Милена Павлович-Барили
Тәрҗемәи хәле
Милена Павлович-Барили 1909 елның 5 ноябрендә Сербия корольлегенең Пожаревац шәһәрендә туган. Аның атасы Бруно Барили композитор, музыка тәнкыйтьчесе һәм шагыйрь була[6]. Әнисе Даничи Павлович чыгышы белән Карагеоргиевичлар нәселеннән, ул сәнгатне өйрәнгән. 1922-1926 елларда Белградта Сәнгать король мәктәбендә белем ала, ә 1926-1928 елларда — Германияда Мюнхенда сәнгатне өйрәнә.
1930 нчы еллар башында Югославиядән китә. Икенче дөнья сугышы башланганга кадәр берничә тапкыр Югославияга килә, башлыча Испанияда, Римда, Парижда һәм Лондонда яши, монда Жан Кокто һәм Андре Бретон кебек рәссамнар белән аралашу мөмкинлеген ала. Көнбатыш сәнгать мәктәпләре һәм рәссамнәре, аерым әйткәндә Джорджо де Кирико йогынтысына эләгә. 1939 елдан соң АКШта Нью-Йорк шәһәрендә яши.
1945 елның 6 мартында вафат була. Үлем сәбәпләре арасында аттан егылу һәм йөрәк өянәге атала[6].
Иҗаты
Аның эшләренең тематикасы күп төрле — биредә портретлар да һәм Тәүрәт сюжетлары интерпретацияләре дә бар. Мотивлар арасында вуальләр, фәрештәләр, Венера статуялары һәм арлекиннар бар. Күп кенә әсәрләре Римда, Нью-Йоркта, Белградта һәм шулай ук туган шәһәре Пожаревацта даими рәвештә күрсәтелә. Ул туган йорт 1962 елда музейга әйләндерелгән.
Искәрмәләр
- ↑ RKDartists (нидерл.)
- ↑ Delarge J. Milena PAVLOVIC BARILLI // Le Delarge (фр.) — Paris: Gründ, Jean-Pierre Delarge, 2001. — ISBN 978-2-7000-3055-6
- ↑ Milena Pavlović-Barili // Artists of the World Online, Allgemeines Künstlerlexikon Online, AKL Online (нем.) / Hrsg.: A. Beyer, B. Savoy — Berlin: K. G. Saur Verlag, Verlag Walter de Gruyter, 2009. — ISSN 2750-6088 — doi:10.1515/AKL
- ↑ https://library.si.edu/art-and-artist-files
- ↑ Нәфис сәнгать архивы — 2003.
- ↑ 1 2 Zorica Markovic. MILENA PAVLOVIĆ-BARILI [неопр.]. www.stil-magazin.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2015. Архивировано 20 май 2015 года.
Сылтамалар
- Работы Милен Павлович-Барили 2020 елның 13 октябрь көнендә архивланган. [ингл.]
- Milena Pavlović-Barili
