Михаил Первухин
Михаил Георгий улы Первухин (рус. Михаил Георгиевич Первухин, 1 (14) октябрь 1904, Йөрүзән заводы бистәсе (хәзерге Йөрүзән), Златоуст өязе, Өфе губернасы, Рәсәй империясе — 22 июль 1978, Мәскәү, ССРБ) — ССРБ дәүләт, хәрби һәм фирка эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
Тимерче гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Златоусттагы икенче баскыч мәктәбендә комсомол ячейкасы җитәкчесе булган. 1919 дә Златоус шәһәр буржуазия милеген милләтләштерү буенча комиссиясе әгъзасы; шул ук елдан БК(б)Ф әгъзасы. 1919-21 елларда Йөрүзән РХМБ инструкторы, җирле гәҗитнең җаваплы сәркатибе, сәяси-агарту бүлеге мөдире, өяз комитеты сәркатибенең урынбасары, өком сәркатибе. 1929 да Г.В.Плеханов ис. Мәскәү халык хуҗалыгы институтын тәмамлый.
- 1929 дан инженер-техник вазыйфаларында, Кашир ДРЭС-ы директоры, Мосэнергоның баш инженере.
- 1937 дән Главэнерго (ССРБ авыр сәнәгате халык кәмисәрлегенең энергетик хуҗалыгы баш идарәсе) башлыгы, ССРБ авыр сәнәгате халык кәмисәре урынбасары, аннары халык кәмисәре.
- 1939—1940 һәм 1953—1954 елларда ССРБ электростанцияләр һәм электр сәнәгате халык кәмисәре.
- 1940—1944, 1950—1953 һәм 1953—1955 еларда ССРБ ХКШ рәисе урынбасары, 1955—1957 елларда ССРБ ХКШ (МШ) рәисе беренче урынбасары, бер үк вакытта 1942—1950 елларда ССРБ химия сәнәгате халык кәмисәре (министры) һәм 1957 дә ССРБ урта машиналар төзү министры.
- 1957—1958 елларда ССРБ МШның тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе.
- 1958 дән АДҖдә ССРБ илчесе.
- 1963 тән ССРБ ХХШда идарә башлыгы, 1965 тән ССРБ дәүләт план комитетында (Госплан) бүлек башлыгы һәм коллегия әгъзасы.
ССРБ ЮШ депутаты (2—4 чакырылышлары), Социалистик Хезмәт Герое (1949).
Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.
- ↑ Michail Georgijewitsch Perwuchin // Filmportal.de — 2005.
- ↑ Katalog der Deutschen Nationalbibliothek (нем.)