс, тон, Украина), «Ватан-ана» (1974 ел, 4 м, бетон, Доброполье шәһәре, УССР) [9].

Л. Зиминаның аеруча әһәмиятле эшләре арасында «Кызылармиячеләргә» (1967 ел, бетон, Таганрог трассасында, Украина һәм Россия чигендә урнашкан), «Кызылармиячеләргә» (1971 ел, 5×9 м, бетон, Новоазовск шәһәре), «Ачы хәсрәт» (эшче модель, бетон, Украина), «Рельеф 1941–1945» (1969 ел, 14×2 м, бетон, Сумы өлкәсе), «Тирән кайгы кичергән ана» (1970 ел, 3 м, бетон, Украина, Товста авылы) һәйкәлләре, «Сугышка» (7×3,5 м, бетон, Украина), «Өч ана» (Украина) барельефлары бар. Бу чорда иҗат ителгән монументаль скульптуралар арасында «Теннисчы кыз» (1969 ел, 2 м, УССР фонды милке), «Финиш» (1964 ел, 2 м, бетон, Донецк өлкәсе Дзержинск (Торецк) шәһәре стадионы), «Чиләк тоткан бозау караучы» (1964 ел, 1,5 м, бетон, Украина), «Панщинада» (1963 ел, 1,5 м, гипс, тон), «Үрдәк караучы колхозчы хатын» (Донецк өлкәсе Добропольский районы, Украина) әсәрләре игътибарны җәлеп итә[9].

«Һәлак булган сугышчыларга һәйкәл» (1975 ел, 24 кв. м, бетон, Сарман районы), Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышланган һәйкәл-стела, «Ана» һәйкәле (Минзәлә районы), «Солдатлар» һәйкәле (1975 ел, 3,5×7 м, бетон, Сарман посёлогы, ТАССР), Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап, Балтач районының Ор авылы өчен эшләнгән «Тирән кайгы кичергән ана» монументаль скульптурасы (2005 ел, 4 м, бетон), «Тирән кайгы кичергән хатын-ана» барельефы (1980 еллар, 51×55,2 см, Яр Чаллы шәһәренең «Тарих һәм туган якны өйрәнү музее»). «КАМАЗ» төзүче кыз» (1976 ел, Н.М. Кириллова. Илһамчысы – тормыш 121 100×70 см, балчык), «Металл эретүче, Социалистик хезмәт герое Г.П. Боровиков» (1985 ел, гипс, тон бирү), «Сталевар», «Социалистик Хезмәт Герое» («Гигант» совхозы директоры Н. Зиатдинов) (1990 ел, 53см, гипс, әвәләү) (Яр Чаллы шәһәренең «Тарих һәм туган якны өйрәнү музее»). Агачтан эшләнгән «Музыкант» скульптурасы (1985 ел, 6×29×6 см, агач, кисеп-уеп бизәк төшерү, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее) һ.б.

Эшләре Яр Чаллы шәһәре картиналар галереясендә, Россия һәм Татарстандагы шәхси коллекцияләрдә саклана[10].

Күргәзмәләре

Лидия Зимина — 1956 елдан башлап шәһәр, республика, бөтенроссия һәм бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнашучы[7].

  • 1985 — Яр Чаллыда беренче шәхси күргәзмәсе;
  • 1995 — «Ике Автоград» (Париж, Франция);
  • 2008 — Яр Чаллы картиналар галереясендә юбилей күргәзмәсе[7].

Дәүләт бүләкләре

Л. Зимина, шәһәр скульптурасы үсешенә зур өлеш керткән өчен, Мәдәният идарәсенең һәм Мәдәният министрлыгының күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә.

1987 елда аңа «Коммунистик хезмәт ударнигы», «КАМАЗ төзелеше ударнигы» исемнәре бирелә, 1989 елда «Хезмәт ветераны» медале тапшырылган. 2013 елда Россия Рәссамнар берлеге секретариаты карары белән Лидия Андреевна «Рухият. Традицияләр. Осталык» көмеш медале белән бүләкләнгән, ә 2014 елда, нәтиҗәле хезмәте һәм Яр Чаллы шәһәре мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен, аның исеме «Мәдәният» тармагының Мактау китабына теркәлә[9].

Яр Чаллыда уздырылган «Ел рәссамы» бәйгесенең «Сынчы» номинациясендә (2011) җиңүче[8].

Гаиләсе

Тормыш иптәше — Григорий Зимин, рәссам. 2013 елның декабрендә Яр Чаллы картиналар галереясендә «Дары Зиминых» күргәзмәсе уза, анда иҗади парның эшләре тәкъдим ителә[11]. Улы бар.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Зимина Лидия Андреевна. Златоустовская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2025.
  2. 1 2 Известная челнинцам скульптор умерла в Ростове-на-Дону. Челнинские известия (6 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2025.
  3. Зимина Лидия Андреевна | Централизованная библиотечная система г. Набережные Челны. 7 апрель 2025 тикшерелде.
  4. Военное детство художников. Казанские ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2025.
  5. Умерла автор челнинского памятника Мусы Джалилю Лидия Зимина. Татар-информ (6 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2025.
  6. Скончалась Лидия Зимина, автор скульптуры «Муса Джалиль» в Челнах. БИЗНЕС Online (6 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2025.
  7. 1 2 3 В Челнах проходит выставка Лидии Зиминой. Татар-информ (2 февраль 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2025.
  8. 1 2 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок VK не указан текст
  9. 1 2 3 4 5 6 7 Кириллова Н.М. Илһамчысы – тормыш (сынчы Л.А. Зиминаның (1933–2018) тууына 90 ел тулу уңаеннан) // Фәнни Татарстан. 2023. № 4. Б. 114-126.
  10. Зимина Лидия Андреевна. www.библиотека-челны.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2024.
  11. В Челнах скульптор Лидия Зимина откроет выставку в память о муже. nabchelni.bezformata.com (11 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2025. Архивировано 23 май 2021 года.

Әдәбият

  1. Архив. Муниципальное бюджетное учреждение «Набережночелнинская картинная галерея имени Г.М. Хакимовой».
  2. Архив. Муниципальное автономное учреждение культуры города Набережные Челны «Историко-краеведческий музей». (Мөрәҗәгать итү вакыты: 14.10.2024).
  3. Гилаев. У. История в полный рост // Вести КамАЗа. 2008. № 4.
  4. Государственный каталог Музейного фонда Российской Федерации.
  5. Дизайн городской среды 1970–1980 гг. Электронный каталог / сост. Е.А. Паршикова; авторы текста: Е.А. Паршикова, С.А. Сафина, 2022 г.
  6. Зимина Лидия Андреевна // Энциклопедия города Набережные Челны / гл. ред. Б.Л. Кузнецов, М.Ш. Бибишев; отв. ред. Б.А. Канеев. Казань: Идель-Пресс, 2007. С. 118.
  7. Зимин Д.А. Дети Военного Сталинграда «Снова повторилось»
  8. Кириллова Н.М. Илһамчысы – тормыш (сынчы Л.А. Зиминаның (1933–2018) тууына 90 ел тулу уңаеннан) // Фәнни Татарстан. 2023. № 4. Б. 114-126.
  9. Пудакова О.В. Два Автограда. Тольятти – Набережные Челны. 1995.
  10. Силатьева Н. «Шестнадцать мгновений любви», музей-панорама «Сталинградская битва», государственное хранение. Полевая почта, газета «Вечерний Волгоград», 1990.
  11. Султанова Р.Р. Искусство новых городов Татарстана. Казань, 2001.
  12. Светлов И.С. О советской скульптуре 1960–1980 очерки. М.: Советский художник, 1984.
  13. Фаткуллин С.А. Набережные Челны и Тольятти. Два Автограда. 14–17 декабря 1993 г., г. Набережные Челны.

Тышкы сылтамалар