Миңнегали Гобәйдуллин

Миңнегали Гобәйдуллин (Миннигали Хабибуллович Губайду́ллин; 8 март 1921, Бәләбәй кантоны, Өршәкбашкарамалы8 март 1944, Нововоронцовка районы[d]) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1944). III Украина фронтының 28 нче армиясе, 109 нчы гвардия укчылар дивизиясе, 309 нчы гвардия укчылар полкы пулемёт взводы командиры, гвардия лейтенанты.

Тәрҗемәи хәл

1923 елның 28 октябрендә (башка мәгълүматлар буенча — 8 мартта) Башкорт АССРның Миякә районы, Өршәкбашкарамалы авылында крестьян гаиләсендә туа.

Милләте чыганакларда төрлечә күрсәтелә: татар[2][3] яки башкорт[4].

1939 елның июлендә Аша шәһәренә күченеп, металлургия заводының домен цехына эшкә урнаша.

1940—1941 елларда Баку шәһәрендә нефть техникумында укый.

1941 елда Кызыл Армиягә чакырыла. 1942 елда хәрби училищеның тизләтелгән курсын тәмамлый. 1942 елдан фронтта. 1943 елның июнендә 109 нчы укчылар дивизиясенә кабул ителә[5][6].

1944 елның 21 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр Николаев өлкәсе Соломки авылыннан 5 километр төньяк-көнчыгыштарак барган сугышларда, шулай ук 7 февральдә Большая Лепетиха торак пункты өчен һөҗүмдә зур батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. Ул бу батырлыклары өчен 1944 елның 13 февралендәге боерык нигезендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1944 елның 8 мартында взвод командиры лейтенант Гобәйдуллин, нинди генә юл белән булса да, курганнарның берсендәге ут ноктасын бастырырга һәм, шулай итеп, дошманның Дудчаны — Рядовое чигендәге саклану линиясен өзәргә дигән боерык ала. Штурм вакытында авыр яраланган лейтенант үз тәне белән дошман дзотының амбразурасын каплый. 1944 елның 3 июнендә ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән гвардия лейтенанты М. Х. Гобәйдуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.Башта ул Николаев өлкәсенең Александровка авылы төньяк-көнбатыш читендә җирләнә, соңрак җәсәде Дудчаны авылы янындагы курганга күчерелә.

2021—2022 елларда башкорт тарихчылары Айрат Марат улы Баһаветдинов һәм Рушан Айрат улы Баһаветдинов махсус тикшеренү үткәрәләр, аның барышында яңа мәгълүматлар алына. Совет һәм алман документларын, шул исәптән Дудчаны авылы районының алман аэрофотосурәтләрен дә анализлау нигезендә, Миңнегали Гобәйдуллинның 1944 елның 8 мартында батырлык күрсәткән һәм һәлак булган төгәл урыны беренче тапкыр ачыклана. Рядовой авылыннан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан курганның (Миңнегали Гобәйдуллинның батырлык күрсәткән урыны) координатлары: 47.197373, 33.690562; 83,2 биеклегенең координатлары — 47.196039, 33.690583[7].

Хәтер

  • Геройга Дудчаны, Башкортстан Республикасының Миякә районы Кыргыз-Миякә авылларында, Уфа шәһәрендә һәйкәлләр куела. Туган ягы — Өршәкбашкарамалы авылында бюсты урнаштырыла.
  • Аның хөрмәтенә Дудчаны, Херсон, Берислав, Нововоронцовка, Салават һәм Уфа шәһәрләрендә урамнарга; Уфадагы 94-нче лицейга исеме бирелә.
  • Уфа шәһәрендә А. Матросов һәм М. Гобәйдуллин батырлыгына багышланган һәйкәл янында мәңгелек ут яна. Мемориал Җиңү паркында урнашкан (1980, скульпторлар Л. Кербель, Н. Любимов, Г. Лебедев).
  • Башкорт язучысы Яныбай Хамматов аның батырлыгын «Туган көн» исемле биографик романында мәңгеләштерә.
  • Баһаветдинов Айрат Марат улы, Баһаветдинов Рушан Айрат улы. Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллинның сугышчан юлы. Монография. — Өфө: БашДУ нәшрияты, 2022. — 284 б. ISBN 978-5-7477-5467-6

Гаиләсе

Аның абыйсы Гобәйдуллин Тимергали Хәбибулла улы 1944 елның апрелендә хәбәрсез югалган.

Искәрмәләр

  1. Башкирская энциклопедия (рус.)Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
  2. Наградной лист Архив: ЦАМО, Фонд: 33, Опись: 686044 Единица хранения: 4512. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2018. Архивировано 14 апрель 2010 года.
  3. Национальность — башкир, по сообщениями родственников, во фронтовых документах и справочниках указана не верно. Этот факт подтверждается архивными документами. В актовой записи ЗАГСа о рождении родители Хабибулла Губайдуллинович и Малика Загидулловна — записаны татарами. Там указана дата рождения — 8 марта 1921 года.

    Губайдуллин Миннигали Хабибуллович. www.warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2020. Архивировано 11 июнь 2012 года.

  4. Наградной лист Архив: ЦАМО, Фонд: 33, Опись: 793756 Единица хранения: 12 Архивная копия от 14 апрель 2010 на Wayback Machine.
  5. Хроника, факты, находки. // Военно-исторический журнал. — 1966. — № 1. — С.119—120.
  6. Багаутдинов Айрат Маратович. Осень 1942 года: начало боевого пути Героя Советского Союза Минигали Губайдуллина. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2022. Архивировано 3 июль 2022 года.
  7. Багаутдинов Айрат Маратович, Багаутдинов Рушан Айратович. Боевой путь Героя Советского Союза Минигали Губайдуллина. Монография. — Уфа: Издательство БашГУ, 2022. — 284 с. с. — ISBN 978-5-7477-5467-6.

Чыганаклар