Мас-рестлинг

Реслинг белән бутамагыз.

Мас-рестлинг буенча Россия чемпионаты, 2014 ел
undefined

Мас-рестлинг (сах. мас тардыhыы, таяк тартышу) — Якутиядә, Татарстанда, Башкортстанда гадәти таяк тартышу уеныннан барлыкка килгән милли спорт төре[1]. «Мас» якут теленнән тәрҗемә иткәндә «агач, таяк», инглиз теленнән «рестлинг» сүзе «көрәш» дигәнне аңлата.

Тарихы

Таяк тартышу диңгезчеләр арасында киң таралган кызыксыну була, шуңа күрә мас-рестлинг төрләрен Аляскада һәм Төньяк Аурупада очратырга мөмкин. Уен бу төбәкләрдә XIX гасырда аеруча киң таралган[2].

Мас-реслинг — шәхесне физик һәм рухи тәрбияләүнең аерым фәлсәфәсе, саха халкының бай мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Спорт төренең тамырлары ерак үткәнгә барып тоташа. Географик урнашуы һәм климат шартлары аның үсешендә мөһим фактор булып тора. Бик озын кыш һәм температура 60 градуска кадәр төшә торган Ерак Төньяктагы тормыш, җәй көне 40 градуска кадәр эсселек — исән калу өчен даими көрәш. Саха халкы бу кырыс климатта исән калу өчен яхшы физик формада булырга тиеш. Моның өчен күп буыннар дәвамында милләтнең физик сәламәтлегенә ярдәм итүнең үзенчәлекле системасы эшләнә, аның бер өлеше булып мас-рестлинг тора. Якутлар борынгы заманнардан массакүләм рәвештә оригиналь физик күнегүләр ясыйлар һәм даими рәвештә төрле ярышлар оештыралар.

Әдәби чыганаклардан билгеле булганча, һәр яшь якут чын ир-ат — «боотур» дип аталу өчен билгеле бер физик сыйфатларга ия булырга тиеш. Бу спорт төре көч, җитезлек, тизлек, чыдамлык, кыюлык һәм тәвәккәллек кебек хәрәкәт һәм ихтыяр сыйфатларын булдырырга ярдәм итә. Гади корал якутларга көрәшнең бу төре белән ел буе диярлек шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Ул махсус бина таләп итми. Аның белән һәркайда диярлек шөгыльләнергә мөмкин: бина, ишегалды, алан.

Спорт буенча дөньякүләм казанышларга ия булган барлык якут шәхесләре мас-рестлинг милли спорт төрендә көч сынашкан, кече яшьтән үк шөгыльләнгән.

Спорт төре буларак мас-реслинг (мас-тардысы яки таяк тартышу) XVII гасырда Себер һәм Ерак Төньякны беренче өйрәнүчеләр тарафыннан ачыла. 1922 елда Якутиядә Совет хакимияте урнаштырылганнан соң, 1923 елда физик тәрбия һәм спорт буенча Якутия советы төзелә. Совет тарафыннан 1926 елда Якутиянең милли спорт төрләре билгеләнә, бу төрләр буенча беренче кагыйдәләр раслана. Соңыннан ярышларның кагыйдәләре берничә тапкыр камилләштерелә. 1959 елда квалификация нормативлары эшләнә.

1932 елда башка милли спорт төрләре белән беррәттән таяк тартышу Бөтенякут Спартакиадасы, 1968 елдан «Манчаара уеннары» милли спорт төрләре буенча Спартакиада программасына кертелә.

Беренче рәсми кагыйдәләр 1945 елда эшләнә, соңрак берничә тапкыр яңадан карала һәм камилләштерелә, Саха (Якутия) Республикасының мас-реслинг остасы исеме ясала. Бүгенге көндә ярышлар өлкән ир-атлар арасында — җиде, хатын-кызлар арасында — биш, егетләр арасында алтышар авырлык категориясендә уздырыла.

Саха (Якутия) Республикасында гомуми белем бирү мәктәпләренә физик тәрбия бирү программасына үзгәрешләр — физик тәрбия дәресләренә милли төрләр, шул исәптән мас-рестлинг кертелә. Балалар спорт мәктәпләре өчен махсус программа эшләнә, укучылар арасында ярышлар даими үткәрелә. Барлык улусларда (районнарда) һәр торак пунктта мас-рестлинг секцияләре ачыла[3].

Тасвирламасы

undefined
undefined

Уенның асылы ике спортчының таяк тартышуыннан гыйбарәт. Спортчылар бер-берсенә каршы утыралар, аяклары белән терәк тактасына терәләләр һәм хөкемдарлар боерыгы буенча көндәшне үз якларына тартырга яки көндәш кулыннан таякны тартып алырга тырышалар.

Мас-рестлингта җиңү өчен тигезлекне саклап калырга, көндәшеңне киресенчә тигезлек халәтеннән чыгарырга кирәк. Моның өчен аяклар белән терәк тактасы буйлап хәрәкәт итәләр (спортчылар телендә «такта буйлап йөгерү» дип атала), таякны горизонталь һәм вертикаль буенча борганда (кагыйдәләр буенча 90 градуска кадәр борырга мөмкин) корпус һәм кул чуклары белән хәрәкәт итәләр. Көндәшнең беренче секундларда ук кискен хәрәкәт белән таягын тартып алмавы мөһим. Спортчылар төрле алымнарга тиз хәрәкәт ясарга һәм дөрес карар кабул итәргә, тиз контрһөҗүм ясау кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Спортчы көндәшен үз ягына күчерергә дә мөмкин, моның өчен ул аяклары белән терәк тактасына таянып һәм гәүдә массасы үзәген күтәреп, өстәмә көч тудыра торган алым куллана. Һәр очрашу ике җиңүгә кадәр уза һәм ике яки өч көрәштән торырга мөмкин.

Ярышлар 4×5 м зурлыктагы, биеклеге 0,8 м дан артмаган мәйданда уздырыла. Спорт коралына, дәресләрне һәм ярышларны үткәрү урынына таләпләр кагыйдәләрдә билгеләнә. Барлык кораллар һәм җиһазларның ГОСТ стандартларына туры килү сертификатлары бар. Шулай ук коралларны җитештерү буенча техник шартлар раслана.

Мас-рестлинг атамасын ирекле көрәш буенча беренче Олимпия чемпионы Роман Михаил улы Дмитриев тәкъдим итә.

Заманча мас-рестлинг

Безнең илдә мас-рестлинг үсешенең барлыкка килү датасы — 2003 елның 16 июле. Бу вакытта Россия Федерациясендә Дәүләт спорт комитетының 546 номерлы боерыгы белән мас-рестлинг милли спорт төре буларак Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертелә.

2005 елның 27 июнендә Россия Юстиция министрлыгының Федераль теркәү хезмәте тарафыннан Юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертеп, «Бөтенроссия мас-рестлинг федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы теркәлә. Бөтенроссия мас-рестлинг федерациясе төзелгәч, ун тапкыр Россия чемпионаты уздырыла — өч тапкыр Мәскәүдә, ике тапкыр Красноярскида, Санкт-Петербургта, Владимирда, Смоленскта, Вязьмада һәм Суздальда. Ел саен яшүсмерләр, юниорлар һәм ветераннар арасында мас-рестлинг буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге үткәрелә.

2014 елда Россия чемпионаты Иван Ярыгин исемендәге көрәш сараенда уза һәм 22 төбәктән 133 спортчы катнаша. Бөтенроссия мас-рестлинг федерациясе Халыкара мас-рестлинг федерациясе карамагында. Халыкара федерация составына дөньяның 33 иле керә.

2014 елның ноябрендә Якутск шәһәрендә узган мас-рестлинг буенча дөнья чемпионатында 35 илдән, 5 континенттан килгән 144 спортчы катнаша. Россия спортчылары 12 алтын медаль яулый[4].

Спорт төренең уникальлеге һәм өстенлекләре

Мас-рестлинг атлетларга һәрьяклап һәм гармонияле рәвештә үсәргә ярдәм итә, чөнки көрәш вакытында барлык мускулларда эшли. Системалы рәвештә шөгыльләнүче спортчыларның мускул корсеты формалаша.

Узган гасырлар белән чагыштырганда мас-рестлинг кагыйдәләре нык үзгәргән. Элек таякны хәрәкәтсез утырган килеш тарталар, соңрак энтузиастлар төрле алымнар куллана: дошманны тигезсезлектән чыгару максаты белән такта буйлап аякларын күчерәләр, көрәш вакытын чиклиләр һәм башкалар. Бу алымнар яңа спорт төренең популярлыгы тиз үсүгә ярдәм итә, ул тагын да тамашалырак һәм динамикалырак була. Ярышлар һәм вакыйга урыныннан телевизион трансляцияләр бара, киң җәмәгатьчелек уеннарны кызыксынып карый.

Мас-рестлинг белән ир-атлар, хатын-кызлар, балалар һәм ветераннар да шөгыльләнә.

Спорт төре белән шөгыльләнү өчен кыйммәтле кораллар һәм махсус җиһазландырылган спорт корылмалары кирәкми. Ярышларны җәй көне ачык һавада, кыш көне бинада зур булмаган мәйданчыкта оештырыла.

Таяк тартышуның иң мөһим өстенлеге — имгәнү куркынычсызлыгы[5].

Терминнар

Мас-рестлер — спорт төре белән шөгыльләнүче спортчы.

Бергә-бер көрәш — җиңүчене билгеләгәнче ике спортчы катнашында көрәш барышы.

Көрәш — көндәш таягын тартып алу яки көндәшне үз ягына тарту максаты белән ике спортчының көрәшен тәшкил итә торган бәрелеш.

Исәнләшү — мәйданчыкка чыккач, спортчылар үзләренең хөрмәтләрен белдерерә һәм бер-берсен йола буенча баш иеп сәламли.

Олор — спортчылар бер-берсенә каршы утыралар һәм аяклары белән терәк тактасына таяналар. Спортчыларның табаннары тактада билгеләнгән старт зонасында урнашырга һәм үкчәләре белән тактага кагылырга тиеш. Спортчылар куллары белән таякны эләктерәләр, үкчәләр һәм спортчының янбашлары старт алдыннан такта өслегендә тора.

Бэлэм — (Игътибар, әзерләнергә!) спортчы теләсә нинди хәрәкәтне туктатырга һәм старт алды позициясен кабул итәргә тиеш.

Чэ — (Старт!) көрәш башлануын игълан итү.

Стоп — көрәшне туктату.

Бәхәсле хәл — хөкемдар ике кулының да баш бармакларын югары күтәреп, кулларын алга суза. Калган бармаклары йодрыкка йомарланган.

Шобага — 1-1 исәбе булганда, өченче көрәш алдыннан ике төсле шакмак ыргытып, шобага салына. Ташланган шакмакларның төсенә бәйле таякны (эчке яки тышкы) тоту торышы сайлана.

Тәнәфес — бер ярыш көне эчендә, хөкемдар рөхсәте белән, спортчы медицина ярдәме алу өчен ике тапкыр 2 минутка кадәр дәвамлы тәнәфес алырга хокуклы.

Кисәтү — кагыйдәләрне бозган өчен спортчыга бирелә. Көрәш вакытында спортчыга барлыгы ике кисәтү ясала[6].

Ярышларны үткәрү системасы

Катнашчыларның уеннардан төшеп калу системасына карап, ярышлар түбәндечә уза:

— ике җиңелүдән соң төшеп калу системасы буенча;

— финалчылардан бронза өчен көрәшләрдә турыдан-туры төшеп калу системасы;

— әйләнеш системасы буенча;

— бер җиңелүдән соң төшеп калу системасы буенча;

— ике җиңелүдән соң «А» һәм «Б» төркемнәренә бүленеп чыгарылу системасы буенча.

Ярышларны үткәрү системасына карамастан, авырлык категориясендә катнашучылар саны 6 кешедән ким булганда, әлеге авырлык категориясендә ярышлар әйләнеш системасы буенча уздырыла.

Ике җиңелүдән соң төшеп калу системасы

Һәр үлчәү категориясендә парлар төзү шобага нәтиҗәләре буенча номерлар тәртибендә билгеләнә. Шуннан чыгып, беренче әйләнеш парлары түбәндәге тәртиптә төзелә:

— 1 нче катнашучы 2 нче катнашучы белән очраша;

— 3 нче катнашучы 4 нче катнашучы белән;

— 5 нче катнашучы 6 нчы катнашучы белән һәм башкалар.

Авырлык категориясендә катнашучылар саны тигез булмаганда, соңгы номерлы катнашучы ирекле кала (көндәшсез) һәм җиңүче очколарсыз киләсе әйләнешкә күчә һәм ул киләсе әйләнештә парлар төзү таблицасында беренче булачак. Бу урынны ул ирекле булган икенче катнашучы турнир таблицасының беренче юлында аның урынын алганчы саклый.

Финалчылардан бронза өчен көрәшләрдә турыдан-туры төшеп калу системасы

Беренче һәм икенче урыннар өчен барган ярышларда җиңелгән спортчылар арасында бара торган көрәш. Турыдан-туры төшеп калу системасын куллану өчен, спортчыларның тапкырланган саны 4, 8, 16, 32, 64…. булырга тиеш. Нинди дә булса категориядә бу сандагы спортчылар булмаса, квалификация ярышлары үткәрелә.

Бу система ярышын беренче әйләнештә җиңелгән, ике финалчының берсенә каршы оттырган спортчы башлый һәм төшеп калу системасы буенча ярымфиналда оттыручылар белән тәмамлана. Соңгы ике бәйгедә җиңүчеләрнең һәркайсы 3 нче урынны, җиңелүчеләрнең һәркайсы 5 нче урынны ала. Ярышлар Нигезләмәсе (регламент) буенча бер 3 нче урын каралган булса, 3 нче урынны җиңүчеләр арасында өстәмә көрәштә җиңгән спортчы ала, җиңелүче спортчы 4 нче урында кала.

7 нче һәм киләсе урыннарны очколар саны буенча билгелиләр.

Ике яки берничә спортчының очколары тигез булган очракта аларның урыннары түбәндәге күрсәткечләрне исәпкә алып билгеләнә:

— барлык көрәшләрнең сыйфаты;

— үлчәү вакытында авырлыкның азрак булуы.

Спортчыларның урыннары әлеге күрсәткечләр буенча билгеләнә алмаса, аларның икесенә дә бер урын бирелә. Тәртип буенча икенче урынны үткәреп җибәрәләр.

Җиңү сыйфатына карап, очколар түбәндәгечә исәпләнә:

— 2:0 нәтиҗәсе — җиңүчегә 2 очко, җиңелүчегә — 0;

— 2:1 нәтиҗәсе — җиңүчегә 2 очко, җиңелүчегә — 1.

Ярышлар түбәндәгечә уздырыла:

— квалификация ярышлары;

— сайлап алу ярышлары;

— өченче урынга ярышлар;

— финал көрәшләре.

Һәр үлчәү категориясендә барлык көрәшләр бер көн дәвамында уздырыла. Әгәр авырлык категориясендә 6 спортчыдан кимрәк булса, һәр көндәш бер-берсе белән көрәшеп чыга.

Әйләнеш системасы буенча

Әйләнеш системасында катнаушчылар һәр көндәш, яисә команда белән очраша. Урыннар очколар саны буенча бүленә.

Ике яки берничә спортчының очколары тигез булган очракта аларның урыннары түбәндәге күрсәткечләрне исәпкә алып билгеләнә:

— үзара очрашуда җиңү буенча;

— барлык көрәшләрнең сыйфаты буенча;

— үлчәү вакытында авырлыкның азрак булуы.

Җиңү сыйфатына карап, очколар түбәндәгечә:

— 2:0 нәтиҗәсе — җиңүчегә 2 очко бирелә, җиңелүчегә — 0;

— 2:1 нәтиҗәсе — җиңүчегә 2 очко, җиңелүчегә — 1.

Бер җиңелүдән соң төшеп калу системасы

Катнашучы бер җиңелүдән соң төшеп кала.

Ике җиңелүдән соң «А» һәм «Б» төркемнәренә бүленеп чыгарылу системасы буенча

Беренче әйләнештә парлар шобага буенча билгеләнә. Спортчыларның саны тигез булмаганда, шобага буенча аларның берсе беренче әйләнештә көрәшүдән азат ителә. Икенче әйләнештә спортчы «А» төркеме таблицасының өске өлешендә урын ала. Беренче әйләнештән соң һәр авырлык категориясендә спортчыларны ике төркемгә бүләләр:

«А» — җиңелүләре булмаган спортчылар ярыша;

«Б» — бер тапкыр җиңелгән спортчылар ярыша.

«А» төркемендә җиңелгән спортчы «Б» төркеменә чыгарыла. Җиңүчеләрдән «А» төркеменең чираттагы ярышларына парлар билгелиләр. «Б» төркемендәге ярышлар икенче әйләнештән башлана, анда беренче бәйгедә җиңелүчеләр очраша. «Б» төркемендә җиңелгән катнашучы ярышлардан төшеп кала.

«Б» төркеменең беренче юлларында алдагы әйләнештә җиңү яулаган «Б» төркеме спортчыларыннан парлар формалаша, аннары «А» төркеменнән төшеп калучы спортчылардан парлар формалаша. «А» төркемендә ярышлар иң көчле ике спортчыны ачыклаганчы дәвам итә. Алар арасындагы көрәштә җиңүче — 1, җиңелүче 2 нче урынны ала. «Б» төркемендә ярышлар иң көчле ике спортчыны ачыклаганчы дәвам итә. Алар арасындагы көрәштә җиңүче 3 нче, җиңелүче 4 нче урынны ала. Әгәр «Б» төркемендә элегрәк «А» төркемендә очрашкан ике спортчы калса, алар арасындагы алдагы көрәштә җиңгән спортчыга өченче урын бирелә. Ярышлар турында Нигезләмә (регламент) буенча ике 3 нче урын каралган булса, «Б» төркемендә барысын да җиңгән ике спортчы 3 нче урынны ала.

5 нче һәм аннан соң урыннар очколарның кимү тәртибе буенча бирелә.

Ике яки берничә спортчының очколары тигез булган очракта, аларның урыннары түбәндәге күрсәткечләрне исәпкә алып билгеләнә:

— үзара очрашуда җиңү буенча (ике катнашучының урыннарын билгеләгәндә);

— барлык көрәшләрнең сыйфаты буенча;

— үлчәү вакытында авырлыкның азрак булуы.

Җиңү сыйфатына карап, очколар түбәндәгечә исәпләнә:

— 2:0 нәтиҗәсе — җиңүчегә 2 очко, җиңелүчегә — 0;

— 2: 1 нәтиҗәсе — җиңүчегә 2 очко, җиңелүчегә — 1.

Ярышларда катнашучылар

Ярышларда катнашучылар түбәндәге яшь төркемнәренә бүленәләр:

Яшь төркеме Яше
1 Малайлар 12-14 яшь
2 Малайлар һәм кызлар 15-17 яшь
3 Юниорлар 18-21 яшь
4 Ир-атлар, хатын-кызлар 22 яшь һәм өлкәннәр

Билгеләнгән яшькә спортчы спорт ярышлары башланганчы җитәргә тиеш.

Спорт дисциплиналары (авырлык категорияләре)

Мас-рестлинг буенча ярышлар Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертелгән спорт дисциплиналарында (алга таба — авырлык категорияләре) уздырыла. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында абсолют чемпион исеме өчен ярышлар катнашучыларны үлчәү категорияләренә аермыйча уздырылырга мөмкин. Ярышларда катнашучыларның минималь авырлыгы нигезләмә (регламент) белән билгеләнә.

Ярышларда катнашучылар түбәндәге авырлык категорияләренә (кг) бүленәләр:

Малайлар Кызлар Юниорлар
(малайлар)
Юниорлар
(кызлар)
Ир-атлар Хатын-кызлар
12-14 яшь 15-17 яшь
40 50 50 60 50 60 55
50 60 60 70 60 70 65
60 70 70 80 70 80 75
70 80 70+ 90 80 90 85
70+ 80+ 105 80+ 105 85+
105+ 125 Абсолют
125+ Абсолют
Абсолют

Экипировка

undefined

Малайлар, юниорлар һәм ир-атлар өчен Халыкара мас-рестлинг федерациясе үрнәгендәге, кызыл яки зәңгәр төстәге (жирәбә буенча) мас-рестлинг өчен махсус шортлар (тезгә кадәр яисә тездән төшеп тора торган).

Кызлар, юниорлар һәм хатын-кызларга мас-рестлинг өчен шорты (тезгә кадәр яисә тездән төшеп тора торган) һәм Халыкара мас-рестлинг федерациясе тарафыннан билгеләнгән кызыл яки зәңгәр төстәге спорт майкасы (футболка, топ яки озын җиңле футболка). Кием зәңгәр, яисә кызыл төстә була, катнаш төсләр ярамый.

Спортчының экипировка төсе ул чакырыла торган мәйданның төсенә (кызыл, зәңгәр) туры килә.

Татарстанда таяк тартышу уены

undefined

Татарстанда мас-рестлинг (таяк тарту) күптәннән барлыкка килгән уен, һәрвакыт халык күңел ачуларының бер өлеше булып торган.

«Татарстан Республикасы мас-рестлинг федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасы 2017 елда оеша. Федерация тарафыннан республика, шәһәр чемпионатлары һәм беренчелекләре уздырыла. Фестиваль характерындагы барлык халык чараларында федерация катнаша, яки оештырырга ярдәм итә. Сабан туенда, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре һәм Физкультурачылар көнендә таяк тартышу буенча ярышлар уздырыла.

Искәрмәләр

  1. Прыжки через нарты, перетягивание палки и другие виды спорта северных народов | ДетиАрктики.РФ (рус.). arctic-children.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2024.
  2. English, Nick The Insane Rise of Mas Wrestling, the Best Strength Sport You Haven't Tried Yet. BarBend (20 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2017.
  3. История мас-реслинга. История мас-рестлинге. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2024.
  4. Современный мас-рестлинг. Современный мас-реслинг. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2024.
  5. Уникальность и достоинства. Уникальность и достоинства. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2024.
  6. Правила вида спорта «Мас-реслинг». Всероссийская федерация мас-рестлинга. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 сентябрь 2020.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр