Лобач (тау)

Лобач (җирле исемнәре Обач [1], Лабач, Айгыр-тау) - Татарстанның Кама Тамагы районында, Идел елгасының уң ярында, Чулман елгасы кушылган урында урнашкан тау һәм табигать тыюлыгы.

Физик һәм географик үзенчәлекләр

Лобач — Кама Тамагы бистәсеннән көньяк-көнчыгыштарак урнашкан калдык тау (рус. останец)[2]. Абсолют биеклеге — 136 м[3]. Кайбер чыганакларда Богородск тауларына кертелә. Тыюлыкның мәйданы — 241 га[4].

Лобач тавы — ландшафт, тарихи һәм геологик һәйкәл. Иделгә караган текә кыяларда өске пермь чорының төп токымнары ачыла; алар арасында доломитлар һәм известьташлар, гипслашкан доломитлар, аргиллитлар һәм мергельләрне күрергә мөмкин. Лобач тавын көнчыгыштан һәм төньяктан уратып алган 3 чакрымлык яр буе сызыгының 2 чакрымнан артыгы шуучан (оползневый) участокларга туры килә. 1937 елда Лобач тавы янындагы сызада ике мамонт скелеты табыла. Биредә 13 археологик һәйкәл билгеле: палеолит дәвере һәм безнең эраның 1 меңьеллыгына караган борынгы кешеләр яшәгән урыннар[5].

Тау янында тагын бер табигать тыюлыгы — Антоновка чокырлары урнашкан[6], шулай ук биредә Юрьев мәгарәсе бар — ул Урта Идел буендагы иң озын мәгарә булып санала, Идел буендагы мәгарәләр арасында икенче урында[7] тора.

Лобач тавы Идел буе калкулыгыннан көньяк-көнбатышта Иделгә кушылучы Карамалы елгасының үзәне белән аерылган. Төньяк-көнбатыштан калкулык Карамалының сул кушылдыгының күмелеп калган үзәне белән чикләнә; ул үзән неоген чорының күл-елга утырмаларыннан тора һәм рельефның түбәнәюен хасил итә[3].

Тау башыннан Идел һәм Чулман елгаларының бергә кушылган урынында, диңгез дәрәҗәсеннән 100 м биеклектә урнашкан күзәтү мәйданчыгында Идел һәм Чулман елгаларына юнәлеш күрсәтүче уклы маяк формасындагы сәнгать объекты урнаштырылган[8]. Таудан ерак түгел Идел елгасының шартлы географик уртасы урнашкан[9].

Флора һәм фауна

Дала үсемлекләре өстенлек итә. Тау территориясендә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән 40 тан артык үсемлек төре үсә, алар арасында шәмәхә татлы тамыр, известь мәкәсе, бүрәнкә чәчәк, нәфис сары мәтрүшкә бар[10].

Хайваннарның сирәк төрләре теркәлгән: гади кара елан, ак койрыклы бөркет, карабаш шаркылдак, алтынсу корташар, тимгелле йомран[11][3].

Тарих

1870 елда тау тирәсендә Илья Репин «Бурлаки на Волге» картинасы өчен эскизлар әзерли[12].

Гражданнар сугышы вакытында, 1918 елның көзендә, Идел һәм Чулман елгаларының Лобач тавы районындагы өлешендә бәрелешләр була; озак вакыт дәвамында тауда окоплар системасы саклана[13].

1991 елда Лобач тавы дәүләт табигать тыюлыгы статусын ала [14][15].

2006 елдан башлап Лобач тавы Кама Тамагы районы флагында сурәтләнә[16].

Искәрмәләр

  1. Портал муниципальных образований РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2026. Архивировано из оригинала 1 март 2020 года.
  2. Кама Тамагы районы. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2026.
  3. 1 2 3 Природа и природные ресурсы Республики Татарстан. Иллюстрированная энциклопедия. — Казан: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2019. — С. 214. — 584 с.
  4. Гора Лобач и устье Камы. trekkingmania.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2026.
  5. Государственный реестр особо охраняемых природных территорий в Республике Татарстан. Издание второе, издательство Идел-Пресс, Казань, 2007, 408 с.
  6. Антоновские овраги | ООПТ России. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2026.
  7. Пещеры Поволжья, Урала и Приуралья. Статистический справочник. — Набережные Челны: НГПИ, 2010 — с. 13. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2026. Архивировано 28 декабрь 2016 года.
  8. Гора Лобач. kamskoe-ustie.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2026.
  9. Гора Лобач. visit-tatarstan.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2026.
  10. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0
  11. Камско-Устьинский район // Экологический гид по зеленым уголкам Республики Татарстан. — Казань: Фолиант, 2015. — С. 165. — 280 с.
  12. Главная / Казань тысячелетняя / Экскурсии / Камское Устье. Гора Лобач. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2026. Архивировано 27 июнь 2020 года.
  13. Казань — Ульяновск. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2026. Архивировано из оригинала 26 июль 2014 года.
  14. природные заказники и заповедные места. kamskoye-ustye.tatarstan.ru (9 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2026.
  15. Особо охраняемые природные территории. Государственный комитет Республики Татарстан по биологическим ресурсам. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
  16. Гора Лобач, Камское Устье. komanda-k.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2026.