Михаил Покчи-Петров
Михаил Покчи-Петров, Михаил Петрович Петров (удм. Михаил Покчи-Петров, Михаил Петрович Петров; 1930 елның 4 октябре, СССР, РСФСР, Вотяк автономияле өлкәсе, Можга районы, Зур Сибы ― 1959 елның 26 июне, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижау) ― шагыйрь, театр режиссёры, 1958 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Удмурт АССР Дәүләт премиясе лауреаты (1972, вафатыннан соң). Удмурт АССРның Атказанган сәнгать эшлеклесе[1].
Тәрҗемәи хәле
1930 елның 4 апрелендә Вотяк автономияле өлкәсе, (хәзерге Удмурт Республикасы) Можга районы, Зур Сибы авылында күп балалы гаиләдә туа. Үзешчән сәнгать спектакльләрендә катнаша.Бөек Ватан сугышы елларында, дәресләрдән соң, өлкәннәргә кырда ярдәм иткәне өчен үз гомерендә беренче «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек була[2].
7 сыйныфны тәмамлагач, Можга педагогика училищесына (1999 елдан көллият) укырга керә. Әлеге уку йортында укыганда үзенең беренче шигырьләрен яза, аларны җирле газеталарда бастыра; үзешчән сәнгать белән дә шөгыльләнүен туктатмый. 1950 елда, педагогика училищесын тәмамлагач, Удмурт педагогика институтының (1971 елдан дәүләт университеты) тел һәм әдәбият бүлегендә укуын дәвам итә. Әдәби түгәрәккә йөри, җирле радиода эшли[3].
1951 елда Мәскәүгә А. В. Луначарский исемендәге театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссерлык бүлегенә укырга җибәрелә, уку йортында аның җитәкчесе һәм остазы СССР халык артисты Ю. А. Завадский була. Тырышып укый, спектакльләрьдә катнаша, шигырьләр язуын дәвам итә[4].
Режиссёрлык эше
ГИТИСны тәмамлагач, Ижауга кайта һәм Удмурт музыкаль-драматик театрында (1996 елдан Удмурт Республикасының дәүләт милли театры) режиссёр вазифасын башкара. Бу вакытта адашы Михаил Петрович Петров тәкъдиме белән үз фамилиясенә Покчи (удм. кече) алкушымчасын өсти, киң даирәләрдә Покчи-Петров псевдонимы белән таныла. Кыска вакыт эчендә ул Степан Широбоков, Игнатий Гаврилов, Александр Островский, Алексей Арбузов һәм башка драматургларның пьесалары буенча спектакльләр куя[4].
Иҗаты
ГИТИСның бишенче курсына үзенең «Тодматскон» (Танышу) исемле беренче шигъри җыентыгының кулъязмасын әзерли, китап 1956 елда «Удмуртия» нәшриятында басылып чыга һәм СССР Язучылар берлегенә кабул ителә[4].
1959 елда «Малпаськон» (Уйлану) дип аталган икенче җыентыгы чыга. Шигырьләре оптимистик рухта языла: аларда патриотик мотивлар, халыклар дуслыгы темасы, туган якны данлау авазлары көчле тасвирлана.
40тан артык шигыренә Геннадий Корепанов-Камский, Герман Корепанов һәм башка композиторлар музыка яза[5].
Китаплары
- «Тодматскон» («Танышу»);
- «Малпаськон» («Уйлану»);
- «Под небом твоим» [рус.].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Удмурт АССРның Атказанган сәнгать эшлеклесе (театр сәнгате һәм әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен)[4].
- 1972 ― Удмурт АССР Дәүләт премиясе (вафатыннан соң, «Под небом твоим» шигырьләр җыентыгы өчен).
Фаҗигале үлеме
1959 елның җәендә Михаил Покчи-Петров Ижевск буасына су коенырга бара, әмма су керү 28 яшьлек яхшы йөзә белгән шагыйрь өчен фаҗигале тәмамлана. Ул суга чума, ләкин су катламында күренмәгән элеккеге паром пристане баганасына бәрелеп, умыртка баганасының муен өлешен сындыра.
Гай Сабитов шагыйрь истәлегенә сонетлар шәлкеме багышлый[6].
Искәрмәләр
- ↑ Петров Михаил Петрович (псевдоним Покчи-Петров). Чеканская Библиотека [рус.]
- ↑ Ар-Серги, 2009
- ↑ Покчи-Петрову- 85! Государственный национальный театр Удмуртской Республики (19 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2019. Архивировано 14 апрель 2021 года.
- ↑ 1 2 3 4 Бородина, Анна. Михаил Покчи-Петров (удм.). Институт удмуртской филологии, финно-угроведения и журналистики. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2019. Архивировано 1 декабрь 2019 года.
- ↑ Пагирев, 1984
- ↑ Петров Михаил Петрович (псевдоним Покчи-Петров). Краеведческая карта Можгинского района. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2019. Архивировано 8 декабрь 2019 года.
Сылтамалар
- Михаил Покчи-Петров. Краеведческая карта Можгинского района [рус.]
- Михаил Покчи-Петров. Институт удмуртской филологии, финно-угроведения и журналистики [рус.]
Әдәбият
- Вячеслав Ар-Серги. Михаил Покчи-Петров. Ижевск: «Известия Удмуртской Республики», 2009.
- Пагирев В. Г. От берега до берега: Переводы с удмуртского Ижевск: «Удмуртия», 1984.