Михаил Петров (1904)

Михаил Петрович Петров (17 ноябрь 1904, Иске Шәрәшле, Уфа губернасы5 август 1967, Винница, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР) — хәрби хезмәткәр, полковник (1944). Бөек Ватан сугышында катнашучы. Укчылар дивизиясенең укчылар полкы командиры. Советлар Союзы Герое (1945).

Тәрҗемәи хәле

Михаил Петров 1904 елның 17 ноябрендә Россия империясенең Уфа губернасы, Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бакалы районы) Иске Шәрәшле авылында крестьян гаиләсендә туа. Әти-әнисе — керәшеннәр, 1917 елга кадәр алар Бакалы авылы помещигы В. Масловка ялланып эшли. 1917 елдан үз хуҗалыкларында хезмәт итә.

Җиде яше тулгач, аны авыл мәктәбенә укырга кертәләр Ул дүрт сыйныф тәмамлый. 1920—1925 елларда Бөре кантоны Байсар телеграф бүлекчәсендә телеграфист булып эшли.

1926 елдан — Кызыл Армиядә. 1929 елдан — ВКП(б) әгъзасы.

1941 елның ноябрь аеннан алып Бөек Ватан сугышында катнаша. 1944 елда «Выстрел» курсларын тәмамлый[1].

1944 елның июнь аенда, совет гаскәрләре дошманны куган вакытта, II Белоруссия фронтының 50 нче армиясе составындагы 139 нчы дивизиянең 364 нче укчылар полкы командиры подполковник Петров полк подразделениеләре белән оста җитәкчелек итә. 24—26 июньдә дошман оборонасын җимереп, полк Проня, Бася, Реста (Раста) елгаларын кичеп чыга һәм 1944 елның 28 июненә каршы төндә Могилёвтан көньяктарак Днепрны кичә. 215 шәһәр һәм авылны азат итә, камалышта калган дошман төркеменә көнбатышка чигенергә мөмкинлек бирми.

«Советлар Союзы Герое» исеме 1945 елның 24 мартында бирелә[2].

Сугыштан соң хәрби хезмәтен дәвам итә. 1949 елда Ленинград югары бронетанк мәктәбен тәмамлый. 1954 елда полковник Петров запаска чыга.

Украинаның Винница шәһәрендә яши. 1967 елның 15 августында вафат була[1], Винницада җирләнгән.

Хәрби званиеләре

  • 2 нче ранг техник-интенданты (НКОның 1935 елның 24 декабрендәге 01653/п санлы боерыгы);
  • 1 нче ранг техник-интенданты (НКОның 1937 елның 1 февралендәге 0560/п санлы боерыгы);
  • политрук;
  • өлкән политрук;
  • батальон комиссары;
  • подполковник (НКОның 1943 елдагы 0624 санлы боерыгы);
  • полковник (НКОның 1944 елның 3 ноябрендәге 0352 санлы боерыгы).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

  • Әтисе — Петров Петр Петрович;
  • әнисе — Петрова (Герасимова) Агафия Исаевна;
  • бертуганы — Петров Павел Петрович;
  • кыз туганнары — Аграфена, Мария;
  • беренче хатыны — Петрова (Грязева) Вера Афанасьевна;
  • икенче хатыны — Петрова (Малоземова) Ольга Иосифовна;
  • уллары — Анатолий, Геннадий, Вячеслав

Исемен мәңгеләштерү

  • 2025 елның 20 октябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Петровның исеме Башкортстан Республикасы Бакалы муниципаль районының Бакалы авылындагы 2 нче урта мәктәпкә бирелә[3][4];
  • Бакалы авылында Геройга һәйкәл куелган.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Ғ. Һ. Булатов. Петров Михаил Петрович (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025.
  2. Петров Михаил Петрович (рус.). Министерство обороны Российской Федерации. Сайт «Память народа». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
  3. Ляйсан Закирова. Школам Башкирии присвоили имена Героев Советского Союза (рус.). ИА «Башинформ» (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025. [рус.]
  4. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года № 487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025. [рус.]

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Навечно в сердце народном. 3-е изд., доп. и испр. — Минск, 1984.
  • Подвиги их — бессмертны. — Уфа: Китап, 2000.
  • Славные сыны Башкирии. Книга 4. — Уфа, 1979.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Михаил Петрович Петров  [рус.]  [Тикшерелгән 25 декабрь 2025]