Муса Чилиев

Муса Мажитович Чилиев (1955 елның 6 июне, Фрунзе, Кыргыз ССР) — Россия сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, Ингушетия хөкүмәте рәисе (2011—2013), Федерация Советы әгъзасы (2018 елдан 2019 елның сентябренә кадәр).

Тәрҗемәи хәле

1955 елның 6 июнендә Кыргыз ССРның Фрунзе шәһәрендә (хәзерге Бишкәк) туган[1].

1977 елда Чечен-Ингуш дәүләт университетын тәмамлый, рус теле, ингуш теле һәм әдәбияты укытучысы квалификациясен ала.

Мәктәп укытучысы, аннан мәктәп директоры булып эшли. 1991 елда Мәскәүгә күчеп килә һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый[2].

2004 елда үзенең элекке уку йортында, ул вакытка «Чечен дәүләт университеты» исемен кабул иткән уку йортында югары икътисади белем ала.

Сәяси карьера

2004 елдан — Россия Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының бер департамент җитәкчесе урынбасары. 2009 елда Ингушетия президенты Юныс-Бәк Евкуров указы белән Ингушетия Республикасы финанс министры һәм Хөкүмәте рәисе урынбасары вазыйфасына билгеләнә, ә 2010 елның 10 мартында хөкүмәт рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[3].

2011 елның 21 мартында Ингушетиянең халык җыены депутатлары чираттан тыш утырышында Чилиевны хөкүмәт рәисе итеп бертавыштан раслыйлар[4] (Юныс-Бәк Евкуровның 2013 елның 19 сентябрендәге 186 номерлы указы белән Ингушетиянең яңа премьер-министры итеп Әбүбәкәр Мальсагов билгеләнә[5]).

2018 елның 9 сентябрендә президент Евкуров (яңа срокка Халык җыены депутатлары тарафыннан сайланган) Муса Чилиевка Федерация Советы әгъзасы — башкарма хакимият вәкиле вәкаләтләре бирелүен игълан итә[6].

2019 елның 26 июнендә президент Владимир Путин Евкуровның отставкасын кабул итә һәм Ингушетия башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Мәхмүд-Али Калиматовны билгели[7].

2019 елның 8 сентябрендә Калиматов Федерация Советында Ингушетия башкарма хакимияте вәкиле итеп Мөхәрбәк Барахоевны билгели. Шулай Чилиевның вәкаләтләре бетә[8].

Искәрмәләр

  1. Чилиев Муса Мажитович. Избирательная комиссия Республики Ингушетия. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2018. Архивировано 28 октябрь 2021 года.
  2. Хусейн Таргимов. Муса Чилиев стал новым сенатором от Ингушетии. gazetaingush.ru (9 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2018.
  3. Чилиев Муса Мажитович. Кавказский узел (30 март 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2018.
  4. Муса Чилиев утвержден на должность премьер-министра Ингушетии. Regnum (21 март 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2018.
  5. О Председателе Правительства Республики Ингушетия. Указ № 186 от 19 сентября 2013. ingushetia.ru (27 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2018.
  6. Сенатором от Ингушетии назначен бывший премьер республики Муса Чилиев. Коммерсантъ (9 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2018.
  7. Путин принял отставку Евкурова. Его сменит бывший прокурор. Русская служба Би-би-си (26 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2019.
  8. Глава Ингушетии назначил сенатором Мухарбека Барахоева. Коммерсантъ (8 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2019.

Сылтамалар