Михаил Развожаев

Михаил Владимир улы Развожаев (1980 елның 30 декабре, Красноярск, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2020 елның 2 октябреннән Севастополь Губернаторы (2019 елның 11 июленнән 2 октябренә кадәр Севастополь Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы)[1][2]. «Бердәм Россия» партиясенең Севастополь төбәк бүлеге секретаре (2019 елның 25 октябреннән)[3]. Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасе (2020 елның 21 декабреннән).

Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе (2018 елның 17 декабреннән 2019 елның 11 июленә кадәр)[4]. Төньяк Кавказ эшләре буенча Россия Федерациясе министры урынбасары (2014 елның 1 октябреннән 3 октябренә кадәр). Хакасия Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы (2018 елның 3 октябреннән 15 ноябренә кадәр).

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси фиркасе әгъзасе. Гомумроссия халык фронты әгъзасе.

Тәрҗемәи хәле

Михаил Развожаев 1980 елның 30 декабрендә Красноярск шәһәрендә туа. 2002 елда Красноярск дәүләт педагогика университетының тарих факультетын тәмамлый[5].

Карьера

Хезмәт эшчәнлеген университетта 2002 елның февралендә Красноярск дәүләт педагогика университеты студентларының профсоюз оешмасында башлый.

2003 елның апреленнән Красноярск крае Губернаторы администрациясендә дәүләт граждан хезмәте вазифаларын били[6].

2008 елның октябреннән Красноярск крае Губернаторы администрациясендә җитәкче вазифаларда эшли. Консультант, край хөкүмәте матбугат хезмәте җитәкчесе, төбәк башлыгы матбугат хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары, губернаторның матбугат секретаре һәм мәгълүмат сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары була. 2012 елның августыннан 2014 елның июленә кадәр Развозжаев губернатор администрациясе җитәкчесе урынбасары була, край башлыгының эш графигын формалаштыру һәм үтәү өчен җавап бирүче администрация бүлекчәләре эшен координацияләү белән шөгыльләнә (2014 елның маеннан губернатор вазифаларын Виктор Толоконский башкара).

2014 елның 12 маенда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Төньяк Кавказ эшләре буенча министрлык төзелә. Аның беренче министры итеп Лев Кузнецов билгеләнә. Аның артыннан 2014 елның июнендә Яңа министрлыкка министр ярдәмчесе ваифасына Михаил Развожаев күчә[7].

2014 елның 1 октябреннән Төньяк Кавказ эшләре буенча РФ министры урынбасарына кадәр күтәрелә. Вазифада эшен 2018 елның маеннан соң да министр вазифасына Сергей Чеботарев керешкәч дәвам итә.

Параллель рәвештә Академия буенча 2013 елның 19 ноябрендәге 02-573 номерлы боерыгы белән төзелгән[8] Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Дәүләт идарәсе югары мәктәбенең беренче агымында укый.

2018 елның 3 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Төньяк Кавказ эшләре буенча министр урынбасары Развожаевны, 9 сентябрьдә сайлауларның беренче турында җиңә алмый һәм алга таба көрәштән баш тарткан Виктор Зимин отставкасыннан соң, Хакасия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[9].

2018 елның 11 ноябрендә Хакасия башлыгы итеп Валентин Коновалов сайлана, 15 ноябрьдә аның инаугурациясе тантанасы була. Яңа губернатор сайлануы белән Михаил Развожаев Мәскәүгә кайта[10]. Шул ук елның 29 ноябрендә Гомумроссия халык фронтының Үзәк штабы составына сайлана[11].

2018 елның 17 декабреннән 2019 елның июленә кадәр ГХФ башкарма комитеты җитәкчесе була[12].

Севастополь Губернаторы

2019 елның 11 июлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Севастополь Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә. Элегрәк бу вазифаны үз теләге белән отставкага киткән Дмитрий Овсянников били[13].

2019 елның 12 июлендә Развожаев Севастополь Хөкүмәтен отставкага җибәрә. Элеккеге состав 2019 елның 30 сентябренә кадәр яңа хөкүмәт формалаштырылганчы эшли. Аңа губернаторның җиде урынбасары: Владимир Базаров, Александр Кулагин, Мария Литовко, Алексей Парикин, Светлана Пирогова, Денис Солодовников, Севастопольдән Федерация Советы экс-сенаторы Ольга Тимофеева керә[14][15].

2019 елның 25 октябрендә «Бердәм Россия» партиясенең Севастополь бүлекчәсе конференциясендә Развожаев күпчелек тавыш белән Севастополь төбәк бүлеге секретаре итеп сайлана. Шул ук вакытта «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак 2020 елда партия Развожаев кандидатурасын Севастополь Губернаторы сайлауларында яклаячагын белдерә[16].

2020 елның 12 июнендә «Бердәм Россия» Севастополь төбәк бүлегенең 10 нчы конференциясе делегатлары Михаил Развожаевны Севастополь Губернаторы кандидатурасына тәкъдим итәргә була. Делегатларның күпчелеге аның өчен тавыш бирә[17]. Төбәк башлыгын турыдан-туры сайлау 2020 елның 13 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә уза[18].

2020 елның 13 сентябрендә Развожаев беренче турда 85,72% нәтиҗәсе белән Севастополь Губернаторы итеп сайлана[19].

2020 елның 2 октябрендә Развожаев рәсми рәвештә биш еллык срокка Севастополь Губернаторы вазифасына керә.

2020 елның 21 декабреннән — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасе[20].

Россия Федерациясенең 2 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе.

Бүләкләр

  • «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (Россия Оборона министрлыгы).

Гаилә

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

Искәрмәләр

  1. Официальный сайт Правительства города Севастополя Михаил Развожаев вступил в должность Губернатора Севастополя (рус.). sev.gov.ru (2 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2020. Архивировано 8 октябрь 2020 года.
  2. Развожаев вступил в должность губернатора Севастополя (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2020. Архивировано 2 октябрь 2020 года.
  3. Врио губернатора Севастополя возглавил городское отделение "Единой России". ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2019.
  4. Развожаев Михаил Владимирович (рус.). onf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2018. Архивировано из оригинала 1 февраль 2019 года.
  5. Биография врио губернатора Севастополя Михаила Развожаева. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2019. Архивировано 11 июль 2019 года.
  6. Биография Михаила Развожаева. РИА Новости (11 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2020. Архивировано 12 июль 2019 года.
  7. Путин упразднил министерство по делам Северного Кавказа. РБК (21 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2020.(үле сылтама)
  8. ВШГУ — Высшая школа государственного управления. РАНХиГС (3 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2018. Архивировано 10 октябрь 2018 года.
  9. Путин предложил назначить врио главы Хакасии Михаила Развожаева. РИА Новости (3 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2020. Архивировано 13 октябрь 2018 года.
  10. «Спецназ президента». Znak.com (12 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2020. Архивировано 23 сентябрь 2020 года.
  11. Бывший врио главы Хакасии попал в центральный штаб ОНФ. ИА REGNUM (29 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2020. Архивировано 17 декабрь 2018 года.
  12. Михаил Развожаев возглавил Исполком ОНФ. onf.ru (17 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2018. Архивировано 1 февраль 2019 года.
  13. Инаугурация избранного губернатора Севастополя Развожаева планируется 2 октября. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2020. Архивировано 20 сентябрь 2020 года.
  14. В Севастополе сформирован новый состав правительства. Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2020. Архивировано 30 сентябрь 2019 года.
  15. Правительство Севастополя. Указ Губернатора города Севастополя от 12.07.2019 № 56-УГ "Об отставке Правительства Севастополя". sev.gov.ru (3 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2019. Архивировано 13 июль 2019 года.
  16. Михаил Развожаев выбран руководителем «Единой России» Севастополя. ForPost (25 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2020. Архивировано 28 октябрь 2019 года.
  17. Михаил Развожаев представит «Единую Россию» на губернаторских выборах. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2020. Архивировано 21 июнь 2020 года.
  18. Все заявившие об участии в выборах главы Севастополя партии подали документы в избирком. ТАСС (15 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2020. Архивировано 17 июнь 2020 года.
  19. Развозжаев избран губернатором Севастополя. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 сентябрь 2020. Архивировано 21 сентябрь 2020 года.
  20. Распоряжение Президента Российской Федерации от 21.12.2020 № 310-рп ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2020. Архивировано 10 гыйнвар 2021 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә